Рәдиф Җамалетдинов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рәдиф Җамалетдинов latin yazuında])
(Җамалетдинов Рәдиф битеннән юнәлтелде)
Рәдиф Җамалетдинов
Туган телдә исем Рәдиф Рифкать улы Җамалетдинов
Туган 27 октябрь 1969(1969-10-27) (54 яшь)
Татарстан АССР Чүпрәле районы Кече Чынлы авылы
Яшәгән урын Хөсәен Ямашев проспекты[1]
Милләт татар
Әлма-матер Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты
Эш бирүче Казан (Идел буе) федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты[d]
Җефет Гөлнара, КФУ укытучысы
Балалар улы Илфат (1993),
кызлары Диләрә (1998), Диләфрүз (2010)
Бүләк һәм премияләре
Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медале
Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медале
Гыйльми дәрәҗә: филология фәннәре докторы[d]

Рәдиф Рифкать улы Җамалетдинов — татар галиме, филология фәннәре докторы, профессор, Россия табигый фәннәр академиясе әгъза-мөхбире. КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры. Россиянең атказанган югары мәктәбе хезмәткәре (2020). Бөтендөнья татар конгрессының Милли шурасы әгъзасы (2023 елдан)[2].

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Р.Р. Җамалетдинов гаиләсе белән. Казан, 2015[3]

1969 елның 27 октябрендә Татарстанның Чүпрәле районы Кече Чынлы авылында туган. Урта белем алганнан соң, 19871989 елларда армия сафларында хезмәт итә. 19901995 елларда Казан дәүләт педагогика институтында укый, аспирантураны тәмамлаганнан соң, Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгының Республика фәнни-методик үзәгендә гыйльми хезмәткәр, 19951996 елларда КДПУның татар теле кафедрасында ассистент, татар теле һәм әдәбияты факультеты деканы урынбасары, соңрак декан булып эшли. 19992002 елларда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Татарстан халыклары телләрен үстерү бүлегендә баш референт вазифаларын башкарды. Ул чагыштырмача тел белеме буенча дистәләрчә җыентык-монографияләр авторы, шулай ук татар теле буенча дәреслекләр, программалар, төрле кулланмалар эшләүдә катнашты.

Рәдиф Җамалетдинов Россия Президенты Указы нигезендә «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медаленә лаек. Шулай ук ул Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының, вузның Мактау грамоталары, «Россия Федерациясе атказанган югары һөнәри белем бирү хезмәткәре» һәм «Мәгарифкә керткән хезмәтләре өчен» күкрәк билгеләре белән бүләкләнде.

Рәдиф Җамалетдинов фәнни, педагогик, профессиональ оешмалар, укыту-методик берләшмәләр, шулай ук диссертацион һәм эксперт советлары эшендә актив катнаша. Ул – “Рус теле” һәм “РФ халыклары телләре” белгечлекләре буенча докторлык һәм кандидатлык диссертацияләрен яклау буенча диссертацион совет рәисе, Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы педагогик белем белгечлекләре буенча Укыту-методик берләшмә Советы Президиумы әгъзасы һәм әлеге берләшмәдә “Туган (татар) теле һәм әдәбияты” белгечлеге буенча укыту-методик комиссия рәисе дә булып тора.

2008 елның 15 февраленнән Рәдиф Җамалетдинов ТДГПУ ректоры вазыйфаларын башкара.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 2005 — «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале.
  • Россия Федерациясе атказанган югары һөнәри белем бирү хезмәткәре.
  • 2020 — Россиянең атказанган югары мәктәбе хезмәткәре[4]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]