Яңа Җир
| ...хөрмәтенә аталган | FETCH_WIKIDATA |
|---|---|
| Сәгать кушагы | UTC+04:00 |
| Җәгърафия | |
| АТБ | Архангельск өлкәсе |
| Ил | Россия |
| Мәйдан | 35,000 квадрат миль, 90,650 км² |
| ДДӨБ | 1547 метр |
| Сулык | Төньяк Боз океаны |
| Координатлар | 73.9525°N 56.34861°E |
| 0°0′0″N 0°0′0″E | |
Яңа Җир (рус. Новая Земля) — Баренц һәм Кара диңгезләре арасында урнашкан утраулар төркеме; административ ягыннан Архангельск өлкәсенең Яңа Җир муниципаль берәмлеге составына керә.
География
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Архипелаг ике зур утраудан (Төньяк һәм Көньяк) һәм күп кече утраулардан тора һәм көньяк-көнбатыштан төньяк-көнчыгышка 925 километргпа сузылган. Иң төньяк ноктасы — Зур Оран утрауларының көнбатыш утравы, иң көньяк ноктасы — Пектухов архипелагының Пынин утраулары, иң көнбатыш ноктасы — Төньяк утравының Казлар җире урымутравының исемсез борыны, иң көнчыгыш ноктасы — Флиссинген борыны (ул Аурупаның иң көнчыгыш утрау ноктасы булып та тора).
Климат
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Яңа Җир диңгез арктик климаты зонасында урнашкан. Кыш озын һәм суык булып тора, көчле (40 — 50 м/сек) җилләр һәм бураннар исүе сәбәпле Яңа Җирне әдәбияттә «Җилләр иле» дип атыйлар. Иң салкын ай (март) температурасы — — 14…— 17 °С (көнбатыш) — — 19…— 22 °С (көнчыгыш), Иң җылы ай (август) температурасы — — 2,5…— 6,5 °С. Уртача еллык явым-төшем күләме — 300—600 мм.