Яңа Мансур

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Яңа Мансур latin yazuında])
Яңа Мансур
Карта
Ил Россия
Өлкә Самар өлкәсе
Район Похвистнево районы
Координатлар 53°52'38"тн, 51°51'3"кнч
Авыл җирлеге башлыгы Газиев Илдар
Беренче телгә алу 1774
Халык саны 1171 кеше
Милли состав татарлар
Дини состав сөнни мөселманнар
Сәгать кушагы UTC+3
Телефон коды +7 84656
Почта индексы 446474
Рәсми сайт nmansurcino.ucoz.ru
Русча атамасы Новое Мансуркино

Яңа МансурСамар өлкәсенең Похвистнево районындагы татар авылы. Олы Кенәле кушылдыгы Әмәнәк елгасы башланган җирдә урнашкан. Район үзәге Похвистнево шәһәренә кадәр 55 км юл. 462 йортта 1183 кеше яши.

Сосновка авылы белән бергә Яңа Мансур авыл җирлеген тәшкил итә.

Тарихи белешмә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авылга йомышлы татарлар нигез сала, аларның юлбашчылары Абдул Мансуров була. Хәзерге Абдул авылы урынында аның келәтләре булган. Ул иң башта Похвистнево башына — Иске йортларга килеп утырган. Шуның янына инде төрле яктан күчеп килгәннәр. Яңа Мансурга Саранск өязеннән (Пенза губернасы), Сарытау губернасыннан мишәрләр күчеп килә.

Иске Мансур авылы Яңа Мансурдан ике-өч чакрым ераклыктагы Воровская дорога — Сыртовая дорога буена утырган. Бу юл Бөгелмәдән Куйбышевка бара. Шул юл янында элек караклар — качкыннар яткан, ул урынны «воровский чокыр» дип йөрткәннәр.[1]

Иске Мансурда элек татарлар, чуашлар һәм мукшылар торган. Патша хөкүмәте үткәргән чукындыру сәясәтенә күрәме, башка сәбәптәнме, Пугачев явы алдыннан бер иш мукшылар һәм татарлар Яңа Мансур авылын нигезли.

1777 елда узган 5нче ревизия буенча Иске Мансурда барлыгы 70 йортта яңа чукынган татарлардан 36 ир-ат, 20 хатын кыз; ясаклы татар һәм чуашлар – 18 ир-ат, 6 хатын-кыз; йомышлы татарлардан – 169 ир-ат, 68 хатын-кыз; яңа чукынган мукшылар – 50 ир-ат, 39 хатын-кыз.[2]

Яңа Мансурда 32 йорт була. Бераз соңрак мукшылар авылны ташлап китә. 1852 елны татарлар кире исламга кайта.

Демография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Даими торучы халык саны

Халык саны
Ел 1864 1900 1910 1928 1931 1966
Халык саны 1205 2359 2473 2307 2312 2102

Бөек Ватан сугышына авылдан 259 кеше киткән, 163 кире әйләнеп кайтмаган. Татар теленең мишәр диалекты вәкилләре яши.

Социаль тармак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2011 елда Яңа Мансур урта мәктәбендә 87 укучы белем алган. Татар милләтеннән булмаган 11 бала булган.

2012/13 уку елының башында җитмеш ике бала белем алган. Беренче сыйныфта ун бала укыды.[3]

Икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Җирне фермерлар эшкәртә, шул исәптән бертуган фермер Гайсаровлар.

Яңа Мансур җитәкчеләре 2010 елны өлкә бюджетынан 40 миллион сум акча алган булсалар, 2011дә бу 65 миллион сумны тәшкил итте. Әлеге акчаны биредә юлларны һәм мәктәпне төзү-ремонтлауга тоттылар. Әле моңардан тыш, өлкә бюджетыннан авылның ярдәмчел хуҗалыкларына шактый зур күләмдә акча бүлеп бирелде.[4]

Танылган шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]