Яңа Кәшер авылы тарихы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Яңа Кәшер авылы тарихы latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Кереш

                                                                      Туган  авылны  ярату
                                                                      Килә элек-электән  
                                                                      Кайгыларны, сагышларны
                                                                      Шушы авыл эреткән.
                                                                      Гафифә Гаффарова

Туган җир, туган авыл..... Йөрәккә якын һәм кадерле сүзләр. Безнең һәрберебезнең газиз туган йорты, йортыбыз урнашкан кадерле, якын туган авылы, бистәсе, шәһәре бар. Һәр төбәкнең үзенә генә хас,кабатланмас, истә кала торган урыннары күп. Авылдашыбыз Самат Мортазин бу турыда әнә ничекматур итеп яза: “Туган якның матурлыгына сокланмый мөмкин түгел. Әллә кайда якын гына сандугач тавышы ишеттелә. Ул күнелләрне хушландыра торган симфоник музыка кебек. Мин, шул сандугач моңын тыңлый-тыңлый, аландагы җиләкләрне өзәм. Авыл башындагы Нарат тауда үскән кура җиләкләренә дә үрелдем. Шул вакытта әле куакларга таба атылып, әле зәнгәр күккә талпынып очкан кошның моңы йөрәгемә килеп бәрелде. Җиләкләрнең хуш исләре дә, кояшның җылысы да йөрәктәге авыртуны баса, җандагы бушлыкны тутыра. Нарат таудагы челтер чишмәсен, сандугачлы язларын күрү - үзе бер бәхет. Кая гына барсак та, нинди генә матур җирләрне күреп соклансак та, туган төбәгебезнең матурлыгын берни дә алыштыра алмый. Туган авылыбыз безгә күз карасы кебек кадерле һәм газиз. Шуның өстәвенә авыллар – милләтебезгә җиң сызганып хезмәт итүчеләрне бирә торган изге урыннар. Яңа Кәшер авылы...Чал тарихларга уелып калган авыл. Авылны күргәч тә, күп гасырлар кичкән, элек яшәгән хуҗаларын күз алдына китерәсең. Мөгаен, алар да Яңа Кәшер урманнарында үскән чыршы-наратлардай мәгьрур булганнардыр”. Яңа Кәшер авылы табигатьнең гүзәл бер почмагында урнашкан. Тирә ягында урманнар, җиләкле аланнар, авыл читеннән ерак түгел Урсала елгасы ага. Бабаларыбыз шул урманнан тукланганнар, ягулыкка, печәнгә аптырамаганнар.Чишмәләре, шат күңелле, ачык йөзле, алтын куллы, эшчән, тырыш кешеләре белән һәркемне үзенә тартып тора бу авыл.

                                  Кәшерем,Яңа Кәшерем 
                                  Бул син безгә терәк 
                                  Туган җир,туган нигезе 
                                  Туган җир,туган нигезе
                                  Кешегә һәрчак кирәк.

Бу теманы сайлавыбызның төп максаты: Яңа Кәшер авылы тарихына караган мәгълүматларга таянып, авылның тарихын башкаларга да җиткерү. Әгәр тарих өйрәнелмәсә, ул югала, киләчәк буыннарга барып җитми. Ә без моның белән килешмибез. Ашыгу өчен тагын бер сәбәп бар. Мәгълүмат алу өчен авылда өлкән буын кешеләре дә азая бара. Алар калмаса, тарихны сөйләүче кешеләр дә булмый. Бу максатка ирешү өчен безгә байтак истәлекле материаллар белән танышырга туры килде. Самат Мортазинның “Туган авылым – Әлмәт районы, Яңа Кәшер турында хатирәләр”җыентыгы – шуларның берсе. Эш барышында кулланылган алымнар: эзләнү, чыганаклар анализы, күзәтү, әңгәмә, чагыштыру, нәтиҗәләр ясау. Туган җир ул синең туган йортыннан башлана.Шулай булгач,тарихны өйрәнү туган авылыңнан башланырга тиеш, аны белү – безнең бурычыбыз. Шуңа күрә без эшебездә түбәндәге өлкәләрне өйрәнү бурычы куйдык: - Авыл исеменең килеп чыгышын ачыклау. - Яңа Кәшер авылы тарихын өйрәнү. - Авылның хәзерге тормышы белән кызыксыну. - Авылның күренекле затларын барлау. Без туган ягымны яратучы һәм аның белән кызыксынучы буларак, өлкәннәрнең сөйләгәннәрен хәтеребездә калдырырга тырышып, авылда һәм бистәдә яшәүче кайбер әби-бабайларның өйләренә бардык, авылыбызның тарихына һәм кешеләренә кагышлы вакыйгаларны сөйләтеп язып алдык. Эзләнү-тикшеренү эшчәнлегебезне башлауның сәбәпләре: мәгълүмат алу өчен өлкән буын кешеләренең авылда азая баруы тарихның онытылып баруына китерә; киләчәк өчен төбәкнең, авылым тарихы буенча материалларның аз булуы. Эзләнү эшчәнлегенең нигезләнүе: безнеңчә, һәр кеше яшәеш чорына нинди дә булса нәтиҗә ясарга тиеш. Киләчәк буын өчен авыл тарихын өйрәнүгә шатланабыз. Безгә тарихны сөйләп калдыручы өлкән яшьтәге кешеләрнең саны көннән көн кими. Алар буыннан-буынга сөйләп килгән хатирә, вакыйгаларны үзләре белән алып китәләр. Милли гореф-гадәтләребез онытылып бара. Шушылардан чыгып эзләнү эш алып барырга булдык. Эшчәнлекнең төрләре: әңгәмәләр, очрашулар, эзләнүләр, музейда булу, экспонатлар, күргәзмәләрне карау, өлкән буын кешеләреннән мәгълүмат туплау. Эзләнү эшчәнлегенең төп критерийлары булып: конкрет һәм дөрес материал туплау һәм аларның җыентыгын булдыру тора. Эшчәнлекне тормышка ашыру өчен мөһим шартлар: авыл халкы, укытучы, өлкән буын кешеләре белән аралашу, фәнни чыганаклар булу тора.

                                                 Төп өлеш
                                             Туган авылым тарихы

Биек-биек таулары, шул тау өстендә шаулап утырган төз наратлары, язын ап-ак чәчәккә күмелеп, тирә-юньгә хуш ис, хозурлык тараткан Нарат тауның җиләге, эшчән,зирәк халыклы Яңа Кәшер авылының даны еракларга таралган. Дөрестән дә, гүзәл табигатьле ул. Әлмәт шәһәреннән 25чакрым ераклыкта урнашкан. Авылның ике ягында урманнар. Бездә катнаш урманнар. Анда имән, юкә, усак, өрәнге, карама, тал, чыршы-наратлар үсә. Урманнар чикләвек, миләш, шомырт, кура җиләге һ.б. бай. Җир җиләге, каен җиләге, бөрлегән, гөмбәләр күп. Сирәк кенә кыргый алмагачлар да очрый. Урман – безнең авыл халкын утын, төзү материалы белән тәэмин итеп торган. Ачлык елларында урманнан коры-сары утыннар җыеп, кул арбасы белән Сарман районының Карамалы авылына тартып барып, азык-төлеккә алыштыра торган булганнар, шуның белән ачлыктан котылганнар, терлек азыгы, дару үләннәре җыйганнар Хәзерге Урсала елгасының сул ягы әрәмәлекләр белән капланып калган. Авылның халык телендәге басуларының исемнәре: “Ялгыз карама”,”Нарат тау итәге”,”Коры Ялпычак”,”Әвечкә болыны”. Ә инде түбән очта ”Бакый тавы”,”Бакый чишмәсе”,”Тәкәле түбә” басуларының чәчүлек җирләрен итеп агач төпләп әзерләгәннәр.

Яңа Кәшер авылы 12-13нче  йөзләрдә  үк  нигезләнгән.1255 нче елгы гарәп язулы җиз тәңкә табылуы да авылның чыннан тагын да  борынгы булуына ишарәли. Яңа Кәшер авылына беренче күчеп килүчеләрнең чын исемнәрен белмәсәк тә, беренче хуҗаларның Сарман районы Иске Кәшер авылыннан күчеп килүе мәгълүм. Күчеп килүчеләр авылның  исемен үз авылларының исеменә туры китереп, Иске Кәшердән күчеп килү сәбәпле, Яңа Кәшер  дип атаганнар. Күчеп килүче яшьләрне Ходаклар дип йөрткәннәр. Иске Кәшердән күчүчеләр урман араларыннан  авыр юллар узып, елга башларыннан, су буйларыннын үзләренә  ошардай яланнар эзләп, Нарат тау итәгенә килеп чыкканнар. Мәһабәт матур Нарат тау аларның  күңеленә хуш килгән. Ялан урын булгач, шушы урынга – хәзерге көтү туплавы урынына туктап урнашканнар. Беренче елны землянкалар казып, читән корып, атларга утар ясаганнар. Кәҗә-сарыкларына җылы корылмалар көйләгәннәр.Нарат тауның зифа наратлары кышкы салкын җилләрдән саклаган. Яшәүгә куркыныч яный башлагач, яңа күчүчеләр икенче урын эзләргә мәҗбүр булганнар. Алар хәзерге Ялпычак  елгасы буйлап түбәнгә киткәннәр, су агымы буйлап яңа җир, яңа яланнар эзләргә   мәҗбүр булганнар. Ходаклар Мөгәҗи тавы –  хәзерге мәдәният йорты урнашкан, бик зур, тирә-ягы болыннар белән уратып алынган яланда туктап калалар. Бу урын аларга хуш килә. Бу ачыклыкта Алмакай тавы бик кулай урын була. Анда землянкалар   казыйлар һәм шуларда торырга мәҗбүр булалар.

Яңа Кәшер явылының чәчүлек җирләре бик аз булганлыктан, хайваннарны ашату, кешеләрне ачтан алып калу һәрвакыт бик авыр булган. Авылның көнкүреше Авылның көнкүреше бик авыр дәрәҗә булган. Өйләрнең түбәсе саламнан ябылган, өч тәрәзәле. Тәрәзәләр –”карындык” тәрәзәләр. Алар аз яктыртканнар.Мал эчәгесеннән ясалган карындык тәрәзәләрне күпчелек этләр умырып ала торган булган. Баерак кешеләрләрдә тәрәзәләр курыстан, ягьни юкә агачының кабыгыннан ябылган була. Ул вакытларда күпчелек киндер тукымалар сугу станнары булдырылган. Бик авырлык белән киңдер сукканнар. Киндер ыштан, киндер күлмәкләр теккәннәр. Ә инде баерак катлау крестьяннар зуррак өйләр, җылырак сарайлар салганнар. Атлары да, сыерлары да күп булган.

                                Кәшер авылы Октябрь революциясе алды көннәрендә

Бу чорны яктырту өчен башта тарих дәреслеге битләрен актарыйк. Кинәт кенә үсеп киткән Яңа Кәшер авылында тормыш бик авыр була.1901 нче елгы рәсми материалларга караганда өч басулы чәчү әйләнеше булган, аларны эшкәртү коры агач сука, өчпочмаклы агач тырма белән алып барылган, ә тимер сабан-тырмалар шул авылның берничә кешесендә генә булган. Менә шундый авыр тормыш өстенә афәт булып 1914 нче елның җәендә урак өстендә сугыш чыга.Сугышка җибәрү өчен жандармнар (Кәшер авылында даими 3 жандарм торган) ирләрне кырдан куып кайтаралар һәм икенче көнне сугышка озату башлана. Яңа Кәшер авылында 1914 нче елда 800 дән артык хуҗалык, 4800 тирәсе җан – кеше яшәгән. Авылның 400 ир-егетләре иң яхшы 30 җигүле атка утыралар, үзләре белән алмаш күлмәк-ыштаннар һәм арыш ипиеннән киптерелгән сохарилар тутырган биштәр-капчыкларын төяп, 1914 нче елнын җәендә, уттай урак өстендә, урылмаган игеннәрен калдырып, империалистик сугышка чыгып китәләр. Кыям бабай үзенең Кәшер турындагы истәлекләрендә бу турыда: ”Авыл мәет чыккан өй кебек кара кайгыда калды”, - дип яза. Сугышка улларын, атларын биргән Яңа Кәшер халкына тагын бер авырлык килә:1916 нчы елның җәендә авылның югары очында янгын чыгып,72 салам түбәле йорт-җир күз ачып йомганчы көлгә әйләнә. Ачлык (Ачлыкны кичкән бабай сөйләгәннәрдән) 1920 нче елның җәе коры килгән. 1921 нче елның яз башыннан ук Идел буйларында, татар-башкорт җирләрендә кабат корылык башланган. Авыр булган ул елны халыкка. Ачка үлүчеләрнең исәбе-хисабы булмаган. Бер кабергә икешәр-өчешәр кешене күмү гадәти күренешкә әйләнгән. Югары очта зират 1925 нче елда гына ачыла. Ә менә зират коймасы буендагы сирен куаклары – шул вакыттагы “Туганнар каберлеге”кебек. 1922 нче елның 1 нче гыйнварыннан 22 нче мартына кадәр өч ай эчендә авылда 300 кеше үлүе теркәлгән. Ачлыктан Яңа Кәшер авылы кечерәеп, бөрешеп кала. Халыкның бер өлеше ачтан үлсә, бер өлеше: “Ташкент – ипиле шәһәр”,- дип Урта Азия якларына, чит җирләргә чыгып китәләр. Яңа Кәшер шушы төбәкнең иң зур авылларның берсе булып саналса да, кабат кеше саны, хуҗалыклар (йортлар) саны белән дә егерме беренче елгы ачлыкка кадәр булган дәрәҗәсенә ирешә алмаган. Авыл хуҗалыгын коллективлаштыру Революциягә кадәр авыл халкының тормышы шактый авыр була. Крестьян торган йорт салам түбәле, берничә терәүле һәм яртылаш җиргә иңгән була. Ул иген чәчеп көн күргән. Җирне агач сука, сабан, агач тырма һәм башкалар белән эшкәрткән. Яңа Кәшер авылы крестьяннары яшәргә, тормышны алып барырга теләп карты-яше Пасмарау боярына хезмәт иткәннәр.1928 нче елларда авылда колхозлашу чорлары башлана. Авыл ике кисәккә бүленә: ”Кәмчәт”,”Тарлау”. 1929 нчы елда “Радио” колхозында 349 крестьян хуҗалыгы, 1805 гектар җир, 142 ат, 2 үгез, 4 бәрән җыйнала. 1938-1939 нчы елларда басу кырларда игеннәр мул уңыш бирә. 1960 нчы елның отчетлары буенча: колхозда 2250 гектар җир булып, 3104 тонна икмәк җыела, бу гектарына 21 уңыш була, фермаларда 893 баш мөгезле эре терлек, 232 баш сыер, 650 дуңгыз, 1420 баш сарык исәпләнә.1950 нче елны колхозларны берләштерү чоры башлана. “Радио” исеме бетерелеп, колхозга “Татарстан” исеме бирелә.

                         Бөек  Ватан сугышы- безнең   күңелләрдә мәңге    калачак.

1941нче елны немец фашист юлбасарларының Советлар Союзына вәхшиләрчә басып керүләре Яңа Кәшер авылын да урап узмаган. Ачы кайгылы хәсрәт газиз аналарның балаларын ут эченә алып китә. 1945 нче елның июль айларында сирәк кенә җәяүләп, йончыган, аркаларына солдат капчыгы аскан солдатлар кайта башлаган. Гарипләнгәннәрен атлар белән алып кайталар.Бөек Ватан сугышына авылдан 700 кеше китә, шулардан 323 кеше исән-имин кайту бәхетенә ирешә. Хәзерге көндә Җинү паркында сугышта һәлак булганнарга һәйкәл куелган. Сугыш афәте күмерләнеп янган учак булып әле кешеләр күнелләрендә. Хатирәләр ул буында үлгәнче сакланачак.

                                         Авылымның   бүгенге    тормышы.

Авыл халкының саны:1746 нчы елда-35 кеше, 1762 нче елда-45 кеше, 1795 нче елда - 640 кеше, 1859 нчы елда -1707 кеше,1889 нчы елда-3140 кеше,1910 нчы елда-3732 кеше, 1920 нче елда - 3683 кеше, 1926 нчы елда -807 кеше,1938 нче елда - 2860 кеше, 1949 нчы елда - 2372 кеше,1958 нче елда - 2412 кеше, 1970 нче елда - 2805 кеше, 1979 нчы елда -2461 кеше,1989 нче елда-1703 кеше, 2010 нчые елда - 1946 кеше, 2011 нче елда -1946кеше, 2012 нче елда - 1939 кеше,2013 нче елда - 1964 кеше, 2014 нче елда - 1990 кеше, 2015 нче елда - 2019 кеше, 2016 нчы елда – 2011кеше, 2017нче елда - 2569 мең кеше , 2018 нче елда - ... кеше. Бүгенге көндә Яңа Кәшер – административ үзәк буларак үзенә өч авылны берләштерә:Ак Чишмә, Бикәзас, Болгар-1авылын. Авылда бер урта белем бирүче мәктәп, ике балалар бакчасы, медпункт, янгын сүндерүче бүлек, биш кибет, ике мәчет, почта эшли. Яңа мәдәният йорты ачылды. Анда халык театры, төрле кызыклы түгәрәкләр эшли. Яңа Кәшер авыл җирлегенең гомуми мәйданы 346,03 га. Торак фонды - 36,46 мең кв.метр. Авылда хоккей уйнарга корт бар. Полиция участогы эшли. Яңа Кәшердә 11 исемле урам бар: Беренче май урамы, Әхмәдиев урамы, Гагарин урамы, Муса Җәлил урамы, Киров урамы, Куйбышев урамы, Мәктәп урамы, Совет урамы, Табавилов урамы, Тукай урамы. Авылда яшәүчеләр күпчелеге нефть белән бәйле эштә эшлиләр. Алар Яңа Сөләй промбазасына баралар.Шулай ук ..... фермер хуҗалыгы бар.Ипи пешерүче пекарня эшли. Авылдан күренекле затлар да чыккан: Әбүбәкиров Ришат Фазлутдинович-депутат . Әлмәттә эшли. Иванова Венера Бәхтегәрәевна – “Автоградбанк” рәисе. Яр Чаллы шәһәрендә эшли.

                                        Авылның иң кызыклы фактлары

1.Иң яхшы укытучы - Россиянең атказанган математика укытучы исеменә лаек булган Мөхәммәтшина Клара Сафа кызы. 2.Авылның иң өлкән кешесе - Нәбиуллина Минҗиһан Миннулла кызы (1923нче елда туган, Табовавилов урамында яши). 3.Иң борынгы, иң яхшы чишмә - Нарат тау чишмәсе. 4.Иң матур өй – Корычбаев Әнәс белән Гөлфияләр өе - Җәлил урамында .5.Иң матур урам - Табовилов урамы, бу - авылның үзәк урамы. 6. Спорт буенча иң яхшы гаилә - Галиев Айгиз һәм Зөлфияләр гаиләсе. Гаиләдә 5 малай, барысы да көрәш белән шөгыльләнә.

                                                Йомгаклау              
Тарих  ул – гасырлар  дәвамында   буыннар  язмышын   хәл  иткән вакыйгалар  тупланышы, борынгы  бабаларыбыз  калдырган  илкүләм әһәмиятле эшләр. Мондый   истәлекләр, борынгардан  калган  эзләр  Әлмәт районында бик күп. Райондагы һәр авылның да  үз  тарихы, легендар шәхесләре бар. Бабалардан  балаларга күчә алар истәлеге, альбом битләренә теркәлә, өйрәнелә, музейларда саклана. Булып үткән вакыйгаларны без   үзгәртә алмыйбыз, бар да тарихта калган. Шулай да гыйбрәт, үрнәк аласы иде

Авылыбызның килеп чыгышы, аның тарихын күбрәк өйрәнә барган саен, туган авылга булган мәхәббәт, күренекле шәхесләргә хөрмәт көннән-көн артты. Киләчәктә без бу эзләнү эшебезне дәвам итәргә уйлыйбыз, тагын да тулыландыра алырбыз дип ышанып калабыз. Тарих, әлбәттә, моның белән генә чикләнми. Теләгебез шул: туган җир-изге җир, тудырып үстергән ата-ана – бөек затлар. Суын эчкән чишмәләр, җиләк-җимеш ашап үскән әрәмәләр, үрмәләп менгән таулар, икмәк үстергән кырлар – барысы да безнең үткәнебез, бүгенге көнебез һәм киләчәгебез. Тик бер генә көнгә аерылсам да, Ямансулап сине юксынам Синнән башка миңа, туган ягым, Бу дөньяда тормыш юк сыман. Рамазан Байтимеров


Кулланган әдәбият: 1.История ТАССР.-Т.1-Казань,1955. 2.Самат Мортазин.”Туган авылым – Әлмәт районы, Яңа Кәшер авылы хатирәләре. - Яр Чаллы, 2016 3.”Города России”.Энциклопедия . Москва1994 год. 4.Хасанов М.Х.Татар энциклопедия сүзлеге. 5. Авылда һәм авылдан читтә яшәүче өлкән буын кешеләре сөйләмнәре.

Хезмәт калыплары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]