Җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять
| Җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять | |
|---|---|
| Кыскача исем | PLC, ООО, sp. z o.o.[1], SARL, kft., ҖЧҖ, ҶДММ һәм SRL |
Җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять (ҖЧҖ) — шәхси чикләнгән җаваплылыклы җәмгыять формасы. Ул финанс яктан үтә күренмәле оешма, ул партнерлыкны һәм җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьне (ҖЧҖ) берләштерә[2].
Җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьне гражданнар да, юридик затлар да гамәлгә куя ала. ҖЧҖнең устав капиталы анда катнашучылар керткән кертемнәр бәясеннән тора һәм төзелүче оешма мөлкәтенең минималь күләмен билгели. Ул кимендә 100 минималь хезмәт хакы күләмендә булырга тиеш. Капитал ҖЧҖдә катнашучылар арасында гамәлгә кую документлары нигезендә өлешләргә бүленә. Устав капиталына кертемнәр акчалата да, кыйммәтле кәгазьләр дә, матди байлыклар да була ала. Әгәр дә ҖЧҖ әгъзаларының берсе ж,әмгыятьтән чыгарга теләсә, оешма аның белән исәп- хисап ясарга, ягъни аның өлеше бәясен түләргә тиеш. Җәмгыятьтә катнашучылар аның йөкләмәләре буенча ждвап бирми һәм ҖЧҖ эшчәнлеге белән бәйле зыянны үзләре кертемнәре бәясе чикләрендә генә каплау өчен ждваплы була. Эшмәкәрлекнең нәкъ менә шушы рәвеше иң еш очрый — күп нәрсә кызыктыра: булачак ҖЧҖдә катнашучыларны билгеләгәндә киң мөмкинлекләр; ж,әмгыятьтән чыгуның чагыштырмача гади формасы; мәгълүм бер «ждвапсызлык» — максималь тәвәккәллек эшмәкәр кертеме күләменә туры килә. Дөрес, шунысын да онытмаска кирәк, ҖЧҖ төзү өчен минималь күләме алдан ук билгеләнгән устав капиталы теләп ителә.
Эшмәкәрлек субъекты буларак, ҖЧҖ, үзенең сыгылмалылыгы аркасында, бер хуҗалы компанияләр өчен бик уңайлы[3].
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ art. 160 §2 // https://isap.sejm.gov.pl/isap.nsf/DocDetails.xsp?id=WDU20000941037
- ↑ Schwindt, Karin. Limited Liability Companies: Issues in Member Liability (ингл.), UCLA Law Review (1996-1997), бит 1541. 23 май 2020 тикшерелде.
- ↑ Bischoff, Bill. The advantages of owning real estate in a single-member LLC (en). MarketWatch. әлеге чыганактан 2020-02-13 архивланган. 2020-05-23 тикшерелгән.