Яңа Чишмә

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Яңа Чишмә latin yazuında])
Яңа Чишмә
Карта
Ил Русия
Республика Татарстан
Район Яңа Чишмә районы
Координатлар 55°3'19"тн, 51°15'37"кнч, 55°3'54.47"тн, 51°14'1.54"кнч
Нигезләнгән 1610
Халык саны 4 561 кеше
Сәгать кушагы UTC+3
Почта индексы 423190
Автомобиль коды 16

Яңа Чишмә (рус. Новошешминск) — Татарстанда урнашкан авыл, Яңа Чишмә районының административ үзәге.

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Яңа Чишмә Чишмә елгасы ярында, Казан шәһәреннән 197 километр көньяк-көнчыгыштарак урнашкан.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1610 елда нигезләнгән.  

Тарихи мәгълүматларга караганда , Яңа Чишмә районы җирлегендә беренче торак пунктлар 16 йөз ахыры 17 йөз башында барлыкка килгән. Инде 1652 елда ук Чишмә елгасының уң як ярында, Кама артын күчмә халыклардан саклау өчен, ныгытма төзелә.

Яңа Чишмәнең тирә-ягында урнашкан Петропавловка,Екатериновка, Черемухово, Архангельск торак пунктлары слобода дип атала.Чөнки анда төрле түләүләрдән азат ителгән, дәүләт хезмәте яки хәрби хезмәт башкаручы йомышлы кешеләр яшәгән.Соңыннан алар-укчылар, гвардиячеләр, казаклар һәм шляхтичлар (поляклар) “пахотный солдат” дип аталучы аерым катлау барлыкка китерәләр. Алар рекуртлыктан азат ителәләр һәм аерым очракларда гына хезмәткә чакырылалар.

Тирә-якта калын урманнар, анда җәнлек-җанварларның күп булуы йортлар төзергә, тире эшкәртеп сатарга мөмкинлек бирә.Чишмә елгасының, тирә яктагы күлләрнең балыкка бай булуы балык промыселының үсешенә китерә.Икмәк үстерү, мал үрчетү өчен дә әкренләп урманнарны кисә башлыйлар.

1859 елда 540 хуҗалыктагы халык саны 2979 кеше була, ә 1910 елда бу сан 6 мең кешегә җитә. 1917 елгы вакыйгалар алдыннан Яңа Чишмәдә 2 земство мәктәбе,(шәһәр һәм бистәнеке) 2 чиркәү, 10 сәүдә ноктасы, лавкалар, 3 тимерчелек алачыгы, 4 май атлагыч, 3 су тегермәне, 2 йон теткеч, тире эшкәртү пункты, төзәтү-тегү, аяк киеме тегү, таш эшкәртү остаханәләре, кирпеч лабазлары була.

Яңа Чишмә өяз идарәсе үзәге була.Анда барлык авыл эшләре өяз писаре һәм старшинасы тарафыннан башкарыла.Ә барлык эчке тәртип мәсьәләләре авыл җыенында хәл ителә.[1]

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1897[2] 1959[3] 1989[4] 2002[5] 2010[6]
4 527 2 439 3 478 4 576 4 561

Милли состав (2002): руслар — 56,5%, татарлар — 36,0%, чуашлар — 4,7%.[7]

Туган якны өйрәнү музее

Шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәдәният[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. “На засечной черте”-издательство”По городам и весям”, Казань, 2007.
  2. Насѣленныя места Россійской имперіи въ 500 и болѣе жителей, 1897
  3. http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus59_reg3.php
  4. http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus89_reg3.php
  5. http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus02_reg3.php
  6. http://www.bankgorodov.ru/place/inform.php?id=15864
  7. 2002 ел сан алу базасы, archived from the original on 2017-11-11, retrieved 2013-10-29