Яңа Кенәр

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Яңа Кенәр latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Яңа Кенәр
Дәүләт Flag of Russia.svg Россия
Нәрсәнең башкаласы Яңа Кенәр авыл җирлеге[d][1]
Административ-территориаль берәмлек Яңа Кенәр авыл җирлеге[d][1]
Почта индексы 422031

Яңа КенәрТатарстан Республикасының Арча районындагы авыл. Яңа Кенәр авыл җирлеге үзәге. 1935―1959 елларда Кызыл Юл районы үзәге.

Вакыт зонасы — MSK (Мәскәү вакыты) яки UTC+3. Почта индексы — 422031.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Яңа Кенәр авылына XVII гасыр ахырында нигез салына. Башта Кенәр Болгар дәүләтенең төньяк-көнбатышында чик буе форпосты функциясен башкарган Арча шәһәрлегеннән 40 чакрым ераклыкта урнашкан кечкенә генә авыл булган. Башта авыл тирәсендә эре җир биләмәләре булмаган. Шул сәбәпле җирле халык сәүдә белән актив шөгыльләнә. Сәүдә авылның мәдәни-икътисади йөзен формалаштыруга ярдәм итә. Табигатьнең матур җирендә урнашкан авылда, агач һәм кирпечтән ике катлы һәм хәтта өч катлы йортлар төзелә башлый. Аларның кайберләре безнең көннәргә кадәр сакланган һәм үзенең ныклыгы һәм матурлыгы белән таң калдыра. Яңа Кенәрдә иң беренче мәчет 1828 елда Зәйни бай, икенче мәчет 1860-елларда Мортаза бай иганәсенә төзелгән[2]. Авылда барлыгы 3 мәчет булган. Ул чорда мәчетләр мәгариф үзәкләре булган ― алар каршында мәктәп-мәдрәсәләр, шулай ук борынгы китапларны күчереп язу остаханәләре эшләгән[3]. Яңа Кенәр татар халкына Бохарада белем алган Салих ибн Сафар, шулай ук ХХ гасыр милли мәдәниятенең танылган вәкиле Исхак Сәгыйтов кебек күренекле мәгърифәтчеләрен бирде.

1929 елда «Кызыл Йолдыз» колхозы оеша. Ул Мари Республикасы белән чиктәш җирдә, авылдан төньякка 12 км ераклыкта урнашкан. Колхоз үзәгендә яңа «Яңавыл» авылы төзелә, Бөек Ватан сугышыннан соң «Яңавыл» халкы нык кими һәм юкка чыга. Хәзер авылдан зират кына калган.

1930-елларда Яңа Кенәрдә колхоздан тыш эшче артельләр дә барлыкка килә. Һәр артельнең үз специализациясе була. Берсендә бүрек тегәләр, икенчесендә итек басалар, өченчесендә ипи пешерәләр. Аларның кайберләре эре производствога берләшкәннәр. Шулай итеп, 1935 елда Яңа Кенәр промкомбинаты төзелә.

1933 елда Яңа Кенәрдә «Яңа тормыш» колхозы төзелә.

1930 елда ВКП(б) ның ХVI съезды карарлары нигезендә, ТАССРда кантоннар бетерелә һәм авыл районнары оештырыла. Яңа Кенәр Арча районы составына керә. Борынгы авыл тормышы акрынлап үзгәрә. 1930-еллар башында Яңа Кенәрдә яңа йортлар төзелә, халык саны арта. Авылда балалар бакчасы, мәктәп, китапханә, бала тудыру йорты эшли. Халык хуҗалыгы товарлары җитештерү өчен сәнәгать комбинаты төзелә.

1935 елда үзәге Яңа Кенәрдә булган Кызыл Юл районы төзелә. Район составына берничә дистә авыл керә. Кызыл Юл районы оештырылганнан соң, район үзәгендә сәламәтлек саклау органнары булдырыла ― район сәламәтлек саклау бүлеге, санитар-эпидемиология станциясе һәм фельдшерлык хезмәте, 1940 елда район хастаханәсе ачыла.

1959 елда район үзәге Олы Әтнә авылына күчкәч, район оешмалары биналары сүтелә. Кайбер биналарны кулланып, ятим һәм мөмкинлекләре чикле балалар өчен интернат-мәктәп төзелә[3].

Социаль объектлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәгариф[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Урта мәктәп
    • Мәктәпнең туган якны өйрәнү музее
  • Мөмкинлекләре чикле балалар өчен Яңа Кенәр интернат-мәктәбе
  • Яна Кенәр балалар иҗаты йорты
  • Яна Кенәр балалар бакчасы

Мәдәният[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Яна Кенәр авыл мәдәният йорты
  • Яна Кенәр авыл китапханәсе
  • Яна Кенәр балалар китапханәсе

Һәйкәлләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • В. И. Ленин һәйкәле
  • «Геройлар даны мәңгелек» (рус. Слава героев бессмертна)

Сәламәтлек саклау[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Яна Кенәр участок хастаханәсе
  • Яна Кенәр «Өмет» тернәкләндерү үзәге

Элемтә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Зона электр элемтәсе узелы
  • Яна Кенәр почта бүлеге

Банк[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Сбербанк бүлекчәсе[4]

Шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-11.2 °C -11.1 °C -5.9 °C 3.8 °C 12.5 °C 17.8 °C 19.9 °C 17.1 °C 11.5 °C 3.8 °C -5.3 °C -10.4 °C 3.5 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[5]. Уртача еллык һава температурасы 3.5 °C.[6]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]