Яңа суфичылык

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Яңа суфичылык latin yazuında])
Яңа суфичылык (Бөтендөнья суфичылыгы) символы — канатлы йөрәк

Яңа суфичылык, неосуфизм, шулай ук көнбатыш суфичылыгы яки универсаль суфичылык (ингл. Universal Sufism) — Көнбатыштагы дини юнәлеш. Аның тарафдарлары үзләрен суфилар дип саный, әмма чынлыкта, алар исламга караганда, Көнбатыш эзотеризмы(рус.) белән күбрәк бәйләнештә [1].

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәзрәт Инайәт Хан
Идрис Шаһ

1910 елда Һиндстаннан АКШка күчеп килгән хәзрәт Инайәт Хан(ингл.) (1882—1927) яңа суфичылыкның беренче укытучысы була. АКШта Һинд дине музыкасы буенча лекцияләр бирә, Аурупага күчкәч, универсаль суфичылыкның рухи укытучысына әйләнә, «The Sufi» («Суфый», 1915) журналына, суфичылык орденына (1916) һәм суфичылык хәрәкәтенә (1923) нигез сала[2]. Инайәт Хан сүзләренчә, «Суфичылык — ул Ислам рухы, шулай ук барлык дин һәм фәлсәфәләрнең чиста асылы»[3].

Яңа суфичылыкның икенче мөһим юнәлешенә нигез салучы — Идрис Шаһ(ингл.) (1924—1996). Инайәт Ханнан аермалы буларак, ул зур төркем тарафдарлары белән җитәкчелек итәргә алынмый, нигездә, аларны үзенең китаплары ярдәмендә формалаштыра. Китаплары Шаһ үлеменә кадәр 12 телгә тәрҗемә ителә һәм 15 миллион данә тираж белән сатыла. Ләкин «суфичылык хакыйкатенең һәр диннең йөрәгендә ятучы нигез булуы»н аңлатуда Идрис Шаһ белән Инайәт Хан бердәм фикердә була [3].

Ислам белеме кысаларында XVIIIXIX гасыр суфичылык орденнарының Көнбатыш белән бәйле булмаган билгеле бер төркеме дә яңа суфичылык дип аталырга мөмкин[1]. Тикшеренүчеләр шулай ук чиста ислам суфичылыгы белән Көнбатыш суфичылыгы арасында ятучы арадаш яңа суфичылык төркемен дә аерып күрсәтә[4].

Дин тоту[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәрәкәтне рухи укытучы — пир җитәкли. Универсаль суфичылык пирлары Инайәт Хан гаиләсеннән килеп чыга. Иман символы — йолдыз һәм ай белән канатлы йөрәк. Хәзер дөньяда универсаль суфичылыкның 4 гыйбадәтханәсе бар: Катвейкта(ингл.) (Нидерланд), Нью-Йорк штатында, Вашингтон штатында (АКШ) һәм Кейптаунда (КАҖ).

Универсаль суфичылыкны тотарга теләгән кешеләр, диннәренә бәйсез рәвештә, кабул ителә һәм мөрид (укытучы шәкерте) җитәкчелегендә рухи багышлау узарга тиеш. Үтәлергә тиешле төп дини эшләр — гыйбадәт кылу (иртәнге, көндезге, кичке, махсус), гомуми гыйбадәт (төрле диннәрнең изге китапларыннан өзекләр уку), зикер, вазифа (Ходай исемнәрен кабатлау), муракаб (медитация), гомуми дөнья биюләре, дөнья турында догалар, рязат (сулыш алу күнегүләре), ураза һәм башкалар.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Universel Murad Hassil, Катвейкта универсаль суфичылык гыйбадәтханәсе

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Көнбатыш суфичылыгы орденнарының веб-битләре:

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Sedgwick, 2006, 846 бит.
  2. Sedgwick, 2006, 846-7 бит.
  3. 3,0 3,1 Sedgwick, 2006, 847 бит.
  4. Sedgwick, 2006, 848 бит.