Яңа Зеландиядә ислам

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Яңа Зеландиядә ислам latin yazuında])
Яңа Зеландиядә ислам
Сурәт
Дәүләт  Яңа Зеландия
 Яңа Зеландиядә ислам Викиҗыентыкта
Бу мәкалә Ислам турында

Яңа Зеландиядә ислам (ингл. Islam in New Zealand, гарәп. الإسلام في نيوزيلندا‎) – азчылык дине. 2006 елгы халык санын алу нигезендә, илдә Ислам тарафдарлары 36 072 кеше булган, өстәвенә, алдагы биш елда гына да аның саны бер ярым тапкырга арткан (2001 елда 23 631 кеше булган) [1]. Мөселманнар ил халкының (5,1 млн кеше, 2022 елга) 1,3 % ын тәшкил итә[2]. Аз санлы мөселман мөһаҗирләре Яңа Зеландиягә Көньяк Азия һәм Көнчыгыш Аурупадан 1900–1960-елларда килеп урнашкан. 1970-елларда Фиджидан, 1990-елларда сугышлар барган күп кенә илләрдән зур санда мөселманнар күчеп килгән. Беренче ислам үзәге 1959 елда ачылган, хәзерге вакытта биредә берничә мәчет һәм ике Ислам мәктәбе эшли. Яңа Зеландия мөселманнарының күпчелеге ― сөнниләр, азчылык ― шигыйлар һәм илдә иң зур мәчет белән идарә итүче әхмәдия мөселманнары[3].

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

XIX гасыр мөһаҗирләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Яңа Зеландия Ислам тарихы XIX гасыр уртасыннан башлана. 1850-елларда Кашмирда(ингл.) урнашкан Һинд гаиләсе илнең беренче мөселманнарыннан исәпләнә [4]. 1870-елларда Отаго регионында(ингл.) алтын эзләүче кытайлылар арасында да мөселманнар булган. 1874 елда хөкүмәт үткәргән җанисәп вакытында 15 мөселман кытайлы теркәлгән [5][6][7]. 1900-еллардан Һиндстаннан мөһаҗирләр һаман күбрәк килә. 1888 елда Данидин шәһәрендә вафат булган Мөхәммәд Дан (Mohamed Dan) исемле Ява диңгезчесе ― Яңа Зеландиядә җирләнгән беренче мөселман булып исәпләнә [5]. Антрополог Эрих Колиг (Erich Kolig) Көньяк-Көнчыгыш Һәм Көньяк Азиядән килгән берничә мөселман моряк шул чорда Яңа Зеландиядә урнашып калган, дип фаразлый. Беренче дулкында килгән мөселман мөһаҗирләрнең күбесе Окленд һәм Крайстчерч кебек эре үзәкләрдә урнашырга тырышкан. 1890 елда илгә күченгән һәм Крайстчерчта төпләнгән пәнҗаблы мөселманнар төркемендә шәех Мөхәммәд Бин (Sheik Mohamed Bin) булган. Башка танылган мөселман мөһаҗирләреннән төрекмән Салих Мөхәммәд (Saleh Mohamed) һәм аның әтисе Солтан (алар икесе дә Крайстчерчка 1905 елда күчкән), Гуджараттан Әхмәд Бхика (Ahmed Bhikoo, ул Оклендтагы кибет хуҗасы була), Эссоп Муса (Essop Moosa) һәм Мөхәммәд Сөләйман Кара (Muhammad Suleiman Kara, алар Крайстчерчта урнашкан). Антрополог Эрих Колиг сүзләренчә, алар гаиләләрен дә алып килгән [8].

XX һәм XXI гасыр мөһаҗирләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1920 елдан Яңа Зеландия хөкүмәте Азия мөһаҗирләрен илгә кертүне киметүче сәясәт алып бара. Икенче бөтендөнья сугышы тәмамланганчы илдәге мөселман халкы саны йөздән дә ким булган. 1945 елда Яңа Зеландиядә 67 мөселман теркәлгән.

1951 елда Норвегия судносы Яңа Зеландиягә Көнчыгыш Аурупадан (Албания һәм Югославиядән) 60 тан артык мөселман ир-атны алып килгән, нәтиҗәдә, мөселман халкы 205 кә кадәр арткан [9] — алар арасында, аерым алганда, Косово албаны Мәзһәр Красники булган, алга таба ул бер ел элек төзелгән Яңа Зеландия Ислам берлеге (ингл. New Zealand Muslim Association) башлыгы була. Ислам берлеге Оклендта һәм аның тирә-ягында төбәк дәрәҗәсендә эшчәнлек алып бара.

1961 елдан 1971 елга кадәр Яңа Зеландиядә мөселман халкы 260 тан 779 кешегә кадәр арткан. 1970 һәм 1980-елларда үсүен дәвам итә, 1986 елда 2500 кешегә җитә.

1990-еллардан башлап, мөселман җәмгыятенең зур үсеше, нигездә, Фиджи, Сомали, Әфганстан, Гыйрак, Босния һәм Герцеговина кебек илләрдән качаклар күпләп килү белән бәйле. Яңа Зеландиядә шулай ук шактый санда Иран мөселманнары яши [10]. Моннан тыш, Яңа Зеландия ислам җәмгыятенә, Малайзия һәм Сингапурдан килеп, Яңа Зеландия университетларында белем алучы күп санлы студентлар да өстәлә тора [11].

Дини тормыш һәм оешмалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Яңа Зеландиядә эре үзәкләрдә берничә мәчет һәм Ислам үзәге, шулай ук Оклендта ике Ислам мәктәбе (Әл-Мәдинә һәм кызлар өчен Зәед көллияте) эшли. Оклендта гына да 15 кә якын ислам үзәге, мәчет һәм мәктәп исәпләнә [12][13][14].

1959 елда күп милләтле Ислам җәмгыяте бина сатып ала, анда Ислам үзәге ачыла, алдагы елда Яңа Зеландиягә Гуджараттан беренче имам – Мәүләнә Сәид Муса Пател килә.

1979 елда өч төбәк Ислам оешмасы Яңа Зеландия Ислам берлекләре федерациясенә(ингл.) (FIANZ) берләшкән. Федерациянең беренче президенты Косово албаны Мазһар Красниги(ингл.) булган; аны президент вазыйфасында 2002―2011 елларда Яңа Зеландия парламенты депутаты булып сайланачак доктор Әшраф Чоудхари(ингл.) алыштыра.

Маори мөселманнар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ислам, бәяләүләр буенча, маори(ингл.) кабиләсе кешеләре арасында иң тиз үсә торган дин булып тора[15]. Маори мөселманнарның саны 1991―2001 елларда 99 дан 708 гә, 2006 елда 1077, 2013 елда 1083 һәм 2018 елда 1116 га кадәр арткан. Яңа Зеландиянең Әхмәдия җәмгыяте Коръәнне маори теленә тәрҗемә иткән[16].

Крайстчерчта Ән-Нур мәчете. 2019 елда җомга намазы вакытында оештырылган атыш вакытында мәчеттә 51 мөселман үтерелгән[17]

.

Мәчеттә атыш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2019 елның 15 мартында җомга намазы вакытында Крайстчерчның ике мәчетендә оештырылган атыш вакытында 51 мөселман үтерелгән [18].

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 2006 Census Data. QuickStats About Culture and Identity 2009 елның 11 июнь көнендә архивланган. // New Zealand’s official statistics agency (ингл.)
  2. Muslims in New Zealand.
  3. Prayers for Opening, Stuff.co.nz (31 October 2013).
  4. (March 2015) «Mostly Harmless». Waikato Islamic Studies Review 1 (1): 30.
  5. 5,0 5,1 Kolig, 2010, 21 бит.
  6. Crucial element locked in past, The New Zealand Herald (25 September 2007).
  7. New Zealand, Trade and the Muslim World Forum Speech. New Zealand Government.
  8. Kolig, 2010, 22–23 битләр.
  9. Kolig, 2010, 23 бит.
  10. Veitch, James; Tinawi, Dalia. "Middle Eastern peoples – Other Middle Eastern peoples". Te Ara – The Encyclopedia of New Zealand. https://teara.govt.nz/en/middle-eastern-peoples/page-4. Retrieved 25 March 2019. 
  11. About Otago Muslim Association. Otago Muslim Association. әлеге чыганактан 2019-03-23 архивланды. 2022-03-02 тикшерелгән.
  12. Kolig, 2010, 30, 33–34 битләр.
  13. History of Al-Madinah. Al-Madinah School.
  14. About the School. Zayed College for Girls. әлеге чыганактан 2019-03-25 архивланды. 2022-03-02 тикшерелгән.
  15. Bhandari, Neena. NEW ZEALAND: Asian Muslims Tell Their Own Stories (16 March 2009).
  16. Koran's message of unity shared in te reo translation, The New Zealand Herald (14 April 2010).
  17. New Zealand mosque shooter is a white supremacist angry at immigrants, documents and video reveal (15 March 2019). әлеге чыганактан 2020-06-02 архивланды. 2022-03-02 тикшерелгән.
  18. Kristen Gelineau; Jon Gambrell (2019-03-15). New Zealand mosque shooter is a white supremacist angry at immigrants, documents and video reveal. әлеге чыганактан 2020-06-02 архивланды. 2022-03-02 тикшерелгән.