Яңа Чәчкап авылы китапханәсе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Яңа Чәчкап авылы китапханәсе latin yazuında])
Викибирелмәләрнең буш элементы

Яңа Чәчкап авылы китапханәсе — Буа районы Яңа Чәчкап авылында урнашкан китапханә.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1932-1933 еллар тирәсендә кулак дип сөргенгә җибәрелгән Халитов Зиннурның алты почмаклы өендә уку өе ачыла. Аның беренче мөдире булып Мохтаров Ситдыйк эшли. Ул вакытта уку өе мөдирлеген дә, китапханә эшен дә бер кеше алып барган.

1934-1935 еллар тирәсендә кулак дип саналган кешеләр йортларыннан клуб төзелә. Шул клубның көньяк башындагы бер бүлмә- уку өе, ә төньяктагы-колхоз идарәсе була. Ул уку өендә “избач” булып Исмәгыйлев Габетдин, Шиһапова Сания, Мортазина Нәфисә эшләгән.

1940 елда мәчет манарасын кисеп аны клуб иткәч, астагы өлешендә уку өе һәм китапханә урнаша. Монда “избач”булып Камалов Нуретдин, Әһлиуллин Рәүф, Камалов Рәүф, Бикмуллин Насыйбулла эшләгән.

1950 елларда китапханәче штаты кертелә. Беренче китапханәче булып Сайкина Роза исемле кыз килә. Анардан соң китапханәчеләр булып төрле елларда Багаутдинова Җәвидә, Шарафутдинова Гәүһәр, Тухватуллина Фәридә, Латыпова Земфира, Насыйбуллина Сания эшлиләр.

1950 елларда китап фонды 1976 данә, 1961 елда 3789 данә, 1969 елда 5056 данә, 1991 елда 9740 данә, 2000 елда 10400 данә тәшкил итә.

1969 елдан китапханәче булып Сибгатуллина Гөлшат Сәйфулла кызы эшли башлый. Ул китапханәдә 40 елга якын эшләп, бүгенге көндә лаеклы ялда.

1984 елда авылда яңа, ике катлы мәдәният йорты төзелә. Китапханәне икенче каттагы зур, якты бүлмәгә күчерәләр.

2004 елдан китапханә мөдире булып Саттарова Фәридә Гаделҗан кызы эшли.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]