Яңа Кормашның истәлекле урыннары

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Яңа Кормашның истәлекле урыннары latin yazuında])

Яңа Кормаш авылының истәлекле урыннары исемлеге

  • Торна сазы - ул урынга күп итеп торналар төшә торган булган.
  • Нурый күпере - Хафизов Нәсимнең әтисе күпер салган булган.
  • Рус күпере - ул урында бер рус кешесе батып яткан.
  • Өмә тавы - ул тауда кыр эшләре гел өмә итеп башкарылган. Элек һәр басу саен ындыр табаклары булган.
  • Сарсаз - суы сары булып саркып чыккан.
  • Апач әрәмәсе - элек ул урман Апач авылы кешеләренеке булган.
  • Олы әрәмә - мәйданы зуррак.
  • Мәчти әрәмәсе - Мәчти авылы кешеләренеке булган.
  • Мостафа хуторы - ул урында Мостафа исемле бай яшәгән.
  • Мәгъҗи (елгасы) чишмәсе. Элек ул урында склад ясап, запас азык тота торган булганнар. Берәүдә ут чыгып, бар нәрсәсе янып бетә икән, шуннан биргәннәр. Мәгъҗи чишмәсенә коены иң беренче тапкыр 1951 елда Кашфразиев Абрар һәм Хакимов Габит ясап куялар.
  • Кәрим чокыры - Караятан Кәрим исемле кеше каравылда торган.
  • Өчтүбә - 3 биек урын булган. Анда үләксәлек ясап, “ сибирский язвалы “ малларны шунда күмгәннәр.
  • Әхмәтша җир башы - Әхмәтша исемле кешенең җире булган.
  • Алдырыш чокыры - сабантуйларда ат ярыштырганда ул урынга җиткәч, атларны шәп куганнар.
  • Рус зиараты - ул урынга бер рус студентын күмгән булганнар.Яңадан аның гәүдәсен чокып алып китәләр.
  • Биек капка - элек басулар үр белән әйләндерелеп, капка куела торган булган. Монысы иң биеге.
  • Нечкә җилән - башка чокырларга караганда таррак.
  • Биек тау - басу тау кебек биек булып күренеп тора.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]