Яңа Чишмә районы гербы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Яңа Чишмә районы гербы latin yazuında])
Яңа Чишмә районы гербы
Нигезләнү датасы 18 февраль 2006

Яңа Чишмә гербы — Татарстан «Республикасы Алабуга муниципаль районы» муниципаль берәмлегенең рәсми символы булган танып-белү-хокукый билгесе. Герб 2006 елның 18 февралендә Яңа Чишмә муниципаль районы Советының 6-47 номерлы карары белән расланган.[1]

Герб Россия Федерациясенең Дәүләт геральдия регистрына 2268 номерлы теркәү номеры һәм Татарстан Республикасының 40 нчы номерлы Дәүләт геральдия реестрына кертелгән.

Гербның тасвирламасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Җете кызыл (кызыл) һәм сыек зәңгәр (зәңгәр, күк) белән аркылы бүленгән җирлек өсте тешле диварлы пута белән тоташтырылган, аның өстендә кылыч, ә астында чуртан; барлык фигуралар көмеш». [2]

Герб символикасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Яңа Чишмә авылында беренче җирлек 1610 елда барлыкка килә. Шул ук урында Кама аръягына күчмә халыклардан яклау өчен 1652 елда хәрби ныгытма төзелә, аның тирәсенә вакытлар узу белән бистәләр (Петропавлов, Екатерининская, Архангельская һ. б.) пәйда була. Бу бистәләрнең халкы җирне эшкәртүче генә түгел, дәүләт чиген саклауда торучы йомышлы кешеләр дә булган. Соңыннан алар «игенче солдатларының» аерым бер катлавын төзеделәр. Яңа Чишмә районы тарихында бу чор крепостной дивар гербында һәм кылыч белән сүрәтләнгән. Районның хәрби символикасын чуртан сурәте - саклык, уяулык һәм сак символы тулыландыра.

Гербтагы чуртан сурәте районның хәрби символикасын сак, каравыл, сизгерлек билгесен күрсәтә. Чуртан шулай ук төбәк территориясендә урнашкан һәм биредә яшәүчеләргә балык кәсепчелеге белән шөгыльләнү мөмкинлеге биргән Чишмә елгасы һәм күлләр (зәңгәр җирлек) символы булып тора.

Көмеш төс — чисталык, камиллек, татулык һәм үзара аңлашу;

Кызыл төс — кыюлык, көч, хезмәт, матурлык;

Зәңгәр, сыек зәңгәр төс — намус, зыялылык, рухият символы.

Герб тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Геральдия советы тарафыннан Россия геральдистлар союзы белән берлектә Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Геральдия советы тарафыннан эшләнгән.

Рамил Хәйретдинов (Казан), Радик Салихов (Казан), Илнур Миңнуллин (Казан), Константин Мочёнов (Химки), Кирилл Переходенко (Конаково), Оксана Афанасьева (Мәскәү).

Районның гербын эшләгәндә башта 1747 елның 8 апрелендә Хәрби коллегия тәкъдиме белән Сенат тарафыннан расланган Шешмә ландмилиция полкының байрагыннан герб кулланырга тәкъдим ителә. Полкның гербы тасвирламасы болай яңгырады: «Яшел җирдә кара кырда чабып йөрүче кабан»[3]

Яңа Чишмә районының милли-дини үзенчәлекләрен исәпкә алып, Шешмә ландмилиция полкының гербы районның рәсми символы буларак кире кагылды.[4]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Яңа Чишмә районы флагы

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]