Яңа Юл районы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Яңа Юл районы latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Яңа Юл районы
рус. Яна-Юльский район
Ил

ССРБ

Статус

Район

Җөмһүрият

Татарстан АССР

Административ үзәк

Теләнче-Тамак авылы

Нигезләү датасы

1957 елның 29 ноябре

Юкка чыгару датасы

1959 елның 12 октябре

Рәсми телләр

татар теле, урыс теле

Мәйдан

862 (01.01.1948) км²

Яңа Юл районы харитада

Яңа Юл районы (рус. Яна-Юльский район) — Татарстан АССР составындагы административ-территориаль берәмлек. 19571959 елларда гамәлдә булган.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Район оешмалары урнашкан бина (хәзерге күренеш)
Район хастаханәсе (элекке алпавыт Останков йорты) хәрабәләре (хәзерге күренеш)

Яңа Юл районы урнашкан җирләр 1744 елга кадәр Казан губернасында.
1765 елда Уфа губернасына бирелә, 1920 елга кадәр Уфа губернасы Минзәлә өязенә карый.
1920 елда Татарстан АССРда 12 кантон төзелә, шунлыктан район оешачак җирләр 1922 елга кадәр өлешләтә Чаллы һәм Минзәлә кантонына керә.
1922 елдан 1930 елга кадәр Чаллы кантоны составында.
1930 елда кантоннар бетерелеп, районнар оештырыла. Минзәлә кантоныннан Минзәлә, Актаныш, Мөслим районнары, Чаллы кантоныннан Акташ, Пәнҗәр, Ширәмәт, Алабуга, Сарман, Чаллы районнары төзелә. Вулыслар бетерелеп, авыл шуралары (авыл советлары) калдырыла.
1930-1935 елларда район оешачак җирләр өлешләтә Минзәлә, Сарман, Чаллы районы эчендә.
1935 елда Чаллы районыннан Зәй һәм Ворошилов районы аерылып чыга.
1935 елның 10 февралендә Ворошилов районы (үзәге Теләнче-Тамак авылы) булып оеша[1].
1957 елның 10 февралендә Ворошилов районы Яңа Юл районы итеп (үзәге Теләнче-Тамак авылы) үзгәртелә[2].
1959 елның 12 октябренда район юкка чыгарыла[3] , җирләре өлешләтә Минзәлә һәм Сарман районнары составына кертелә.
1984 елның 4 маенда элек Яңа Юл районына кергән берничә авылны (Теләнче-Тамак, Иске Абдул, Иске Дөреш, Җикәнлекүл, Тау асты Дөреш, Хуҗи, Мерәс, Торнаташ, Останково (Бәшенде), Казаклар, Левашево, Артамоновка) Минзәлә һәм Сарман районыннан алып, Чаллы районына (1976 елдан Тукай районы) кушалар (кире кайтаралар).

Административ бүленеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1957 елдан район административ яктан 20 авыл советына (Ворошилов районыннан калган) бүленгән.[4]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Сарман районы энциклопедиясе. (төзүчесе Дамир Гарифуллин). Чаллы: Идел-йорт. 1 китап (2000), 2 китап (2006).
  2. Бишегем: Теләнче Тамак (автор-төзүчеләр Рубис Зарипов, Ландыш Фазуллина). Казан: Ихлас, 2012 ISBN 978-5-904735-69-2
  3. Зөфәр Дәүләтшин. Авылым-горурлыгым. Яр Чаллы, 2004. (350 еллык тарихы булган Иске Абдул авылы белешмәлеге).
  4. Зөфәр Дәүләтшин. Тормыш дулкыннары. Яр Чаллы, 2007.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. «Чикләрсез татарлар» сайтында
  2. ТР министрлар кабинеты баш архив идарәсе сайты
  3. документларда 1960 елда да Яңа Юл районы сүзе кулланыла: [1](рус.)
  4. Татарская АССР: Административно-территориальное деление на 1 января 1948 года/ Сост.: Г. С. Губайдуллин. — Казань: Татгосиздат, 1948. — 220 с.