Җамалетдин Әфгани

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Җамалетдин Әфгани latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Җамалетдин Әфгани
фар. سید جمالالدین افغانی
Sayyid Dschamāl ad-Dīn al-Afghānī.jpg
Туган телдә исем Җамалетдин Ибраһим улы әл-Әфгани
(Сәет Җамалетдин әл-Әсадабади)
Туган 1 ноябрь 1838(1838-11-01)
ӘфганстанFlag of Afghanistan.svg Әфганстан, Кабул
Үлгән 9 март 1897(1897-03-09) (58 яшь)
ТөркияFlag of Turkey.svg Төркия, Истанбул
Күмү урыны Кабул[d]
Милләт әфган[1]
Ватандашлыгы Әфганстан
Һөнәре дин эшлеклесе

Commons-logo.svg [[commons:Category:Jamal-al-din al-Afghani|Җамалетдин Әфгани
фар. سید جمالالدین افغانی]]
Викиҗыентыкта

Җамалетдин Әфгани, Җамалетдин Ибраһим улы әл-Әфгани, фар. سید جمالالدین افغانی (1838 елның 1 ноябре, Әфганстан, Кабул, Әсадабад — 1897 елның 9 марты, Госманлы империясе, Истанбул) — дини һәм сәяси эшлекле, Исламны яңарту, төп асылына кире кайтару һәм панисламизм хәрәкәтләренә нигез салучы, мөселман халыкларын милли-азатлык көрәшенә рухландыручы.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1838 елның 1 ноябрендә Әфганстанда, Кабул шәһәре янындагы Әсадабад (вариант: Иранның Һәмәдан шәһәре янындагы Әсадабад) авылында туган. Туган авылының атамасына бәйле рәвештә, Сәет Җамалетдин әл-Әсадабади (фар. سید جمالالدین اسدآبادی) дигән исеме дә бар. Кабулда һәм Һиндстанда (1837) югары дини белем алган. Гарәп, фарсы, төрки телләрне мөкамәл белгән, өч телдә дә язылган хезмәтләре бар. Француз, инглиз һәм рус телләрендә иркен аралаша алган. Әфганстан әмире Дус-Мөхәммәттә хезмәттә була, баш назыйр вазифасын башкара. 1869 елда Әфганстаннан китеп, Каһирәдә, Истанбулда яши. 1871 елда Мисырда төпләнә. 1879 елда «Ватан» фиркасе яклылар белән колониализмга һәм деспотизмга каршы, Мисырда конституция хакимиятен булдыруга чакырган чыгышлары өчен Мисырның инглиз хакимияте тарафыннан кулга алына һәм илдән чыгарып җибәрелә. 1879-1882 елларда Калькутта һәм Һәйдәрабад шәһәрләрендә пүлисә күзәтүе астында яши. 1883 елда Аурупага күчеп килә, Лондонда, Парижда яши. 1886 елдан Персиядә, Русия империясендә, Гыйракта яшәве мәгълүм. Соңгы елларын, солтан Габдел-Хәмид II (1842-1918) кунагы сыйфатында (версия: өй мәхбүсе буларак), Истанбулда үткәрә һәм шунда 1897 елда вафат була. 1944 елда Әфганстан хөкүмәте җәсәден Кабулга кайтарып җирләүне оештыра.

Русия империясендә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Русиягә 1887 елның август аенда Ираннан Баку аркылы килә һәм 3 ел яши. Биредә үзенә фикердәшләр таба, бигрәк тә татар зыялылары арасында дуслары күп була: Габдерәшит Ибраһимов, Гатаулла Баязитов һ.б. Ислам дине белгечләре: мөфти Ризаэтдин Фәхретдин (1859-1936), Галимҗан Баруди, Муса Җаруллаһ-Бигиев, Зыя Камали, Закир Кадыйри һ.б. галимнәрнең карашлары формалашуда әл-Әфганинең йогынтысы зур була.

Көнчыгыш мөселман дәүләтләрендә һәм Русия империясенең мөселман халыклары арасында милли-азатлык хәрәкәте барлыкка килү һәм үсешендә сизелерлек эз калдыра.

Трактатлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әл-Әфганинең төп максатларының берсе – Якын һәм Урта Көнчыгыш мөселман дәүләтләренә мөстәкыйльлек яулап алу була. Моны тормышка ашыру өчен 25 ел буена (1868-1893) Һиндстанда, Мисырда, Иранда, Франциядә, Русия империясендә көрәш алып бара.

Үзе яшәгән илләрдә күп санлы тарафдарлар таба. Билгеле шәкертләреннән Мөхәммәт Габдеһү (1849-1905) белән Парижда «Әл-урва әл-вуска» (тат. Ышанычлы таяныч) исемле яшерен җәмгыять төзи.

Фәлсәфи һәм сәяси карашларын 1879-1883 елларда фарсы телендә Һиндстанда язылган «Әр-радда әлә-дәхрини» (Рәдде начурийә) (тат. Натуралистларга җавап) һәм «Әл-бәян фи тарих әл-Әфган» (тат. Әфганлыларның кыскача тарихы) дип исемләнгән ике трактатында сурәтли (әлеге трактатлар Әл-Әфгани нәширлегендә Парижда гарәп телендә чыккан «Әл-урва әл-вуска» (тат. Ышанычлы таяныч) журналында 1884 елда дөнья күргән).

Әфганинең төп хезмәтләре татар теленә XX гасыр башында тәрҗемә ителгән. Аның эшчәнлеге турында мәкаләләр XX гасыр башы татар матбугатында даими басылып килгән.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Ислам. Белешмә-сүзлек (төзүче Заһид Шәфигый). Казан: ТКН, 1993. ISBN 5-298-00949-2

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Милләте азәрбайҗан дип гоманлау да бар