Яңа Үргәагар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Яңа Үргәагар latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Яңа Үргәагар
Дәүләт Flag of Russia.svg Русия
Нәрсәнең башкаласы Яңа Үргәагар авыл җирлеге[d][1]
Административ-территориаль берәмлек Яңа Үргәагар авыл җирлеге[d][1]
Почта индексы 422870

Яңа ҮргәагарТатарстан Республикасының Әлки районындагы авыл.


Географиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Үргәагар авылы Актай һәм  Кече Чирмешән елгаларының субүләренә, урман-дала зонасына урнашкан. Авылдан көньякта «Зур урман», «Умарталык», «Кырык чат» урманнары тора. Аны шулай ук көнчыгыштан «Зариф», «Албут» урманнары, төньяктан «Актай», ә көнбатыштан «Кечкенә урман» уратып алган. Үргәагар авылының ике өлеше ике исем йөртә: көньяктарак урнашканына - Иске Үргәагар, ә төньяк юнәлештәге өлешенә Яңа Үргәагар диләр.

Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-10.3 °C -10.4 °C -5.4 °C 5.5 °C 14.3 °C 19 °C 20.9 °C 18.5 °C 12.8 °C 5 °C -3.9 °C -9.5 °C 4.7 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[2]. Уртача еллык һава температурасы 4.7 °C.[3]

Этимологиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авылның «Үргәагар» дигән исеменә карата төрле риваятьләр бар. Шуларның берсендә болай диелә: Озак кына гомер кичергән карт белән карчык бервакыт инеш буена төшкәннәр. Сүз ара сүз китеп, бәхәскә кергәннәр. Бәхәс тә юк – бар сәбәптән чыга - әлеге инеш үргә агамы, әллә түбәнгәме. Карт әйтүенчә - түбәнгә. Карчык әйтүенчә - үргә ага.  Бәхәс барышында карчык ничектер инешкә егылып төшә һәм аның гәүдәсен агызып алып китә. Әлеге фаҗига нәтиҗәсендә авылга  Үргәагар исеме бирелә.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Иске Үргәагар авылы төзелү, ягьни беренче гаиләләр килеп урнашу вакыты XVIII гасыр урталары була. Яңа Үргәагар авылы төзелә башлау вакыты 1814 нче еллар дип фикер йөртелә.

Революциягә кадәр Яңа һәм Иске Үргәагар авыллары Казан губерниясенең Спас уезды Мораса волостена кергәннәр.Спас өязе 1,2 нче станнардан торган. Үргәагар авыллары 2 нче станның составында булганнар. Өяздә бердәнбер Спас шәһәре булган. Станның үзәге Базарлы Матакта урнашкан. Бүгенге  көндәге кебек үк, авыл халкы тулаем татарлардан торган. Авыл үзе Спас шәһәреннән 45 чакрым, ә Базарлы Матактан 5 чакрым ераклыкта урнашкан.

Промысел белән шөгыльләнүчеләр әллә ни күп булмаган. Иске Үргәагар авылында өч мич салучы булган. Миччеләр күп вакыт җәй көне кыр эшләреннән бушаган арада күрше-тирә авылларга йөргәннәр. Яңа Үргәагарда ике балта остасы булганлыгы билгеле. Алар өй тирәсендәге эшләрдә халыкка эшләп бераз гына булса да акча  эшли алганнар. Тагын бер шөгыль – баш киеме тегү. Үргәагар авылында бер генә ир-ат үз өендә баш киеме теккән. Шулай ук, яңа Үргәагар авылында фосфор шырпылары ясаганнар. Моңа фосфорның һәм агач материалларның каян алганлыгы билгесез. Эшкә үсмерләр һәм олы кешеләр ялланган. Аз гына санда булса да хатын-кызлар катнашканнар. Эшчеләр составында хуҗаның гаиләсеннән дә ике ир-ат булган. Ләкин шырпыларның сыйфатлары бик түбән булган.  Шулай да, җитештерелгән шырпылар базарларда һәм ярминкәләрдә сатылганнар. 1000 шырпы өчен бердән алып ике ярым тиен  түләгәннәр. Предприятиенең хуҗасы Зәйдеханов бер елга 100 сум керем алган. Шулай итеп, губерниядә капитализм үскән саен, авылларда да промышленность барлыкка килә.

Белем бирү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Революциягә кадәр Иске Үргәгарда (1906) һәм Яңа Үргәгарда (1916) мәчетләр каршында инде ике мәдрәсә булган. Анда төрле елларда төрлечә

70 тән 80 гәчә кадәр бала белем алган. Беренче мәдрәсәдә белемне Әсәдулла шәкерт, Гөбәйдуллин Сибгатулла, Хәлиулла, Хабибуллин Шайдуллалар, ә икенче мәдрәсәдә Исмагилов Гариф, Гөбәйдуллин Гайнуллалар бирәләр.

Авыл мәдрәсәсендә ир балалар укыганнар, ә кыз балалар абыстайга йөреп сабак алганнар. Мәдрәсәләр генә түгел, хәтта абыстайлар да  балаларга дини белемнәр генә түгел, ә дөньяви белемнәр дә өйрәткәннәр.

1919 елларда  җәдит укуы булган. Бу уку Иске Үргәагарда Садыйк Сафасы исемле кешенең өендә алып барылган. Аны Низамова Мәбсүсә әби укыткан. Ул авылда  сабак алганнан соң 1908  елдан Чистай, Иңбуби мәдрәсәләрендә,  Уфада укып беренче разрядлы укытучы исемен алып чыга, төрле җирләрдә укытып йөри. Аның истәлекләренә караганда ул  Габдулла Тукай белән бергә мәдрәсәдә укыган.

1920-1925 елларда авылга «Йолдыз» исемле бер газета килә. Атнаның бер көнендә шул газетаны мәктәптә кычкырып укыганнар.

1919 елның ахырында «РСФСР» халкы арасында наданлыкны бетерү турында» махсус карар кабул ителә. Әлеге карардан соң олы яшьтәге кешеләрне укырга-язарга өйрәтә башлыйлар һәм аларга «грамоталы» дигән язу бирәләр. Бу эшне Үргәагар авылында активлар, комсомоллар һәм укытучылар оештырганнар. Укыту иртәнге җидедән кичке унга кадәр барган.

Үргәагар мәктәбенең элеккеге бинасы 1929 елда салына башлаган. Ул вакытта әле башлангыч мәктәп кенә булган.

Халык саны[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

112 хуҗалык исәпләнә. Анда 358 кеше яши. Шуларның 52 се мәктәп укучылары, 16 мәктәпкәчә яшьтәге балалар, 186 эш яшендәгеләр, 104 картлар.

Социаль тармак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авылда җирле үзидарә Советы эшли.

Балалар бакчасы эшли. Анда 7 бала йөри.

Фельдшерлык пункты халыкка хезмәт күрсәтә.

Авыл яшьләренә мәдәният йорты эшли. Анда төрле кичәләр, бәйрәмнәр оештырыла.

Китапханә бар. Фондында 4900 том.

Икътисады[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Кызыл Шәрык Әлки» ачык акционерлык җәмгыятенең Үргәагар бүлекчәсе эшли. Нәселле таналар үрчетәләр. 1 ферма. 430 баш тана исәпләнә.

1 кибет эшләп тора.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.