Җаек казаклары

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Җаек казаклары latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Җаек казаклары (рәссам Николай Самокиш)
Пиратский К. К. Л.-Гв. Җаек Казак дивизионы һәм Җаек Казак гәскәре. 1867 ел (Парад формасы)[1].
Лейб-гвардия казак полкының генерал-адъютанты, Обер-Офицеры һәм Җаек Казак гәскәренең ялан атлы полкларының казагы. 1883 ел[2]

Җаек казаклары (җаеклылар) яки Җаек казак гаскәре (рус. Ура́льские каза́ки (ура́льцы), Ура́льское каза́чье во́йско; Яи́цкое каза́чье во́йско1775 елга һәтле һәм 1917 елдан соң) — Русия империясенең казакларың бер төркөмө. Урал өлкәсенең көнбатышында (хәзерге Казакъстанның төньяҡ-көнбатыш өлкәләрендә, һәм Ырымбур өлкәсенең көньяҡ-көнбатыш өлөшө), Урал (1775 елга тиклем Җаек) йылгасының урта һәм түбәнге агымы буйлап урынлашҡан. Гәскәр старшинлыгы — 1591 елның 9 июленән Җаек казакларының Шамхал Тарковскийга каршы Патша гәскәре походында катнашкан чордан алып. Хәрби штабы — Уральск (1775 елга тиклем Җаек шәһәре дип атала).

Символикасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Җаек казакларының полк байрактарының бересе (1883 елгы) ал кызыл һәм Архистратиг Михаил сурәте төшөрөлгән ҡуйы күк төстәге туҡыманан гыйбарәт[3]. Байрактарның бересе Австралияга алып чыгыла һәм XXI гасырда Рәсәйгә кире кайтарыла (Ырынбурга[4]).

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Боронгы тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1584 елда бер ничә йөз Тын һәм Идел буйы казаклары Җаек елгасы буйынан Нугай Урдасының җирләрен басып алалар. Җитәкчеләр арасында Матвей Мещеряк һәм атаман Барабош исемләре телгә алына. Башҡа бер версия буйенча җаеҡ казактарының тарихы йөз ел элек башланган һәм ул Тын һәм атаман Гугня белән бәйле[5]. Ул тирәлә Алтын Урданан аерылып калган һәм шул ук буйларында мал асрау өчен.


« XVI гасырда бояр һәм воеводаларның җәберенә һәм ачлык-ялангачлыкка түзә алмаган кыю һәм тәвәккәл крестьяннар Рус дәүләтенең үзәк өлкәләреннән көньяк чикләренә күпләп качып китә башлаганнар. Анда алар, кире кайтарырга теләгән хөкүмәт гаскәрләренә каршылык күрсәтеп һәм вакыт-вакыт юлбасарлык кылудан да тартынмыйча, хөр яшәргә омтылганнар. Тора-бара Себергә һәм Җаек буйларына да качаклар агыла башлый. Биредә алар, нугай, казах кебек җирле халыкларны кысрыклап, җайлы урыннарга урнашалар да, Җаек суыннан балык тотып, аучылык белән шөгыльләнеп көн итә башлыйлар.
»


« Берзаман патша һәм хөкүмәт кешеләренең башына уй төшкән: бу качакларның, әлбәттә, авызына бармагыңмы тыкма, әмма аларны, йон уңаена сыпырып, дәүләткә файдага эшләтеп булмасмы?
»
«
»

[6]

Пугачёв күтәрелеше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Яңа тәртип белән ризасызлык 1772 елгы Җаек казак ихтилалының кабынуына һәм соңрак Җаек казакларының 1773—1775 елгы Крәстияннәр сугышында катнашуына яңа тәртипләрдән канәгатьсезлек уятты. 1772 елның гыйнварында Җаек шәһәренә отряд белән генерал-майор фон Траубенберг һәм гвардия капитаны Дурново киләләр. Казакларның төрле дәгъвалыкпарын һәм гаеплэрен тикшергәннән соң

1773 елның көзендә Җаек казаклары арасында үзен Петр I патшаның оныгы — Петр III дип таныткан бер кеше килеп чыга. Чынлыкта исә ул Дон казагы Емельян Пугачев була. Ул халыкны көрәшкә чакыра. «Мин сезгә җирләрегезне, суыгызны, урман-болыннарыгызны кайтарып бирермен, барыгыз да иреккә чыгарсыз», дип манифестлар, өндәмә хатлар язып, авылларга тарата.

Урал һәм Идел буенда яшәгән хезмәт иясе халкы: руслар, татарлар, башкортлар, чирмешләр, чуашлар, арлар, төркем-төркем булып, Пугачев армиясенә агыла. Җаек елгасыннан алып Ырынбур крепостена кадәр булган җирләрдә крестьяннар сугышы башлана. Баш күтәрүчеләр Ырынбур һәм Җаек крепостьларын камап алалар. Урал заводларының крепостной эшчеләре дә фетнәчеләр ягына чыга. Алар Пугачев армиясен туплар һәм мылтыклар белән тәэмин итеп торалар.

Россия ватандашлар сугышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Урал Советларның өчтән ике өлеше большевистик иде, шуңа күрә шәһәрләрнең зуррак өлешендә совет хакимияте җиңел урнаштырды. Каты каршылык Ырынбур губернасы гына күрсәтте: 8 октябрьдә Александр Дутов Ырынбур казак гаскәре территориясендә большевик хакимиятен танылмаган дип игълан итте, һәм үзенең контроленә Ырынбурны, Чиләбене алган. 1918 елның 18 гыйнварында гына Василий Блюхер җитәкчелегендә кызыл корлары Ырынбурны алганнар.

Урал казак гәскәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1858 елгы Ырымбур, Урал һәм Башҡорт казак гәскәрләре җирләре картасы
1890-сы елгы Урал казак гәскәре җирләре картасы
Е. М. Корнеев
«Урал казакларының пикеты». 1802 ел

Урал казакларының башлыгы итеп наказлы атаман һәм гәсҡәри идаралыҡ билдәләнә. 1782 елдан Әстерхан һәм Ырымбур генерал-губернаторы карамагында була.

Хәрби частьләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]