Яңа Әлем

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Яңа Әлем latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Яңа Әлем
Җәгърафия
АТБ Яңа Әлем авыл җирлеге
Ил Русия
ГАТОБК коды 92205000031 Edit this on Wikidata
ГМБТК коды 92605434101 Edit this on Wikidata
Пучты индексы 423762 Edit this on Wikidata


Яңа Әлем (рус. Новое Алимово) - Татарстан Республикасының Актаныш районындагы авыл.

Авыл Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

XVIII гасырның беренче яртысында нигез салына. Тарихи хикәяттә бу вакыйга күпкә борынгырак дәвергә күчерелә һәм түбәндәгечә бәян ителә:

Яңа Әлем авылында 11нче буын кешеләр яши. Димәк, авылның оешу чоры чама белән 1450-1500 елларга туры килә. Зиратта шундый язулы таш кисәге табалар: “Күп масаиблар күрү илә...(язу җуелган) 1610 саниди... вафат булди...”.

Авыл утырган урын тоташ катнаш урман белән капланган була, кыр урталарында, чокыр-чакырлы урыннарда эле дә ялгыз тирәкләрнең яки оеш-оеш куакларның булуы чыннан да моның шулай икәнлеген раслый шикелле.

Беренче булып авылга Әлем исемле кеше күчеп килә һәм үзенә урынны табигатьнең матур җиреннән – “Ике су арасы” дип йөртелгән җирдән сайлый. Ә ул күчеп килгән авылны (күченеп килүчеләрдән элекке урында калганын), Әлемнәр нәселеннән өлкәнрәге калганлыктан, Иске Әлем дип, кечерәген – күчеп килгән авылны Яңа Әлем дип атый башлыйлар. Авылларда хуҗалыклар саны ишәя башлагач, иген үстерер өчен басулар күбрәк кирәк була башлагач, урманнарны кисү күбәя.

Әлеге юллардан күренгәнчә, 11нче буын хакында искә алына. Фәндә кабул ителгәнчә һәр буынга 25 яшь бирсәк һәм 11гә тапкырласак, 275 саны килеп чыга; ул санны бүгенге ел исәбеннән алсак, 1735 елга юлыгабыз.

XVIII-XIX гасырларда авылның халкы асаба һәм типтәр катлауларына бүленә, игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә. 1773-1775 елларда булып узган Крестьяннар сугышында аның вәкилләре Е.И.Пугачев явында катнаша.

XVIII гасыр ахырында ук Яңа Әлем ул заман өчен хәтта губерна күләмендә дә бик сирәк күренеш булган иң эре авылларның берсенә әверелә; волость үзәге булмаса да, халык саны буенча күп кенә волость үзәкләрен узып китә: 1795 елдаир-атлардан гына да 373 кеше теркәлә.

1870 елда авылда 248 хуҗалыкта 1349 кеше (682 ир заты һәм 667 хатын-кыз) яши, мәчет эшли.

1882 елның сентябрендә Яңа Әлемдә рус-башкорт мәктәбе ачыла. Беренче укытучы (мөгаллим) итеп Оренбург татар укытучылар мәктәбен тәмамлаган, авылның указлы мулласы Лотфулла хәзрәт Мансуров билгеләнә. Ул берара Диния нәзарәте мөфтиенең ярдәмчесе вазифаларын башкара, полк мулласы дигән хәрби дәрәҗәгә ия булуы да мәгълүм. Беркадәр вакыттан хәзрәтнең балалары Фәридә, Гафифиә, Гөлчирә (булачак юрист, Һади Такташка кияүгә чыга, шагыйрь аларга кунакка кайтып йөри), Хәнәфи, Хаккый, Фәйзерахман, Хәерланам да шул ук мәктәптә укыталар. 1884 елның 1 гыйнварында анда 40 малай, 1885 елда 85 малай укый. Мәктәпне тоту өчен елга дәүләт казнасыннан – 400 сум, мөгаллим-муллага 96 сум түләнә. 1891 елда мәктәп өчен бина төзелә (моңарчы ул хәзрәт өендә эшләп килә, укыту анда 1917 елгы Октябрь революциясенә кадәр дәвам итә).

XIX гасыр ахырында – XX гасыр башында Яңа Әлем зур тизлек белән үсә; 1870-1906 еллар аралыгында хуҗалыклар саны 134кә, халык саны 473 кешегә арта: 1906 елда 382 хуҗалыкта 1822 кеше (1038 ир заты һәм 784 хатын-кыз) исәпләнә.[1] Халыкның ишәюенәтиҗәсендә мәхәллә икегә бүленә һәм 1909 елда бер мәчет төзелә. Беренче мәхәлләнең мәчете – Актаныш ягында, икенче мәхәлләнең мәчете хәзерге авыл клубы урнашкан урында була. 1906 елда җәдит мәдрәсәсе ачыла. 1917 елгы Октябрь революциясе алдыннан авылда 2 мәчет, мәдрәсә, мәктәп, кредитлау җәмгыяте, 2 җил тегермәне, 4 ярма яргыч, тимерчелек, 3 бакалея кибете, 3 икмәк саклау-сату кибете эшли; авыл җәмәгатенең имана җире 6664,1 дисәтинә тәшкил итә.

Яңа Әлем кешеләре торган саен сәүдә мөнәсәбәтләренә күбрәк тартылалар. Хәзер инде Минзәләнең 2нче гилдия сәүдәгәре Зариф Хәлфинның Актаныштагы кибетләре генә ихтыяҗны үтәп җиткерә алмый, авлдагы аерым затлар да үз йортларында кибет-лавкалар ачып җибәрәләр. Шуларның берсе Закирҗан Фәхретдинов була. Ул Актаныштагы сәүдәгәрләр Митьян Мәҗитовтан һәм Шагали Мөхитовтан көнкүреш өчен кирәкле товарлар алып кайтып сата. Аның вафатыннан соң бу эшне хатыны Гафифә дәвам иттерә.

Яңа Әлемдә иң күп халык яшәгән чор 1913 елга туры килә (2599 кеше): 1906 елдан соң узган 6-7 ел эчендә халык саны 777 кешегә арта.

1920 елга кадәр Яңа Әлем Уфа губернасы Минзәлә өязенең Актаныш волостена керә.

1917 елгы Октябрь революциясен авыл халкы бертөрле генә кабул итми. Яңа Әлемнәр Гражданнар сугыш, сәнәкчеләр фетнәсе белән бәйле вакыйгалардан һәм 1921-1922 еллардагы булган ачлыктан зур зыян күрәләр. Сәнәкчеләр Карабаш ягыннан килеп, авылга кергәч тә, иң элек комсомолларга, большевикларга һәм аларга теләктәшлек итүчеләргә, укытучыларга, совет хезмәткәрләренә карата җәза чаралары үткәрәләр. Алар бу вакытта башлангыч мәктәптә укытып йөргән Фәридә Мансурованы (Лотфулла хәзрәт кызын) һәм Сарман мулласы кызын тотып алалар, советча укытуда гаепләп, аларны урам буйлап тачклар белән кыйнап, мәсхәрәләп йөртәләр. Озакламый Иске Әлемгә кызыллар отряды килеп җитә; ике арада бәрелеш була, сәнәкчеләр җиңелә.

1922-1927 елларда укыту дүртьеллык мәктәптә алып барыла. Укытучылар булып Миргазиян Харрасов (Колын авылыннан), Габдрахман Шириязданов, Шәмгый Закирова, Мәликә Шәмгулова, Габдрәхим Шириязданов, Каис Закиров эшлиләр. 1929 елда ШКМ (Крестьян яшьләре мәктәбе) оештырыла. Шул ук чорда авылдан утызлап хуҗалык бүленеп чыгып, 6 км чамасы ераклыкта Тимеркул дип исемләнгән чокыр буена урнашалар һәм күмәкләшеп җир эшкәртү ширкәте төзиләр. 1929 елда күмәкләштерү хәрәкәте башлангач, алар күмәк хуҗалык оештыралар һәм аны “Тимеркул колхозы” дип атыйлар.

Яңа Әлемдә дә күмәкләштерү башлана. 1929 елда оешкан күмәк хуҗалык тарала һәм озакламый (1930 елда) “Кызыл көч” колхозы төзелә. Әлеге вакыйга барышында Бакир Ишмитов, Уйкай Мансуров, Имамгали Ишмитов, Гафетдин Баһаветдинов, Шаһит Гафетдинов, Хафиз Вабиков, Муллым Бикмөхәммәтов, Касыйм Ишмитов, Әбүгали Ишмитов, Фатих Гобәйдуллин, Зәки Вабиков, Габдулла Гобәйдуллин, Гани Бикмөхәммәтов, Миргаяз Мөхәммәтов, Гани Газизов, Фазлый Галимов, Әнвәр Зарипов, Хәсән Гобәйдуллин мал-мөлкәтләреннән мәхрүм ителәләр.

Мәгълүм булганча, ул елларда колхозларны җитәкче кадрлар белән ныгыту өчен шәһәрләрдәге, завод-фабрикалардагы алдынгы эшчеләрнең бер отрядын, ягъни “егермебишмеңчеләрне”, авылларга, күмәк хуҗалыкларга җибәрәләр. “Кызыл көч” колхозына әнә шул “егермебишмеңчеләр”нең берсе, Баку эшчесе Ишмөхәммәтов килә. Ул берничә ел күмәк хуҗалыкны җитәкли. Авыл советының беренче рәисе Әнвәр Ялалов була.

Шул ук вакытта дингә каршы көрәш көчәя, мәчетләр ябыла, аларның манаралары киселә. 1935-1936 елларда югары очтагы мәчетне клуб сыйфатында файдалана башлыйлар. 1930 елларда түбән оч мәчетендә балалар укыталар.

1931 елда колхозга беренче трактор кайта. Әдият Хәбибуллин алып кайткан “Фордзон” маркалы бу тракторларны карарга бөтен авыл халкы җыела. Хатын-кызлардан да механизатор кадрлар үсеп чыга башлый. Шундыйларның беренчесе – Яңа Әлемгә килен булып төшкән комсомолка Мөсаллия Нургалиева; ул 1933-1935 елларда хатын-кызлар арасында алдынгы тракторчы буларак таныла.

1933 елда уку өе (изба-читальня) оештырыла. 1934 елда мәктәп җидееллык укытуга күчә.

Бөек Ватан сугышы фронтларына Яңа Әлем авылыннан 485 кеше китә, шулардан 296 кеше яу кырларында ятып кала, 98 кеше хәбәрсез югала.

1949 елда “Кызыл көч” колхозын Тәкый Төхбәтуллин җитәкли башлый. Ул идарә иткән дәвердә күмәк хуҗалык республика күләмендә соклангыч казанышларга ирешә. 50нче елларда “Кызыл көч”кә Иске Әлем, Тимеркул хуҗалыклары кушыла. 1963 елдан соңгы дистә еллыкларны бер-бер артлы Гадел Сәлахетдинов, Ринат Гаянов, Филүс Гаязов, Әфка Сәрваров җитәкчелек итәләр.

1976 елда урта мәктәпнең яңа бинасы файдалануга тапшырыла. 1985 елда ике катлы универсам калкып чыга (2009 елда реконструкция үткәрелеп, икмәк пешерү комбинаты итеп үзгәртелә). 1995 елда мәчет төзелә, Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә яңа һәйкәл ачыла; шул чорда газ кертелә. Соңгы елларда хуҗалык “Башак” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте итеп үзгәртелә. 2001 елдан аның директоры – Хәлил Хуҗин.

2002 елда уздырылган халык санын алу вакытында 421 хуҗалыкта 1281 кеше теркәлә.

Авылда бик күп төрле урыннарны бүгенге көндә дә бик күп төрле атамалар белән йөртәләр. Мәсәлән, “Дегет тау чатыры”, “Җирән бүләге”, “Бурнаш”, “Коры каен сызасы”, “Караңгылык сызасы”, “Краснов буасы-рус буасы”, “Мәчет аршасы”, “Нәскәй коесы”, “Камчау”, “Ает буе” һәм башкалар.

Боларның күбесенең тарихын хәзерге буын кешеләре, бигрәк тә яшьләр белмиләр дә. Ә бит аларны белү һәркем өчен кызыклы. Авылның үткәне белән чагыштырганда, аларның тарихын белү өчен топонимия (нинди дә булса географик атамаларны тикшерә торган фән) буенча махсус курслар белү соралмый.

Авыл зураю белән, җир җитми башлаган. Ә тирә-яктагы җирләргә Куян, Солтангол авылы кешеләре хуҗа булганнар һәм Яңа Әлем кешеләренә бирергә теләмәгәннәр. Еш кына җир өчен сугышлар булып торган, хәтта кешеләрнең үлү фактлары да кабатланган. Шуннан соң кешеләрдә терлекчелек һәм һөнәрчелек белән шөгыльләнү арта. Авылдан ерак булмаган урында дегет кайнату эшен оештырып җибәргәннәр. Менә шуннан инде бу урынны “дегет күле чыга торган җир” дип йөрткәннәр. Вакытлар үтү белән, елганың суы кибә һәм коры чокырга гына әверелеп кала. Шуннан соң бу урынны “Дегет күле чокыры” дип йөртә башлыйлар.

Шулай да зур күпчелек игенчелекне ташламый әле. Ә бу өй түбәләрен салам белән ябарга мөмкинлек бирә. Терлекчелек белән шөгыльләнүчеләр исә, өй тәрәзәлеге өчен карындык, киндер сугар өчен җеп әзерләргә йон бирәләр. Шулай итеп кешеләрнең тормыш-көнкүрешләре заманына күрә рәтләнә бара.Авылга беренче мәртәбә керосин 1860 елда кайтарыла. Халык аны башта ничек файдаланырга белми җәфалана. Кием тегү өчен бердәнбер материя - киндер була. Ә аякларда - юкәдән үрелгән чабаталар. Юкәне авылдан шактый еракта урнашкан урманда хәзерлиләр. Юкәдән эшләнгә чыпта, мата мәгънәсен гарәп сүзе “Бурия” аңлата. Хәзер менә шушы чыпта үрергә юкә каезлаган урынны “Бурнаш” диеп йөртелүен “бурия” сүзенең әнә шул вакытлардан үзгәрә-үзгәрә килгән нәтиҗәсе дип карарга булыр иде. Электән килүче атамаларда, гомумән, гарәп-фарсы сүзләренең теге яки бу күләмдә халык тарафыннан үзгәртелгән формалары еш очрый (мәсәлән , “Җирән бүләге”, “Камчау” һәм башкалар).

Бераз соңрак, илдә промышленностьның үсүе белән, бакырчылар, кургашчылар, кирпеч сугучылар килеп чыгалар. Кирпеч сугучылар Яңа Әлем якларында да булалар һәм авылдан ерак булмаган елга буена урнашып, үз эшчәнлекләрен башлыйлар. Кирпеч өчен балчык казып алынган урында чокыр барлыкка килә. Вакытлар үтү белән елганың суы кибә һәм ул шушы чокыр эчендә генә җыелып кала. Менә шушы чокырны кирпеч җитештерүчеләрнең җитәкчесе Краснов фамилиясе белән “Краснов буасы” яки аның милләтенә карап “Рус буасы” дип йөртә башлыйлар. Бу урын әле дә шулай атала. Хәзер әлеге урында кешеләрнең иң яратып эчә торган “Зимский” дип йөртелә торган кое барлыкка килә. Мөселман динен тотучыларга да Краснов –рус динендәге кеше тарафыннан ясалган чокырдан чыккан су – шифалы икән тагы!

“Бәкер күпере”, “Караңгылык сызасы”, “Коры каен сызасы” һәм башка атамалар да шушы нигездә килеп чыккан. “Җирән бүләге” атамасының ничек килеп чыгу тарихын белү авыррак. Азербайҗан язучысы Байрам Байрамовның “Красавицей я не была” исемле повестенда Җирән бүләге - Болан чишмәсе мәгънәсендә аңлатыла (Олейний родник). Булак сүзенең безнеңчә чишмә мәгънәсен белдерүе дөрес. Бу – фарсы сүзе. Казандагы Болак елгасының исеме дә, бәлки, шуннан алынгандыр. Ә безнең яклардагы сусыз аланны ни өчен шулай атаганнар - әлегә билгесез.

Авылда игенчелек, терлекчелек белән бергә һөнәрчелекнең дә килеп чыгуы һәм үсә баруы җитештерелә торган продукциянең артуына китерә. Ә арткан продукцияне базарга чыгарырга кирәк була.1775-1780 елларда Татарстанның Чистай өязенең Минзәлә шәһәре үзенең ярминкәләре белән атаклы була. Аның ярминкәләренә Башкортстаннан, Уралдан, хәтта Себер якларыннан киләләр. Яңа Әлем кешеләре дә бу ярминкәләргә үзләренең киндер, тула, тире, икмәк һәм терлекчелек продуктлары белән катнашалар. Ярминкәләрнең, базарларның киңәюе кешеләр арасында көнчелек тойгыларын уяталар. Алар арасында ничек тә бер-береннән малны күбрәк туплау һәм базарга мулрак продукция чыгару теләген көчәйтәләр. Ә бу исә, үз чиратында, берәүләрнең баюына, икенчеләрнең ярлылануына китергән. Шулай итеп, авылда катлаулар барлыкка килә. Авылның бер өлеше җирсез кала. Андый кешеләрне “типтәрләр” дип атый башлыйлар. “Типтәрләр” өчен бер урыннан икенче урынга күчеп йөрү хас. Бу чорларда рекрутлар (гаскәрләр) хезмәте гаять авыр һәм озак сроклы (20-25 ел)була. Гадәттә, һәр 80-100 хуҗалыктан 1 кеше, ә сугыш чорларында һәр 20 хуҗалыктан 1 кеше ала торган булганнар. “Типтәрләр” исә солдат хезмәтеннән азат ителгәннәр.

Авылда “типтәрләрдән”кала “башкортлар”, “кыргызлар”, “мишәрләр” дип төркемләнеп йөртелгән халыклар яшәгән. Хәзер дә үз исемнәре булуга карамастан, кайбер урамнарны иске гадәт буенча “Типтәр урамы”, “мишәр очы” дип атап йөртү әнә шул ерак чорлардан калган.

Авылда төрле катлау кешеләре барлыкка килүдә диннең роле бәхәссез зур булган, билгеле. 1773 елда хөкүмәт тарафыннан “Диннәрне кысмау” турында Указ чыгарылу барлык диннәргә, шул исәптән мөселман диненә дә, аерым яшәү хокукы бирә. Мөселман динчеләренә мәчетләр генә түгел, ә алар каршында мәктәпләр дә салу рөхсәт ителә. Бу иркенлек, билгеле, Яңа Әлем динчеләренә дә йогынты ясамый калмый.

Авылның үзендә укый-яза белүче булмаганлыктан, муллалыкка Уфа губернасыннан Ишмит исемле зур гына яшьтәге кеше чакыртыла. Авыл ике мәхәлләгә бүленә. Бер мәхәлләнең мәчете Актаныш ягында, икенче мәхәлләнең мәчете хәзерге клуб урнашкан урында була. Ишмит мулла бер мәчеттә, ә аннан соң Ишмитнең улы Габдрахман икенче мәчеттә муллалык итә башлыйлар. Бу ике мәхәллә өстенә, Гобәйдулла хәзрәт һәм аның малайларының мәдрәсәләре дә булу авылның инде бу чорларда шактый зураюын күрсәтә. Тимеркул авылы аерылып чыкканчы, авылда 670кә якын хуҗалык була. Әмма аларның күбесе ярлылыкта, авыр тормышта көн күрә. Чөнки бөтен байлык авылның бер төркем байлары – Бәкер, Лотфулла, Имамгали һәм башкалар кулына тупланган була. Бу байларның һәрберсе икешәр тегермән тотканнар, дистәләгән ярлыларны яллы хезмәтче итеп асраганнар. Ә дин әһелләре исә ярлыларны үз хуҗаларына буйсынырга, бу дөньяда күргән газапларның “теге дөньяда” муллык, байлык һәм рәхәтлек булып кире кайтачагына ышандырганнар, аларның буйсынып хезмәт итүләрен изге эш дип тәкъраганнар.

Крестьяннарны мәңге караңгылыкта һәм наданлыкта тоту өчен кулларыннан килгәннең берсен дә кызганмыйлар алар. Габдрахман мулла, мәсәлән, “кызлар өчен яза белүнең кирәге юк, укый белсәләр бик җитә” дигән караштан чыгып, мәдрәсәләрдә тузга язмаган, беркемгә дә аңлашылмый торган нәрсәләрне ятлатуны өстен күргән.

1905-1906 елларда хәзерге К.Маркс урамының мәктәпкә каршырак урынында (Кәнделов Сәгыйтләр тирәсе) җәдитчә мәдрәсә ачыла. Монда авылның байларыннан берсе Лотферахман хәзрәт укыта башлый. Үзе бай булгач, мәдрәсәнең исеме “яңача” дип аталса да, укыту барыбер искечә кала бирә. Ул да байларны күккә чөя, ярлыларны аларга буйсынырга өнди.

Шулай итеп, беренче рус революциясен Яңа Әлем кешеләре дә эчкән сулары бер булса да, төрлесе төрлечә яшәештә каршы ала.

Революция ялкынын авылда дөрләтүчеләр - Октябрь тудырган яңа буын кешеләре – беренче коммунистлар, комсомоллар булдылар. Менә аларның кайберләре: Янгир Газманов, Минкәй Агапов, Әнвәр Ялалов һәм башкалар. Утлы, давыллы көннәрдә дә, башларын куркыныч астына куеп. авылдашларына ирек, азатлык һәм бәхет алып бирү өчен, көрәшүчеләр дә, Бәкер Мулләхмәт кебек кулакларның җирләрен тартып алып ярлы-крестьяннарга өләшүчеләр дә шушылар булганнар. Билгеле, алар авылдашларына, ярлы кешеләрнең иң активларына таянып, аларның ярдәме белән эшләгәннәр.

Авылда комсомол оешмасы төзелгәч, 1920 елда, беренчеләрдән булып Хәниф Әзһәмов, Зәйтүнә Әзһәмова, Мостафа Кирамов һәм башка бик күп кенә яшьләр керәләр. Комсомолларның, коммунистларның беренче ярдәмчеләре буларак, яшьләрне оештыруда, халыкны агартуда зур эш алып баралар. Еш кына кичәләр оештырыла, ураза, корбан һәм башка дини йолаларга каршы лекцияләр укыла, концерт, спектакльләр куела.

Әмма кешеләргә аң-белем бирү өчен, барыннан да элек аларны укыту кирәк. Заманында “җәдитчә” укыган, аннары үзлегеннән укырга-язарга өйрәнгән Шәмсегали Мәрвәнов авылда беренче булып, укытучылык эшен башлап җибәрә. Анда яшьләрдә, картлар да укырга, язарга өйрәнә башлыйлар. Мәктәп булмаганлыктан, дәресләр зуррак өйләрдә, клубта алып барыла.

Беренче комсомол члены һәм авылда яңалык өчен актив көрәшче буларак, Мостафа Кирамовны Минзәлә коммуна мәктәбенә укырга җибәрәләр. Ул 90 курсант арасында иң алдынгы укучыларның берсе була. Аның белән бергә хатын-кыз активистка Тайфа Имамова да укый. Ләкин ниндидер сәбәпләр белән, ул укуны ташлап кайта. Ә Мостафа укый бирә. Кышкы каникуллар чорында бер төркем курсташлары белән Мостафа да авылга кайтмый, Минзәлә өязләре авылларында лекцияләр укып, сәхнә хезмәте күрсәтеп, халыкны агартырга кала. Әмма дошман әле дә дөмегеп бетмәгән иде. Шулай бервакыт, Минзәлә өязенең Колын авылы сәхнәсендә спектакль куйганда, Мостафаны әнә шул дошман иярченнәре мылтыктан атып үтерәләр.

Сугыш елларында[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бөек Ватан сугышына Яңа Әлемнән 473 кеше китә. Зур көрәш юлында авылның 198 кешесе Ватан хакына башларын салалар, ә 98 кеше хәбәрсез югала. Җиңеп кайтучы 177 кеше арасында илебез орденнары һәм медальләренә лаеклылар да шактый була. Яңа Әлемнең батыр уллары арасында 19га якын орден, ә төрле медальләр белән бүләкләнгәннәре 92 кеше.

Бүгенге көндә авылыбыздада Бөек Ватан сугышында катнашкан бер генә ветеран исән, ул - Фәхертдинов Мирзаян бабай.

1946 елда авылда ятимнәр йорты ачыла. Аның җитәкчесе итеп Нәҗип Газизов билгеләнә. Ятимнәр йорты арасында тәрбияләнүчеләр арасында яраткан җырчыбыз Әлфия Авзалова да була. Сугыштан соңгы авыр елларда да авылыбыз халкы сынатмый. Киләчәк көнгә өмет белән карый. Авылыбызда бигрәк тә 70-80 елларда зур төзелешләр алып барыла. Шул елларда икешәр катлы мәктәп, клуб, балалар бакчасы, идарә йортлары төзелә. Колхоз рәисе булып Сәләхетдинов Г.К.эшләгән еллар була бу. Амбар, фермалар, машина-трактор парклары да нәкъ шул елларда калкып чыга. Бүгенге көндә авылыбызның уртасында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә һәйкәл тора. Аннан беркайчан да чәчәкләр өзелми. Авыл халкы иле азатлыгы өчен батырларча ятып калган улларын онытмый.

Бүгенге көндә авылдагы 400 дән артык хуҗалыкта 1300 кеше яши. Ике катлы балалар бакчасы, ике катлы мәктәп, ике катлы идарә йорты, ике катлы мәдәният йорты гөрләтеп эшли. Балалар иҗат үзәгендә йөзгә якын бала бию, фортепиано, рәсем, шаһмат, баян серләренә төшенә. Спорт мәктәбендә республикабыз данын киләчәктә яклаячак көрәшчеләр әзерләнә.

Мәгариф[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авылда Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе урнашкан[2].

Шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Чагыштыру өчен: 1906 елда Яңа Әлем кергән волостьның үзәге Актанышта 249 хуҗалыкта 1292 кеше – 657 ир заты һәм 635 хатын-кыз яши.
  2. Новоалимовская основная общеобразовательная школа

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]