Җамбыл өлкәсе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Җамбыл өлкәсе latin yazuında])
Җамбыл өлкәсе
каз. Жамбыл облысы
Илтамга
Нигезләнү датасы 1939
Сурәт
Рәсми исем Жамбылская область
Дәүләт  Казакъстан
Башкала Тараз
Административ-территориаль берәмлек Казакъстан
Сәгать поясы UTC+06:00 һәм Азия/Алма-Ата[d][1]
Геомәгълүматлар Data:Kazakhstan/Jambyl.map
Хөкүмәт башлыгы Кокрекбаев, Карим Насбекович[d]
Халык саны 1 071 645
Нәрсә белән чиктәш Талас өлкәсе, Караганды өлкәсе һәм Чуй өлкәсе
Кулланылган тел Дунган теле
Мәйдан 144 264 км²
Почта индексы 080000
Рәсми веб-сайт gov.kz/memleket/entities/zhambyl
Харита сурәте
Җирле телефон коды 7262
Номер тамгасы коды H һәм 08
Карта
 Җамбыл өлкәсе Викиҗыентыкта

Җамбыл өлкәсе (каз. Жамбыл облысы, Jambyl oblysyКазакъстанның көньягында урнашкан административ берәмлек (өлкә). Административ үзәге һәм иң эре шәһәре – Тараз шәһәре. Өлкәдә барлыгы 10 район, 4 шәһәр, 153 бистә һәм авыл округларында 379 авыл бар.

Атама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Өлкәнең административ үзәге Тараз шәһәре

Өлкә исеме аның административ үзәге – казакъ һәм совет шагыйре, акын, икенче дәрәҗә Сталин премиясе лауреаты (1941) Җамбыл Җабаев хөрмәтенә аталган Җамбыл шәһәре исеме буенча ясалган.

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Колан авылының көньягында Алатау күренеше

Географик яктан, өлкә территориясе нигездә тигез. Климаты шактый коры һәм континенталь.

Көнчыгышта – Алматы өлкәсе, көнбатышта – Төркестан өлкәсе, төньякта – Олытау һәм Караганды өлкәләре, көньякта – Кыргызстанның Талас һәм Шу өлкәләре белән чиктәш.

Җамбыл өлкәсенең территориясе Бетпакдаладан Тянь-Шаньга кадәр, Чу елгасыннан Каратауга кадәр сузыла. Мәйданы – 144,2 мең кв. км.

Табигать[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шу шәһәре төньягында дала

Өлкәнең флорасы һәм фаунасы бай һәм күптөрле. Үсемлек дөньясы 3 меңнән артык төрне эченә ала. Аучылык җир-суларының гомуми мәйданы 13,9 мең га тәшкил итә, аларда 40тан артык төрдә киек-хайван яши. 27,8 мең га мәйданны биләгән балык хуҗалыгы фонды 81 сулыктан тора, шуларның 59ы балык хуҗалыгы эшчәнлеге алып бару өчен яраклы. Зур сусаклагычлардан Тасүткел һәм Терс-Аши-Болак сусаклагычлары аерылып тора. Өлкә территориясендә 4 тыюлык эшли [2].

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Җамбыл өлкәсе СССР Югары Советы Президиумының 1939 елның 14 октябрендәге Указы белән оештырыла һәм үз составына тугыз районны кертә, шуларның алтысы Көньяк Казакъстан һәм өчесе Алматы өлкәсе составыннан бүлеп бирелә. Чу районыннан (үзәге Түле би авылы) бүленеп, Коктерек районы (үзәге Берлек авылы) ясала. 1971 елда Жанатас шәһәре өлкә карамагындагы шәһәр статусын ала[3].

1997 елның 8 гыйнварында Казакъстан Президенты Указы белән Җамбыл шәһәре исеме Тараз итеп үзгәртелә.

Административ бүленеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Өлкәнең административ картасы

Өлкә 10 районга һәм 1 өлкә карамагындагы шәһәргә бүленгән (шәһәр администрациясе):

Өлкә карамагындагы 3 шәһәр ― Каратау, Жанатас, Шу.

Этник составы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1989 елгы җанисәп буенча Җамбыл өлкәсендә 1 038 667 кеше яшәгән. Милли состав: казакълар — 507 302, руслар — 275 424, алманнар — 70 150, украиннар — 33 903, дунганнар — 23 555, үзбәкләр — 21 512, төрекләр — 17 145, татарлар — 16 618, кореялеләр — 13 360, әзербайҗаннар — 11 653[4].

Өлкә халкының этник составы [5][6]
1989-2009 еллардагы халык исәбен алу буенча һәм 2019 елга бәяләмә::
1989,
кеше.[7]
% 1999 ,
кеше.[8]
% 2009 ,
кеше.[9]
% 2019,
кеше.[10]
%
барлыгы 1038667 100,00% 988840 100,00% 1022129 100,00% 1125442 100,00%
Казакълар 507302 48,84% 640346 64,76% 729675 71,39% 818487 72,73%
Руслар 275424 26,52% 179258 18,13% 122612 12,00% 110013 9,78%
Дунганнар 23555 2,27% 30333 3,07% 43282 4,23% 58560 5,20%
Төрекләр 17145 1,65% 24823 2,51% 29820 2,92% 34290 3,05%
Үзбәкләр 21512 2,07% 22501 2,28% 24491 2,40% 28441 2,53%
Көрдләр 8796 0,85% 10855 1,10% 13322 1,30% 15474 1,37%
Азәрбайҗаннар 11653 1,12% 10593 1,07% 10781 1,05% 12729 1,13%
Кыргызлар 5279 0,51% 4966 0,50% 7465 0,73% 10507 0,93%
Татарлар 16618 1,60% 12576 1,27% 9263 0,91% 8819 0,78%
Кореялеләр 13360 1,29% 14000 1,42% 9964 0,97% 8636 0,77%
Алманнар 70150 6,75% 11394 1,15% 4394 0,43% 4323 0,38%
Украиннар 33903 3,26% 10013 1,01% 5353 0,52% 2737 0,24%
Уйгырлар 2805 0,27% 2569 0,26% 2534 0,25% 2829 0,25%
Чеченнар 881 0,08% 2438 0,25% 2320 0,23% 2221 0,20%
Греклар 9273 0,89% 2024 0,20% 1102 0,11% 967 0,09%
Таҗиклар 633 0,06% 692 0,07% 619 0,06% 740 0,07%
Белоруслар 3986 0,38% 1481 0,15% 602 0,06% 388 0,03%
башкалар 16392 1,58% 7978 0,81% 4530 0,44% 5 281 0,47%

Икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шу шәһәрендә ашлык элеваторы

Өлкәнең тулаем продукты:

  • 23,8 % ― сәнәгать
  • 20,2% ― авыл хуҗалыгы
  • 16,6 % ― транспорт һәм элемтә
  • 6,5 % ― төзелеш
  • 9,2 % ― сәүдә
  • 23,7 % ― башка тармаклар

Табигый чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Өлкә территориясендә илнең 71,9% фосфоритларның баланстагы запасы, 68% фрюорит, 8,8% алтын, 3% бакыр, 0,7% уран тупланган. Өлкә төсле металларга, баритка, күмергә, ябык, тышлау өчен, һөнәрчелек өчен яраклы һәм техник ташларга, төзелеш материалларына бай. Өлкәдә берничә урында табигый газ ятмасы табылган. 2021 ел ахырына Җамбыл өлкәсендә газлаштыру дәрәҗәсе 88,6 % тәшкил иткән[11]. Азык һәм техник тоз запаслары 10 млн тонна тәшкил итә.

Мәдәният[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Өлкәдә казакъ һәм рус драма театрлары, филармония, 5 музей, 219 китапханә, 143 клуб һәм мәдәният йорты эшли. 284 урынлык 10 кунакханә хезмәт күрсәтә. Җамбыл өлкәсендә эчке һәм халыкара туризм үсеше өчен зур мөмкинлекләр бар. Аның аша Бөек ефәк юлының бер участогы үтә. Тараз шәһәре территориясендә борынгы архитектура һәйкәлләре урнашкан. Шу районында Казакъстанның ЮНЕСКО бөтендөнья мирасына керүче объектлары бар.

Җамбыл өлкәсе хакимияте тарафыннан «Знамя труда» һәм «Ак жол» газеталары нәшер ителә.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. https://data.iana.org/time-zones/tzdb-2021e/asia
  2. Национальный доклад о состоянии окружающей среды и об использовании природных ресурсов Республики Казахстан за 2017 год 2021 елның 13 май көнендә архивланган., с.289
  3. Мельник Л. Это наша с тобой биография..
  4. Жамбылская область — Географические названия — Яндекс. Словари.(үле сылтама)
  5. Агентство Республики Казахстан по статистике. Архив. әлеге чыганактан 2013-11-13 архивланды.: Национальный состав населения Республики Казахстан и его областей (том 1). әлеге чыганактан 2011-08-16 архивланды.
  6. Численность населения по областям, городам и районам, полу и отдельным возрастным группам, отдельным этносам на 1 января 2010 года. әлеге чыганактан 2013-01-17 архивланды.
  7. Всесоюзная перепись населения 1989 года. Национальный состав населения по регионам Казахской ССР.
  8. Перепись населения 1999 года. Национальный состав населения по регионам Казахстана.
  9. Перепись населения 2009 года. Национальный состав населения по регионам Казахстана.
  10. Численность населения Жамбылской области по отдельным этносам на начало 2019 года. әлеге чыганактан 2020-06-04 архивланды. 2022-09-19 тикшерелгән.
  11. газификации населенных пунктов в Жамбылской области составляет 88,6 процента(үле сылтама)

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]