Яңа Троицки (Тукай районы)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Яңа Троицки (Тукай районы) latin yazuında])
Яңа Троицки
Карта
Ил Россия
Республика Татарстан
Муниципаль район Тукай районы
Координатлар 55°36'49.748"тн, 52°24'54.806"кнч
Климат dfb — дымлы континенталь
Сәгать кушагы UTC+3
Почта индексы 423893
Автомобиль коды 16, 116
Русча топонимы Новотроицкое

Яңа ТроицкиТатарстан Республикасының Тукай районындагы авыл.

Почта индексы — 423893.

Климат.[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-11.2 °C -11.1 °C -5.8 °C 4.3 °C 13.3 °C 18.6 °C 20.4 °C 17.6 °C 12 °C 4.2 °C -5.1 °C -10.5 °C 3.9 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[1]. Уртача еллык һава температурасы 3.9 °C.[2]

Яңа Троицкиның тарихы.[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1780 еллар тирәсендә барлыкка килә. Авыл башта Мулловка исемен йөртә. Башкортлар яши. Халкы җир зшкәртү, терлекчелек белән шөгыльләнә. Башкортлар күчеп киткәч, руслар күчеп киләләр. Авыллырын Изге Троица хөрмәтенә Ново- Троицк дип йөртә башлый.
  • 1835 елда Живоначальная Троица гыйбадәтханәсе (рус.Храм Живоначальной Троицы ) ачыла.
  • 1887 елда - мәктәп , 1903 елда - китапханә ачыла.
  • 1912 елда хәлле крестьяннар банк аша җир сатып алалар.
  • 1917 елда , Петроградтан хәрби хезмәттән кайткан, Мысово-Челнинка җир комитеты рәисе Н.И.Беспалов крестьяннарны чәчкән җирләрне белән хәлле крестьяннардан тартып алырга,өяз коммисарына буйсынмаска чакыра. Вак миллекчеләр Уфа губернасына түбәндәге эчтәлекле шикаять язалар: “Без, Е.Кузнецов,И.Казанцев, Н.Казанцев, К.Казанцев, С. Макрополов һәм М. Кузнецов 1912 нче елда банк аша дисәтинә җир сатып алдык. Шилнәбаш авылы кешесе, Петроградтан кайткан большевик – солдат, хәзерге вакытта волость комитеты рәисе Николай Иван улы Беспалов крестьяннарны безнең җирләрне тартып алырга котырта.13 нче июль,1917 нче ел".Н.И.Беспаловны эшеннән алалар, үтенеч бирүчеләр канәгать калалар.
  • .1918 елның сентябрендә Яңа Троицки авылын акгвардиячеләр басып алалар. Аларны Азин командалык иткән Кызыл Армия отряды тар-мар итә. Хәрби хәрәкәтләр Яңа Троицки авылы территориясендә (күбесенчә Челнинка елгасы аръягында) бара. Моннан аклар Минзәлә шәһәренә таба чигенәләр. Авыл кешеләре базларга, кирпич келәтләргә яшеренәләр, Калиновка авылына качалар.
  • 1921 ел-ачлык елы.Авыл халкы  өчен иң авыр елларның берсе .Уңыш аз , гектарыннан 2 центнер чамасы гына , чөнки 100 көн дәвамында бер генә тамчы яңгыр да төшми.Авыл кешеләре гаиләләре белән яхшырак  җирләр эзләп чыгып китәләр, ләкин бар җирләрдә дә ачлык хөкем сөрә. Күпләр Бохарага юл тота. 1921 нче елның көзендә алабутаны  ипи пешерү өчен җыялар. Бу елларда хатын-кызлар, балалар, картлар күпләп үләләр. Авыллар бушап кала.
  • 1929 нче елның декабрендә Яңа Троицки авылында 19 ярлы хуҗалыгыннан Азин исемендәге күмәк хуҗалыкка төзелә.
  • 1934 елга барлык аерым хуҗалыклар да күмәк хуҗалыкка берләшә.Бу елларда хәлле крестьяннарны кулак дип , гаиләләре белән Себергә сөрәләр. Авыллар  ярлылана һәм бушап кала.
  • 1939 елда чиркәү ябыла.Чиркәү чаңын төшерәләр.Храмны орлык складына бирәләр.Чиркәү талана, тирә-ягы ташландык хәлгә килә. Бу күренешләр картларда ризасызлык тудыра.
  • 1941-1945 нче еллар авыллар өчен фаҗигале еллар. Авылның барлык ир-атлары фронтка китә.1943 нче елда хәтта 16-17 яшьлек яшүсмерләрне дә фронтка алалар. Авылда хатын-кызлар, картлар, балалар гына кала. Бөтен авыр эш алар җилкәсенә төшә. Тәүлегенә бишәр сәгать кенә йоклаган көннәр күбәя. Җирне ат һәм сыерлар белән эшкәртәләр, фермаларда эшлиләр, кичләрен фронтка оекбашлар, бияләйләр бәйлиләр. Авырлык барысын да берләштерә, дус-тату яшиләр. Әмма похоронка кәгазьләре сирәк кенә йортның ишеген какмый кала. Яңа Троицки авылыннан 40 кеше яу кырыннан әйләнеп кайтмый
  • 1947 ел. Суровка авылында җидееллык мәктәп ачыла. Яңа Троицки, Суровка, Калиновка авылларыннан балалар укырга йөриләр
  • 1953 ел. “Мировой Октябрь”, ”Кызыл Байрак”колхозлары Азин исемендәге колхозга берләшә. Аның беренче рәисе - Орлов Виктор Васильвич
  • 1957 ел. ”Уңыш ” һәм Азин исемендәге колхозлар “Татарстан” совхозына кушылалар.
  • 1965 елда“Татарстан” совхозын бүлеп, “Новотроицкий” совхозы барлыкка килә. “Новотроицкий” совхозының беренче директоры - Васин Геннадий Николаевич. КамАЗ төзелә башлагач, “Новотроицкий” совхозы КамАЗның ярдәмче хуҗалыгына әйләнә.
  • 1996 елгы 378 нче номерлы карары нигезендә “Новотроицкий” совхозы “КамАЗ” акционерлык җәмгыятенең ярдәмче авыл хуҗалыгы предприятиесе” ннән “Җаваплылыгы чикләнгән “Новотроицкий” җәмгыяте” итеп яңадан оештырыла.
  • .2004 нче елда “Җаваплылыгы чикләнгән “Новотроицкий” җәмгыяте” банкрот дип таныла.

Яңа Троицкий бүгенге көндә.[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • “Яңа Троицки авыл җирлеге” муниципаль берләшмәсе “Тукай муниципаль районы һәм аның составындагы муниципаль җирлекләр”  турындагы Татарстан Республикасының  31.01.2005 нче елгы 42-ЗРТ номерлы законы нигезендә оеша. Аның мәйданы 9438 гектарны тәшкил итә. Авыл җирлегенең административ үзәге булып шәһәрдән 15 км ераклыкта урнашкан Новотроицк авылы тора. Муниципаль җирлек  составына түбәндәге торак пунктлары керә:· Яңа Троицки, Суровка, Күперле, Шөкрәле, Калиновка.

Яңа Троицк авылның халык саны.[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1795 елда - 426 , 1870 елда - 818 , 1897 елда - 914, 1913 елда - 839, 1920 елда - 754, 1926 елда - 486, 1938 елда - 404, 1949 елда - 860, 1958 елда - 491, 1970 елда - 371, 1979 елда. - 658, 1989 елда - 608 кеше, 2018 ел -1000 кеше

Галерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.