Яңа Чебенле

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Яңа Чебенле latin yazuında])
Яңа Чебенле, Яманбулак
Ил Россия
Җөмһүрият Башкортстан
Район Зиянчура районы
Координатлар 52°12'0"N, 56°21'19"E
Нигезләнгән 1840
Халык саны 593 кеше
Милли состав татарлар
Дини состав мөселман-сөнниләр
Сәгать кушагы UTC+5,
Почта индексы 453380

Яңа ЧебенлеБашкортстанның Зиянчура районындагы татар авылы. Яңа Чебенле авыл советына керә (үзәге – Инәк совхозында). 2010 ел җанисәбен алу буенча биредә 593 кешенең яшәве мәгълүм.[1]

Тарихи сыйфатлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Яманболак елгасы буенда Яңа Чебенле авылына 1840 елда хәзерге Ырынбур өлкәсендәге Үрге Чебенле һәм Түбән Чебенле кешеләре нигез сала. Исемнәре: Мөхәммәтрәхим, аның уллары Әбүбәкер, Усман, Гомәр.

Гани-бай Хөсәенов васыять акчасына биредә җәдитче мәктәп ачыла. Ул якын-тирә авыллары өчен югары үрнәкле уку йорты булып тора.

1924 елга кадәр – хәзерге Күгәрчен һәм Зиянчура районнарын колачлаган Бөрҗән-Кыпчак вулысы үзәге була. Хәзер биредә хәтта авыл советы идарәсе юк. Совет заманында Яңа Чебенле 4км арадагы Инәк совхозына буйсындырылган. Күп гаиләләр шунда күченгән (Инәкнең 26% халкы – татарлар, 28% - руслар, 42% башкортлар).

Демография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Яңа Чебенледә 1989 елда 595 кеше яши: ир-атлар – 288, хатын-кыз – 325; 2002 елда – 683: 325 һәм 358.

Халык саны динамикасы:

2002[2] 2009[2] 2010[1]
683 666 593

Мәгариф[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чебенледә 9-еллык мәктәп бар, ягъни Инәк совхозы мәктәбенең Чебенле филиалы. Татар теле укытылу-укытылмау турында хәбәрләр юк. Чебенле балалары 9нчы сыйныфтан соң Ишемгул (элекке Инәк совхозы утары) мәктәбенә йөреп укый. Ул мәктәптә татар теленә урын юк.

Дин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авыл үзенчәлекле архитектуралы мәчете белән аерылып тора. Архитекторы - Сабитов, төзүчесе - Хәйдәр Гайсин.

Танылган шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Булат Ишемгул (Габдрахман Габдрахманов, 1900—1938), язучы.
  • Вадим Сафин (1933—2021), психология фәннәре кандидаты (1969), профессор (1990), БАССР атказанган укытучысы (1990), БР атказанган фән эшлеклесе (1993).

Икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

234 хуҗалыкта 716 эре мөгезле терлек, 23 ат, 642 кәҗә-сарык, 17 трактор, 110 җиңел машина, 8 йөк машина (2008 ел саннары).[3]

Авылда 2008 елдан башлап 1280 баш сыерга исәпләнгән заманча сөтчелек фермасы төзелә.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Башкортстан Җөмһүрияте торак нокталары буенча халык саны, archived from the original (PDF) on 2014-08-20, retrieved 2013-04-13 
  2. 2,0 2,1 Башкортостан Республикасының муниципаль районнары турындагы бердәм электрон белешмәсе — Excel форматындагы кушымта.
  3. http://www.zianchura.ru/?p=46

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]