Яңа Кабан (Кызыл Кама районы)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Яңа Кабан (Кызыл Кама районы) latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Яңа Кабан
Ил Русия
Федерация субъекты Башкортстан
Муниципаль район Кызыл Кама районы
Координатлар 55°55'8"N, 53°54'59"E
Халык саны 879 кеше
Сәгать кушагы UTC+5
Почта индексы 452941
Автомобиль коды 02, 102
ГАТОБК коды 80 237 830 001
ОКТМО коды 80 637 430 101


Яңа КабанБашкортстанның Кызыл Кама районында урнашкан авыл. 2010 ел җанисәбен алу буенча биредә 926 кешенең яшәве мәгълүм.[1]

Тарихи белешмә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шәҗәрә-истәлекләр күрсәтүенчә, хәзерге Яңа Кабан авылына нигез салган 28 кеше-хуҗалык 1840 елда Агыйдел елгасының уң ягында урнашкан Ялан күле янындагы Кабан авылыннан 4-5 чакрымнар үргәрәк Кызкала тавы итәгендәге Таубакты елгачыгы тирәсенә күчеп килеп төпләнәләр. Бу турыда архив мәгълүматлары да раслап тора. 1839 елда Ырынбур казенный палатасы Агыйдел елгасының уң ягында — Ялан күле кырында урнашкан Кабан авылыннан башкорт дип язылган 28 кешегә, элек үзләре ясак түләп килгән урынга, хәзерге Яңа Кабан авылы җиренә, күчеп утырырга рөхсәт бирә. (ЦГА БАССР, ф. 172, оп. 1.3).

Архив мәгълүматлары күрсәткәнчә, 1632 елның 1 июлендә патша Михаил Федоровичтан грамота алып Кузейн (Хөсәен) Бәхтигиндеев исемле ерак бабай (шәҗәрә буенча минем уникенче буын Күҗәкәй бабабызга туры килә) Агыйделнең сул ягында Сөтле күле тирәсендә Кабан авылын нигезли. Тик ул тарихта чагылыш тапмаган, картадан төшеп калган. Ә тарихчылар безнең борынгы Кабан авылын телгә алганда аны еш кына соңрак Ялан күле янында төзелгән Кабан авылы белән бутыйлар. Шул ук вакытта Уфа провинциясе канцеляриясенең запись кенәгәсендә тупланган дистәләгән документлар Кабан авылының Агыйделнең сул ягында Сөтле күле янында урнашуын кире каккысыз дәлилләр белән ныгыта.

1702 елның 5 гыйнварында Уфа өязе, Казан юлы, Гәрәй волостеның Такталачык, Кабан, Нугай авыллары “башкортлары” берләшеп, үзләре тирәсендәге буш яткан җирләрне бергәләп файдаланырга һәм казнага ясак түләп барырга килешү төзиләр. (МИБ, 3 том, 1949 ел, 16-17 битләр). Бу килешүләр нигезендә Агыйдел елгасының уң ягындагы буш яткан Ялан күле янындагы җирләр һәм ике арадагы Олы утрау (Кәрим утравы) Кабан авылы кешеләре карамагына бирелә. Алар аның өчен даими рәвештә ясак түләп килгән. Шушылардан чыгып, алыш-биреш вакытларында, урысча язмаларда Ялан күлен Кабан күле дип, Кәрим утравын Кабан утравы дип тә язганнар. Тора-бара шушы Ялан күле кырындагы кышлак Кабан авылы балыкчыларының сезонлы балык тоту урынына да әверелә.

1632 елның 1 июленнән соң Агыйдел елгасының сул ягында яшәп килгән Кабан авылы кешеләре патша властьларының эзәрлекләүләреннән качып, аның бер өлеше бу якка — Ялан күле кышлагына чыгып утырган. Икенче бер өлеше теләсә-кайсы якка таралып беткән.

Демография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык саны
2010[2]
926

Авыл белән бәйле шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

яңарт | SPARQL |сурәтләр тап


Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]