Яңа Кишет вулысы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Яңа Кишет вулысы latin yazuında])


Яңа Кишет вулысы
Ил

Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ

Статус

Вулыс

Төбәк

Казан губернасы, ТАССР

Административ үзәк

Яңа Иябаш, соңрак Яңа Кишет

Нигезләү датасы

1860-еллар

Юкка чыгару датасы

1930 елның 23 июле

Рәсми телләр

татар, рус

Халык саны  (1926)

19 806 кеше[1]

Милли состав

татарлар, руслар

Яңа Кишет (Кишет) вулысы, харита

Яңа Кишет вулысы (тат. ﻱاڭا كىشىٰت ۋولىٰسىٰ, рус. Ново-Кишитская волость), 1924 елдан соң Кишет вулысы (рус. Кишитская волость) — 1860-еллардан 1930 елга кадәр гамәлдә булган Казан губернасының һәм ТАССРның юк ителгән административ-территориаль берәмлеге. Казаннан Төньяк-Көнчыгышка 60 чакрым ераклыкта, Татарстанның Төньяк өлешендә урнашкан. Административ үзәк — Яңа Иябаш, соңрак Яңа Кишет авылы.

Яңа Иябаш авылында вулыс идарәсе урнашкан, Александровка авылында — полиция уряднигының фатиры.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Яңа Кишет вулысы (1914 ел)
Статистика, 1908 ел.
Статистика, 1908 ел.

Яңа Кишет вулысы территориясе 1552 елга кадәр Казан ханлыгында, 1552 елдан 1708 елга кадәр Россия патшалыгы Казан патшалыгында урнашкан, 1708 елдан 1781 елга кадәр Казан губернасының Казан өязендә, 1781 елдан 1796 елга кадәр Казан наместниклыгының Арча өязендә, 1796 елдан 1860-елларга кадәр Казан губернасының Казан өязендә урнашкан.

1860-елларның икенчке яртысында Казан өязенең өченче стан составында барлыкка килә.[2]

1860-еллардан 1920 елга кадәр Казан губернасының Казан өязе составына керә, 1920 елның 25 июненнән декабрьгә кадәр Татарстан АССР Казан кантонының административ-территориаль берәмлеге, 1920 елның декабреннән 1930 елның 23 июленә кадәр Татарстан АССР Арча кантонының административ-территориаль берәмлеге булып тора.

Яңа Кишет вулысы Мәмсә, Балтач, Кармыш, Арча, Мүлмә, Олы Мәңгәр һәм Чар өязенең Шеңшә вулыслары белән чиктәш булган.[3]

1924 елда, төзелгән ТАССРның вулысларын зурайту проекты нигезендә, Олы Мәңгәр вулысы һәм башка күрше вулыслар исәбенә зурайтыла һәм исеме Кишет вулысы дип үзгәртелә.[4]

1930 елда Кишет вулысы юкка чыгарыла, аның күпчелек территориясе Арча һәм Әтнә районнарына кушыла.

Административ бүленеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1883 елда Яңа Кишет вулысында 18 община, 18 торак пункты (Яңа Иябаш, Хәтнә, Яңа Кишет һ.б.) һәм 1485 йорт хуҗалыгы булган. Крестъян җиренең мәйданы 95 км², сөрү җирләре 142,5 км² тәшкил иткән.[5]

1890 елда вулыста 18 торак пункты һәм 2190 йорт хуҗалыгы булган. Җирнең мәйданы 187 км² тәшкил иткән.[6]

1897 елда вулыста 18 торак пункты,[7] 1914 елда 35 торак пункты, 2125 йорт хуҗалыгы булган.[8]

1926 елның 1 гыйнварында вулыста 23 авыл җирлеге, 30 торак пункты һәм 3710 йорт хуҗалыгы булган. Вулысның мәйданы 424 км² тәшкил иткән.[1]

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1883 1885 1890 1897 1914 1926
9092 9789 10164 10329 13436 19806

1883 елда халык саны 9092 кеше тәшкил иткән, шул исәптән ир-атлар — 4531 җан, хатын-кызлар — 4561.[5]

1885 елда халык саны 9789 кеше тәшкил иткән.[9]

1890 елда халык саны 10164 кеше тәшкил иткән, шул исәптән ир-атлар — 5160 җан, хатын-кызлар — 5004.[6]

1897 елда халык саны 10329 кеше тәшкил иткән.[7]

1914 елда халык саны 13436 кеше тәшкил иткән, шул исәптән ир-атлар — 6828 җан, хатын-кызлар — 6608.[8]

1926 елда вулыста 19806 кеше яшәгән.[1] Төп милләтләр: руслар, татарлар.

Инфраструктура[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

XX гасыр башында вулыс территориясендә 18 мәчет, 2 чиркәү, 19 мәктәп, 1 мәдрәсә (Кышкар авылында) һәм 2 зимства мәктәбе булган; Хәтнә авылында зимства хастаханәсе урнашкан, ветеринария фельдшеры яшәгән.[8][10]

1914 елда 2125 йортта 1438 ат, 5384 сарык, 307 кәҗә 141 дуңгыз һәм 2132 баш мөгезле терлек; крестьяннар өчен 17380 дисәтинә уңайлы җир исәпләнгән.[8]

1909 елда Хәтнә кредит товариществосы оештырыла; 1913 елга анда 813 әгъзә исәпләнгән.[8]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татар энциклопедия сүзлеге (Татарский энциклопедический словарь, на татарском языке) / Гл. ред. М.Х. Хасанов; Отв. ред. Г.С. Сабирзянов. — Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2002. — 830 с.: ил. ISBN 5-902375-01-0
  2. Татар энциклопедиясе : 6 томда / баш мөхәррир М. Х. Хәсәнов. — Казан : Татар энциклопедиясе институты, 2008-. — 27 см.; ISBN 978-5-902375-04-5
  3. Волости и гмины 1890 года. — СПб. : Центральный статистический комитет Министерства внутренних дел, 1892. — (Статистика Российской империи). Губернии : I Архангельская — XXV Нижегородская. — 1892. — 380 с. разд. паг. — (Статистика Российской империи; 15).
  4. Волости и важнейшие селения Европейской России : По данным обследования, произведенного стат. учреждениями М-ва вн. дел : Вып. 1 — 8. — СПб. : Центр. статист. комитет, 1880 — 1886. — 8 т. Вып. 4. : Губернии Нижне-Волжской области. [Казанская, Симбирская, Саратовская, Самарская, Астраханская]. — 1883. — VI, 247 с.
  5. Берстель, К.П. Список селений Казанской губернии : изд. Казан. Губерн. Зем. Управы / К.П. Берстель. — Казань : Типо-лит.И.В.Ермолаевой, 1908 .- 264с.
  6. Адрес-календарь и Справочная книжка Казанской губернии на 1915 год. — Казань : Казан. губ. стат. ком., 1914. -XLIII, 819 с.. –
  7. Территориальное и административное деление Союза ССР на 1-е января 1926 г. / РСФСР. Нар. комиссариат внутренних дел. Стат. отд. — М. : Изд-во Гл. упр. коммун. хоз-ва НКВД, 1926. -284 с. : ил., табл.. — .
  8. Справочная книга Казанской епархии / Изд. Казанской духовной консистории. Казань, 1904. 795, XXIX с.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 [1]
  2. Казанский уезд :: Татарская энциклопедия TATARICA
  3. Карта Казанского уезда Казанской губернии 1910 года.
  4. Этнографическая карта Татарской С.С.Республики 1925 года
  5. 5,0 5,1 Волости и важнейшие селения Европейской России : По данным обследования, произведенного стат. учреждениями М-ва вн. дел : Вып. 1 — 8. — СПб. : Центр. статист. комитет, 1880 — 1886. — 8 т.
  6. 6,0 6,1 Волости и гмины 1890 года. — СПб. : Центральный статистический комитет Министерства внутренних дел, 1892. — (Статистика Российской империи). Губернии : I Архангельская — XXV Нижегородская. — 1892. — 380 с. разд. паг. — (Статистика Российской империи; 15).
  7. 7,0 7,1 Список селений Казанской губернии 1908.
  8. 8,0 8,1 8,2 8,3 8,4 Отчет Казанской Уездной Земской Управы о ее действиях с 1-го января 1914 года по 1-е января 1915 года 51 очередному Казанскому Уездному Земскому Собранию..
  9. Занятия крестьянского населения Казанского уезда во второй половине XIX века (по материалам периодической печати)(үле сылтама)
  10. Справочная книга Казанской епархии. — 1904.