Яңа вакыт

Яңа вакыт (яки яңа тарих) — кешелек тарихында Урта гасырлар һәм Иң яңа вакыт арасында урын алган чор.
«Яңа вакыт» төшенчәсе Европа тарих-фәлсәфә фәнендә Яңарыш дәверендә барлыкка килә. Әлеге төшенчә тарихчылар тарафыннан хуплана, ләкин аның мәгънәсе ниндидер дәрәҗәдә шартлы булып кала — төрле халыклар бу чорга төрле вакытта кергән.
Яңа вакыт чикләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Төрле фикердә булган тарихчылар «Яңа вакыт» чикләрен төрлечә билгели. Россия һисториографиясендә гадәттә аны 1640 елда башланган инглиз инкыйлабы белән бәйлиләр. Шулай ук яңа вакыт башлану вакыйгалары дип Реформация (1517), 1492 елда испаннар тарафыннан Американы ачу, Константинополь җимерелүе (1453), һәм хәтта Бөек Француз инкыйлабы башлану вакыйгаларын атыйлар.
Яңа вакыт тәмамлану вакытын билгеләү тагын да кыенрак. Гадәттә, яңа вакыт Беренче бөтендөнья сугышы белән тәмамлана дип санала (1914—1918).
Яңа вакытның төп вакыйгалары
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Инглиз инкыйлабы
- Француз инкыйлабы
- АКШ бәйсезлеге өчен сугыш
- Наполеон сугышлары
- Греция инкыйлабы
- Кырым сугышы
- Беренче бөтендөнья сугышы
Дөнья тарихына күзәтү |
|
---|---|
Тарихи чорлар |
Борынгы җәмгыять • Борынгы дөнья (476 елга кадәр) • Урта гасырлар (476 — XVII гасыр уртасы) • Яңа вакыт (XVII гасыр уртасы — 1918 ел) • Иң яңа вакыт (1918 елдан) |
Төбәкләр тарихы |
Австралия • Азия • Антарктика • Аурупа • Африка • Океания • Көньяк Америка • Төньяк Америка |
Икътисадый корылыш |
Аучылар һәм җыючылар • Аграр җәмгыять (якынча 1800 елга кадәр) • Индустрия җәмгыяте (1800—1960) • Индустриядән соңгы җәмгыять (1960 елдан соң) |