Яңа Мочали
| Яңа Мочали | |
|---|---|
| Нигезләнү датасы | 1752 |
| Дәүләт |
|
| Нәрсәнең башкаласы | Новомочалеевский сельсовет[d][1] |
| Административ-территориаль берәмлек | Новомочалеевский сельсовет[d][1] |
| Сәгать поясы | UTC+03:00 |
| Халык саны |
381 (2002)[2], 351 (2010)[2] |
| Почта индексы | 607497 |
Яңа Мочали – Түбән Новгород өлкәсе Пилнә районы татар авылы. Кече Мәдәнә суы өстенә урнашкан, Пилнә ш.т.б. кадәр 9 км ара. Иске Мочали белән Яңа Мочали авыл советын тәшкил итә.
Мочали атлы ике авыл ул – берсе Иске Мочали, икенчесе – Яңа Мочали, бу авылларны бер елга гына аера. 2009 елда яңа, 35 млн сумга төшкән 72 метрлы күпер сафка басты.
Мәгариф
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Элек ике авылга ике мәктәп булса, әле Яңа Мочалидә урта мәктәп бар, бар дәресләр рус телендә укытыла, татар теле фән буларак керә. Яңа Мочали урта мәктәбендә 2010/11 уку елында 85 бала укып йөрде. Мәктәптә 16 укытучы эшли.
Яңа Мочали авылы хуҗалыгында СПК «Родина» 2400 гектар җир исәпләнә. Хуҗалык рәисе – мәчет имамы Фәйзрахман Шабанов. Орлык һәм фураж, печән-салам җитәрлек хәзерләнгән. Җәй көннәрендә монда 67 кешегә эш урыны бар.
Танылган шәхесләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Бу исемлек Wikidata мәгълүматларына нигезләнә һәм периодик рәвештә робот тарафыннан яңартылып тора. Исемлекне кулдан яңарту өчен уң яктагы яңартка басыгыз.
Исемлек өлкәсе эченә кертелгән барлык төзәтмәләр киләсе яңарту белән бетереләчәк!
| туу | Исем | әлма-матер | һөнәр төре | эш урыны | үлем датасы | үлем урыны |
|---|---|---|---|---|---|---|
| 1870 | Йосыф Рәхимов | имам | 1943-02-19 | Myrne | ||
| 1929-09-30 | Абдуләхәт Аббасов | Су асты йөзү югары хәрби-диңгез укуханәсе | 1996-08-11 | Мәскәү |
- Абдуләхәт Аббасов (1929-1996) – контр-адмирал, Советлар берлеге каһарманы.
Чыганак
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Мохаммят Миначев. АВЫЛЛАРГА БАРГАН ИДЕМ... Мочали 2012 елның 8 июнь көнендә архивланган
