Яңа имля
| Яңа имля | |
|---|---|
| Әсәр яки аның атамасы теле | татар теле |
- Төп мәкалә: Татар әлифбасы
Яңа имля[1][2] (тат. ياڭا ئيملە) яки Хәреф реформасы[3] — Гарәп әлифбасына нигезләнгән орфография(имля) кагыйдәләре. Имлядә тарихи-традицион һәм график принцип инкарь ителгән. 1920 елның 19 декабрь Мәгариф коммисарияты боерыгы белән яңа имля(орфография) кертелә. Яңа имлә 1920—1927 елларда гарәп графикасы нигезендә кулланылган татар алфавиты булып тора. 1920 елда Татарстан АССР игълан иткәннән соң һәм декретка Владимир Ленин, Михаил Калинин һәм Авель Енукидзе кул куелгач 1920 елларда масса күләм татарларны укыту өчен агитация алып барыла. Совет Агитация материаллары нәкъ шул имләдә чыга.
1920 елгы хәреф реформасына хас булган үзәнчелекләр:
- 6 Сузык хәреф булуы. Шуңа бу имляне алтычылык яки урта имля дип йөрткәннәр.
- Фонетик принципка нигезләнүе.
- График принципның инкярь итүлүе гарәп вә фарсы сүзләрне язганда. Бу язганда буталчыклар китергән.
- Саф гарәп хәрефләрнең юклыгы.
Яңа имля әлифбасы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Яңа имля 28 хәрефтән торган 6 сузык һәм 22 тартык хәреф.
| ئا | ﺋﻪ | پ | ب | ت | ج | چ | ح |
| د | ر | ز | ژ | س | ش | ع | ف |
| ق | ك | گ | ڭ | ل | م | ن | و |
| ئي | ئو | ئوُ | ئىُ |
Тарихы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]20 гасыр башында уртаимлячылар(6 сузык) хәрәкәте барлыкка килә, әммә бу проек тел галимләре тарафындан инкяр ителә.
1920 елның 19 декабрендә Татарстан хөкүмәте үзенең декреты белән алтычылыкны яклый хәреф реформасын булдыра.
1923 елда Әзербайҗан латин графикасы чыга һәм 1924 елда Эшче газетысында Октябрь әлифбасы чыга.
1924 елда Мәскәүдә Әлифба комитеты төзелә.
1925 елда «Биш ел эчендә» агитация китабы чыккан.
1926 елның февралендә Тюркологлар Җыены була анда латин әлифбасына күчергә тәкъдим ителә. Татар зыялары латин имләсенә якшы карыйлар, әмма Латин (Октябрь)[1] әлифбасына күчү тәкъдимен кире кагалар.[1]
1927 елда Яңалиф белән алыштырыла.
1930 елда Яңа имлә дәүләт тарафыннан кире кагыла.
Кагыйдәләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Яңа имлә 28 хәрефтән тора. Фонетик принципка буйсынган.
| Язылышы | Хәреф исеме | Язылышы | Хәреф исеме |
|---|---|---|---|
| غ | Ғы | ئا | А |
| ف | Фа | ئە | Ә |
| ق | Қы | ب | Ба |
| ك | Ка | پ | Па |
| ڭ | ң | ج | Җә |
| ل | Ла | چ | Чә |
| م | М | خ | Ха |
| ن | Н | د | Да |
| و | Ԝ, В | ر | Ра |
| ئي ي | И, Й | ز | За |
| ئو | У, Ү | ژ | Же |
| ئۇ | О, Ө | س | Са |
| ئىُ | Ы, Е, Э | ش | Ша |

Компьютер төймәсәре өчен Уйгур төймәсәрен кулланып була.
| сүз ахырында | сүз уртасында | сүз башында | Язу кагыйдәсе | Нокталары һәм билгеләнелеше | аерым язылышы | |
|---|---|---|---|---|---|---|
| А хәрефе | ا | ا | ئا | аерым язылганда ике хәрефтән тора ئ һәм ا | ئا | |
| Ә хәрефе | ە | ە | ئە | аерым язылганда ике хәрефтән тора ئ һәм ە | ئە | |
| И хәрефе | ي | ي | ئي | аерым язылганда ике хәрефтән тора ئ һәм ي | асында ике нокта бар | ئي |
| Ү, У хәрефе | و | و | ئو | аерым язылганда ике хәрефтән тора ئ һәм و | ئو | |
| О, Ө хәрефе | ۇ | ۇ | ئۇ | аерым язылганда ике хәрефтән тора ئ һәм ۇ | өсендә сүкүнле(өтер) бар | ئۇ |
| Ы, Е, Э хәрефе | ىُ | ىُ | ئىُ | аерым язылганда бер хәрефтән тора ئ. ئ хәрефе һәр сузыкны башлаганда языла | сүз алдында язганда хәмзәле, сүз уртасында һәм азагында сүкүнле. йа ىُ хәрефе ике ноктасыз. | ئ яки ئىُ |
Тәнкыйть
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Алынма сүзләрдә кулланыла торган ع, ظ,ض,ذ,ح,ث хәрефләре алыштырына һәм кулланылмый.
| ع | ظ | ض | ذ | ح | ث |
|---|---|---|---|---|---|
| Гәйн | За(калын) | З(Д)ад (калын) | Ирен-теш Ҙәл | Ха | Ирен-теш Ҫә |
Син س хәрефе белән әйтелеше буенча төрле булган ص, ث, س хәрефләрен билгелиләр.
За ز хәрефе белән әйтелеше буенча төрле булган ز, ذ, ظ, ض, хәрефләрен билгелиләр.
Та ت хәрефе белән төрле калынлыкта булган ت, ط хәрефләрен билгелиләр.
Ха خ хәрефе белән әйтелеше буенча төрле булган خ,ح хәрефләре билгеләнә.
Гәрәб-Фарсы алынма сүзләрне язганда кыенлыклар тудыра яңа имлә, чөнки Иске имләдә исә ничек асыл нөсхәдә кеби языла алынма сүзнең имля кагыйдәсен саклап калып. Иске имлядә график принцип эшли, ә Яңа имлядә фәкать фонетик принцип. Ошбу яңа имләдә график принцип юк. Яңа имләдән аермалы буларак исләһәтле яңа уйгур язуы аерым Ү, Ө, Й, Ы, И хәрефләрен аерым билгелий.
Тагын Кара
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Мисаллар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]بولات سۇلەيمانۇۋنىڭ شيغىيلەرىن سىزنېڭ ئيغتيبارغا تەقديم ئيتەم
مين قايتيرمين
ياسەسەم دە توكەي قازاندا،
يۇرىسەم دە ئيدىل يارىندا، -
توغان جيرىم
سىبىر قۇچاغىما،
بىر قايتىرمىن ئەلى تاغىن دا.
تۇرمىش ئۇزى ميڭا بېلېم بيرە
تايغالاردە يوللار سھبىرلىق.
ئە سين، جىرىم قايتما سىبىرگە،
بولسھڭ ئەگەر
بورانىندا كومىلىپ قالىرلىق.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- ↑ 1,0 1,1 1,2 М. З. Закиров Төрки-татар язуы. Тарихы, шартлары, мөстәкъбәлеләре.(Тюрко-татарское письмо. История, состояние, перспективы Инсан-нәшрият йорты Мәскәү 2005.
- ↑ Җ. Зәйнуллин. Гарәп язуы нигезендә татарча әлифба (үзлегеннән өйрәнүчеләр өчен).- Казан. 1989. 73б
- ↑ Х.Курбатов «Татар теленең алфавит һәм орфография тарихы». Татарстан китап нәшрияты. Казан. 1960 134б.