Җамалетдин әс-Сабави

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Җамалетдин әс-Сабави latin yazuında])
Җамалетдин әс-Сабави
Туган телдә исем Җамалетдин бине Шәмсетдин бине Хисаметдин
Туган 1780(1780)
РИ, Казан губернасы, Мамадыш өязе, Байлар Сабасы
Үлгән 11 май 1866(1866-05-11)
РИ, Казан губернасы, Мамадыш өязе, Байлар Сабасы
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
Һөнәре дин әһеле, шагыйрь
Балалар улы Мөхәммәтхафиз бине Җамалетдин
Ата-ана
  • Шәмсетдин бине Хисаметдин (әти)
  • әнисе Зөбәйдә бинте Шәриф әт-Тенеки (әни)

Җамалетдин әс-Сабави, جمال الدين بن شمس الدين بن حسام الدين ب (тәхәллүс, тулы исеме Җамалетдин бине Шәмсетдин бине Хисаметдин, 1780 ел, РИ, Казан губернасы, Мамадыш өязе, Байлар Сабасы1866 елның 11 мае, шунда ук) — дин әһеле, Сабаның өченче мәхәлләсе мәчете имамы, шагыйрь, дини китаплар авторы, 1812 елда иҗат ителгән «Адәм угълы» назирәсе[1] белән танылу алган.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1780 елда Казан артындагы Байлар Сабасы авылында туган. Әтисе Шәмсетдин бине Хисаметдин, әнисе Зөбәйдә бинте Шәриф әт-Тенеки. Шиһабетдин Мәрҗани аның атаклы фикер иясе, дин эшлеклесе, мәгърифәтче, исламият галиме, ислахчы Габделнасыйр Курсавиның (17761812) шәкерте булуын һәм күп кенә китаплар авторы икәнен яза[2]. Ризаэтдин Фәхретдин Җамалетдин бине Шәмсетдинне 1780 елда туган һәм 1866 елның 11 маенда вафат булган дип күрсәтә [3]. Сабаның өченче мәхәлләсе мәчете имамы булып торган. Аның вафатыннан соң имам вазифасын улы Мөхәммәтхафиз бине Җамалетдин дәвам иткән.

Җамалетдин әс-Сабави татар поэзиясендә 1812 елда силлабик өслүбтә язылган «Адәм угълы» назирәсе белән танылу алган. Үз заманында әлеге әсәр киң таралган, кулъязмалары татарлар яши торган күп урыннарда табылган. Кулъязмалары Казанда Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты архивында саклана. Назирә дини мотивлардан шактый ерак, реалистик мотивлар белән сугарылган. Унбер строфада ул кешенең бик характерлы ун төрле гомумиләштерелгән сурәтен бирә. Яшь, көчле, акыллы кешенең дөньяда актив гомер итүен куәтләгән шагыйрь картлыктан матурлык та, гакыл да, ләззәт тә тапмый[4].

Адәм угълы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Аһ дәрига, адәм угълы йөз яшәсә,
Һәр урында хәле төрлиг булыр ирмеш.
Ата-ана аркасында бу угыл-кыз
Хөрмәте — солтаннардин калмас ирмеш.

Ун яшигә йитсә, угълы солтан ирүр,
Теле тутый һәм һәзар дастан ирүр,
Фигъле-холкы атасыга бостан ирүр.
Ушал бостан әҗәл су(в)ын сүмәш ирмеш.

Йегермедә йырак китеб йатта сәнчәр,
Качканлари куыб барып башын йәнчәр;
Кулыга керер булса әгәр хәнҗәр,
Туксан йегет каршы килсә таймас ирмеш.

Утыз йәштә ут тик булыр, йил тик йиләр,
Барыб Кытай илләрендин хәраҗ тиләр;
Шул вакытта ач бүре тик булыб йиләр,
Канда варса, алмайынча килмәс ирмеш.

Кырык йәштә гакълы керер, холкы артар,
Гакълы берлә халаикъны йулга тартар;
Сер эчендә Сөләйман тик сүзләр укар,
Үлеб китсә, мондаг үкнеч булмыш ирмеш.

Иллиг йәштә гакълы артмас һәм кимемәс,
Муса кеби эшләрене хаклә әймәс;
Белүр иркән, белмәс йаңлык эшләр кылмас,
Фәһме кямил, гакълы кямил улыр ирмеш.

Алтмыш йәштә карилыгы каршы килүр,
Коты китеб, җөмлә тәне зәгъиф улур;
Йегетлеген сагынубән өмид кыйлур.
Йөз мең өмид кыйлса – йегет булмас ирмеш.

Йитмеш йәштә карилыгы тәмам йитәр,
Көндин көнгә зәррә-зәррә гакълы китәр,
Дөшеб тәмам, гъөмренең мәзәсе китәр,
Мондин соңра гъөмер ләззәт булмас ирмеш.

Сиксән йәшендә сөйләр коры теле,
Сөйәкләре көйрәк улыр, арка – бөкре;
Үлем әйтер аңа, «Торгыл, әй гъәриб,
Мондин соңра үлем сине куймас», ирмеш.

Туксан йәштә туканыр төгәл йәше.
Тибрәнүр итмәс тәненә, агрыр башы,
Чекрәйүр ике күзе, төшәр төше,
Ултырурса үрә тора алмас ирмеш.

Йөз йәштә тәмам китәр һөнәр кулдан,
Гаҗиз булыр, йөри алмый у йан, бу йан;
Малы булса, гъиззәт табар ушал илдән,
Малсыз аңа һичкем гъиззәт кыйлмас ирмеш.
1812 ел


Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Назирә, назыйрә — электә булган шигырьгә охшатып язылган шигырь
  2. Ш. Мәрҗани. Мөстәфадел-әхбар... 2 кисәк, 200нче бит
  3. Р. Фәхретдин. Асар, 14 җөзә, Ырынбур, 1908, 432нче бит
  4. Җамалетдин Сабави 2019 елның 28 февраль көнендә архивланган.. Әдипләр (Әхмәт Дусайлының шәхси порталы)