Яңа Имән

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Яңа Имән latin yazuında])
Яңа Имән
Карта
Ил Россия
Республика Татарстан
Муниципаль район Сарман районы
Координатлар 55°8'тн, 52°28'кнч
Нигезләнгән 1880 ел
Климат dfb — дымлы континенталь
Халык саны 212 кеше
Сәгать кушагы UTC+3
Почта индексы 423350
Автомобиль коды 16, 116
Русча топонимы Новый Имян

Яңа ИмәнТатарстан Республикасының Сарман районындагы авыл.

Вакыт зонасы — MSK (Мәскәү вакыты) ягъни UTC+3. Почта индексы — 423350.

Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-11.2 °C -11.1 °C -5.8 °C 4.3 °C 13.3 °C 18.6 °C 20.4 °C 17.6 °C 12 °C 4.2 °C -5.1 °C -10.5 °C 3.9 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[1]. Уртача еллык һава температурасы 3.9 °C.[2]

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1880 ел Яңа җирләрне үзләштерү, сөрүлек җирләрне арттыру максаты белән Иске Имән авылынннан мәҗбүри рәвештә 15 хуҗалыкны Күтәмәле белән Баткак авыллары арасындагы куе урман эченә күчәргә мәҗбүр итәләр. Бу урманда алар Пасмарау баярының урман каравылчысы белән очрашалар. Баяр белән килешеп шушы урында үзләренә йорт салырга булалар. Йортларны җиткереп бетергәнче алар Баткак авылында яшиләр. Урман эчендә булуга карамастан, беренче йортларны читәннән үреп, эчен һәм тышын балчык белән сылап, ә кайберләре землянка казып шунда тормыш итә башлыйлар.

Авылга Яңа Имән дигән исем бирелә. Баштагы чорда эшкәтү өчен җир булмый. Ирләр һәм хатын-кызлар баярга 16 шар сәгать эшлиләр. Ләкин хезмәт хакы 25-30 тиеннән артмый. Хатын-кызлар кыш көннәрендә баярга җеп эрләп, киндер сугып тамак туйдырганнар.

Берничә ел узгач, ирләргә генә Иске Завод яннынан җир биргәннәр. Еллар узгач авылга күчеп килүчеләр күбәйгән, авыл зурайган. Авыл халкы нинди дә булса мәсәләне хәл итәсе булса җыенга җыела торган булганнар. Җыенда авыл старосты сайланган. Якын тирә авыллардан өч мулла күчеп килгән. Дин тагыда көчәйгән.

Авылда мәчетләр салынганчы ир балалар Урта Кәшергә укырга йөргәннәр. Алар анда торып укыганнар. Авылда мәчет төзелгән, ләкин балаларны укыту мулла өендә алып барылган. Балалар анда мулла һәм абыстай кушкан йомышлардан арына алмаганнар, димәк бернинди дә белем алмаганнар.

Бөек Октябрь Социалистик Революциясе барлык Россия халыклары белән бергә Яңа Имән авыл кешеләренә дә якты көн алып килде. Совет властене, беренче көннәреннән үк халык аны яклау өчен күтәрелде. Яшь Совет Властен саклап калу, армиягә азык-төлек туплау өстендә эшләделәр. Күпләр яшь Совет дәүләтен сакларга үз теләкләре белән белән киттеләр. Китүчеләрнең күбесе әйләнеп кайтмаганнар.

1919 елда авылда 3 кешедән торган комсомол оешмасы төзелә.

1918 елны халыкка җирләр бүленеп бирелә. Авыл халкы хосусый миллек белән яши башлый. Беренче авыл Советы председателе сайлана.

1920 елгражданнар сугышы башлана. Авыл кешеләре үз иреге белән сугышка китәләр.

1930 ел — Яңа Имән авылында беренче коллектив хуҗалык оештырыла. Ул 17 хуҗалыктан тора. Авылда барлык кешеләрдә колхозга кереп бетә.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.