Яһүд Искариот
Яһүд Искариот | |
---|---|
Туган | билгесез Кериоф, Яһүдәя |
Үлгән | 30-еллар Иерусалим |
Үлем сәбәбе | асып үтерү[d][1] һәм черепно-мозговая травма[d][2] |
Милләт | яһүд |
Ватандашлыгы | Иудея[d] |
Һөнәре | вәгазьче |
Ата-ана |
|
Яһүд Искариот (яһүд. יהודה איש קריות, ʾîš-qərijjôt, Симон улы Яһүд) — христианлыкта Гайсә Мәсихнең унике апостолының берсе, утыз көмеш тәңкә хисабына аңа хыянәт иткән кеше.
Инҗилдәге тарихы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Башка апостоллар белән бергә чакта Яһүд акча эшләре өчен җаваплы булган. Соңрак Гайсә утыз көмеш тәңкә (сикль яки тетдрахма) хисабына хыянәт итә.
Гайсәгә тәрегә асып үтерергә дигән хөкем чыгарылгач, Яһүд, гөнаһ кылганын аңлап, тәүбә итә һәм 30 тәңкәне каһиннәргә кире кайтарып: «Гаепсез җанга хыянәт итеп, гөнаһлы булдым», - ди. Тегеләр исә аңа: «Безгә шуннан ни булган?» - диләр. Акчаны Гыйбадәтханәдә калдырып китеп, Яһүдә асылынып үлә (Маттай, 27:5).
Яһүд Искариот хыянәт кылгач һәм үз-үзен үтергәч, Гайсәнең укчылары Яһүд урынына башка апостолны сайлап куярга булалар. Ике намзәттән – Барнаба дип йөртелүче Йосыф һәм Матиастан – җирәбә буенча соңгысы сайлана. Бу турыда Апостолларның эшләре китабында хәбәр ителә.
Яһүднең исеме (татар телле әдәбиятта күбрәк Иуда буларак билгеле) хыянәтчеләрне атау өчен уртаклык исем буларак кулланыла башлый. Риваят буенча, аңа утыз тәңкә түләгәннәр, бу сумма хыянәтчегә тиешле әҗер символы буларак кулланыла. «Яһүднең үбешүе» исә иң югары дәрәҗәдә мәкерлекне белдерүче идиомага әверелә.
Оста телле Иоанн сурәтләве буенча, Яһүд, башка апостоллар кебек үк, могҗизалар кыла алган: җеннәрне куган, үлгәннәрне терелткән, авыруларны савыктырган. Әмма ул Күк патшалыгыннан мәхрүм калган.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Judas dans la littérature, des origines du christianisme au 20 siècle (Jacqueline SAYERLE) 2006 елның 8 октябрь көнендә архивланган.(фр.)
- Et si Judas n’avait pas trahi Jésus ? 2007 елның 11 март көнендә архивланган. 17 siècles après … la vérité sur la vraie personnalité de Judas(фр.)
- Иуда Искариот 2007 елның 7 сентябрь көнендә архивланган. и «Евангелия от Иуды». Паасо В. Т. (рус.)
Мастер һәм Маргарита романы |
|
---|---|
Персонажлар |
Мастер • Маргарита • Воланд һәм аның иярченнәре (Азазелло • Фагот (Коровьев) • Мәче Бегемот • Гелла) • Михаил Александрович Берлиоз • Иван Бездомный • Степан Богданович Лиходеев • Григорий Данилович Римский • Иван Савельевич Варенуха • Никанор Иванович Босой • Алоизий Могарыч • Мастер романы персонажлары: Иешуа Га-Ноцри • Понтий Пилат • Яһүдә • Каифа • Афраний • Марк Крысобой • Левий Матвей |
География | Александров бакчасы • Начар фатир • Патриарх күлләре • МАССОЛИТ • «Варьете» Театры • Профессор Стравинский клиникасы • Яһүд иле • Грибоедов рестораны • Бакча-Аквариум • Ялта |
Куелышлар | 1972 ел, ГФР • 1972 ел, Югославия-Италия • 1989 ел • 1994 ел • 2005 ел • |
- ↑ Маттай Л. εὐαγγέλιον κατὰ Μαθθαῖον
- ↑ Деяния святых апостолов