Яңа Кенәр урта мәктәбе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Яңа Кенәр урта мәктәбе latin yazuında])
Викибирелмәләрнең буш элементы
Яңа Кенәр урта мәктәбе
Директоры:

Әгъзам Әдеһәм улы Гайфуллин

Төре:

урта гомуми белем бирү мәктәбе

Адресы:

422031, Татарстан байрагы Татарстан, Арча районы, Яңа Кенәр, Совет ур., 8

Телефон:

+7(843)-669-11-57

Эл. почтасы:
Сайт:

Рәсми сайт

Телләр:

рус теле, татар теле

Яңа Кенәр урта мәктәбе , рәсми тулы исеме Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова С. З. исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесы (рус.  Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокинерская средняя общеобразовательная школа имени Героя Социалистического Труда С. З. Габдрахмановой» Арского муниципального района Республики Татарстан) ― Татарстанның Арча районы Яңа Кенәр авылында урнашкан, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы карамагындагы татар телендә белем бирүче урта гомуми белем бирү мәктәбе. 2012―2015 елларда ― лицей. 2020 елда мәктәпкә Социалистик Хезмәт Каһарманы Стелла Зәки кызы Габдрахманова исеме бирелгән.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Яңа Кенәр мәктәбе кич белән

Яңа Кенәрдә иң беренче мәчет 1828 елда Зәйни бай, икенче мәчет 1860-елларда Мортаза бай иганәсенә төзелгән[1]. Авылда барлыгы 3 мәчет булган. Ул чорда мәчетләр мәгариф үзәкләре булган ― алар каршында мәктәп-мәдрәсәләр, шулай ук борынгы китапларны күчереп язу остаханәләре эшләгән[2].

  • 1925 елда авылда биш сыйныфлы башлангыч мәктәп ачыла. Әлеге мәктәпнең беренче укытучылары ― Вәли Хәйруллин һәм аның хатыны Мәрьям Хәйруллина, Мәсхүт Арсланов һәм Сара Арсланова[3].
  • 1930 елда авылда крестьян яшьләре мәктәбе (рус. ШКМ) эшли башлый.
  • 1932 елдан ― җидееллык мәктәп.
  • 1935 елда, Яңа Кенәр авылы Кызыл Юл (1956 елдан Тукай) районы үзәгенә әйләнгәч, җидееллык мәктәп урта мәктәп итеп үзгәртелә.
  • 1939―1940 елларда агачтан бурап, ике катлы яңа бина төзелә (директор Лотфулла Гайнуллин). Әлеге бинада Апаз, Пөшәңгәр, Чымбулат, Шашы, Кышлау кебек тирә-юнь авыллардан балалар да йөреп укый. Мәктәп үсә, районның иң зур мәктәбенә әйләнә.
  • 1941 елда авыл яшьләренең кичке мәктәбе ачыла. Көндез колхоз кырларында эшләгән яшүсмерләр әлеге мәктәптә кичен укый.
  • 1945―1984 елларда Яңа Кенәр урта мәктәбен 3772 кеше тәмамлый.
  • 1952―1982 елларда директорның уку-укыту эшләре буенча урынбасары булып Фарахшат Нури кызы Бигашева эшләгән. Әлфия Галләм кызы Бәдретдинова пионер оешмасын җитәкләгән[4]
  • 1978 елда, Татарстан укытучылары арасында беренчеләрдән булып, рус теле укытучысы Стелла Зәки кызы Габдрахмановага Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелгән[5].
  • 1996―1997 уку елында мәктәп республикада икенче урынны ала.
  • 2011―2012 уку елында Яңа Кенәр урта мәктәбе лицейга әйләнә. Аерым фәннәрне (физика, математика) тирәнтен өйрәнү ― лицейның мөһим үзенчәлекләреннән берсе. Лицей сыйныфларының саны 76 % тәшкил итә (16 сыйныф), шулай ук аерым эш планы буенча укытылучы бер кадет сыйныфы. Укыту теле: татар һәм рус телләре. 5в, 6в, 7в, 8в, 9в сыйныфларында мари милләтеннән булган балалар укый.
  • Югары Оры, Кызыл-Яр, Түбән Оры, Яңа Ашыт, Сөрде авыллары башлангыч гомуми белем мәктәпләре, Арча муниципаль районы Башкарма комитетының 2011 елның 25 августындагы 885нче номерлы карары нигезендә, Яңа Кенәр урта мәктәбе филиалына әверелә.
  • 2015 елдан ― урта мәктәп[1].
  • 2019 елдан РСФСР ның атказанган укытучысы, Бөек Ватан сугышы ветераны Рәгыйб Усман улы Халитов исемендәге укучылар һәм укытучыларың төбәкара «Бәхет биргән туган җирем» фәнни-гамәли конференциясе уздырыла.
  • 2020 елда туган телдә (татар, чуаш, мари, мордва) белем бирү буенча республика конкурсында җиңеп, 500 мең сумлык грантка ия була[6].
  • 2020 елда мәктәпкә Социалистик Хезмәт Каһарманы Стелла Зәки кызы Габдрахманова исеме бирелгән.
  • Мәктәп каршында мәктәп туган якны өйрәнү музее, «Ләйсән», «Невада» хореография коллективлары, «Әкият» мәктәп театры эшли[1].

Директорлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Беренче мөдир ― Гариф Салихов
  • ....
  • 1939 елдан ― Лотфулла Гайнулллин (?―1943), Бөек Ватан сугышында һәлак булган.
  • 1945 елдан ― Карташов
  • 1946―1948 елларда ― Зиннәт Ишмөхәммәтов
  • 1948―1953 елларда ― Усман Бикташев
  • 1953―1974 елларда ― Хәсән Нәҗми улы Сабитов
  • 1975―1984 елларда ― Рәгыйб Усман улы Халитов, РСФСР атказанган укытучысы (1960―1975 елларда «Мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Яңа Кенәр мәктәп-интернаты»[7] директоры, 1984―1986 елларда Яңа Кенәр авыл советы рәисе[8])
  • 1984―1986 елларда ― Р. А. Шаһиев
  • 1986―1990 елларда ― Ш. Ә. Вәлиев
  • 1990―1993 елларда ― И. И. Иванов
  • 1994―1998 елларда ― Надия Гаптелфәрт кызы Фатыйхова
  • 1999―2007 елларда ― Т. Х. Әхмәтов
  • 2007―2009 елларда ― Р. Д. Сәгъдиев
  • 2009―2011 елларда ― И. Г. Фәйзрахманов
  • 2012 елдан (лицей директоры) ― З. И. Хәйруллина
  • х. в. ― Әгъзам Әдеһәм улы Гайфуллин, мәктәп тарихында 17нче директор.

Мәктәпне тәмамлаган күренекле шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Каләм осталары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фән эшлеклеләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сәхнә осталары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Илгиз Баязитов, үзешчән композитор.
  • Азат Зарипов (1970), актер, режиссер, КДМИ доценты.
  • Рафил Зәйнуллин
  • Гафур Каюмов (1959―2018), актер, драматург, театр режиссеры.
  • Люция Хәсәнова (1971), җырчы, Татарстанның атказанган артисты (1986).
  • Салих Хисмәтуллин
  • Нурзадә (Вәлиуллина), җырчы, Татарстанның атказанган артисты (2019).

Спортчылар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • А. Сабинский, И. Газизова. Герой мәктәбендә. «Мәгариф», 2021 ел, июнь, 18-24нче бит.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]