Җангали Шөгеров

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Җангали Шөгеров latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Җангали Шөгеров

Җангали Җанмөхәммәт улы Шөгеров (Canğali Canmөxəmmət uğlı Şuğurov, рус. Еналей Енмаметевич Шугуров) - (туган елы билгесез, Алатыр - вафаты 1616, Казан) — татар кенәзе (бәге), 1615—16 еллардагы соңгарак Җангали күтәрелеше тип аталган Урта Идел буенда рус булмаган халыклар күтәрелеше җитәкчесе дип санала.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чуалышлар 1615 елның августында, патша Михаил Фёдорович указы нигезендә, “бишенче акча” җыю башлангач килеп чыга. “Бишенче акча” - халыкның күчемсез милегенең һәм керемнең бишенче өлеше кадәр салым түләү. Казан краена салым җыючылар җибәрелә, алар исә мөмкин кадәр күбрәк акча җыергә тырыша.Бу халыкның ризасызлыгын тудыра,1615 елның ноябрендә дулкынланулар башлана. 1616 ел башында хәрәкәт бөтен Казан краен чолгап ала.

Баш күтәрүчеләргә, бер фараз буенча, Алатыр татары кенәз Җангали Шөгеров җитәкчелек итә. Алар Сарапул, Арзамас, Мөрәм, Зөя, Казан якларын яулап алалар.

Чуалыш вакытында Җангали Ялган Дмитрий I ягын кабул итә. 1609 елда кенәзләр Б. Еникеев һәм Иван Смаилев белән бергә Свияжск һәм Казанга сәфәр оештыра, әмма гыйнвар аенда баш күтәрүчеләр Ф.И. Шереметьевның җәза отрядыннан, ә март аенда Бурундуки авылы янында Казан гаскәрләреннән җиңелә.

Баш күтәрү В.Т. Долгорукий һәм С. П. Гагарин җитәкчелегендә хәрби команда тарафыннан басыла. Җитәкче үзе Емей Сөндөков белән тотыла һәм 1616 елда Казанда җәзалап үтерелә.

Шәхесе буенча фаразлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Күтәрелеш үзәге нәкъ менә Казан өязе була. Кенәз Җангали Шөгеров тумышы белән Алатырдан булган һәм Казанга мөнәсәбәте булмаган. Аның улы Бибарс Шөгеров та Алатыр белән бәйле чыганакларда искә алына. Протоиерей Евфимий Малов бастырган грамотада икенче «карак» — казанлы Еналей (Җангали) Еммеметев (Елмаметев, Енмаметев) бар. Бу күтәрелешнең лидеры нәкъ менә Җангали Енмаметев булуы файдасына сөйли. «Карамзин хронографы»ның фаразланган авторы арзамаслы Баим Болтин, мөгаен, Казан Җангалисен күрше Алатырдан Җангали Шөгеров белән бутагандыр, бу аермаларга китергәндер.[1]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • К. Р. Синицына/История Татарстана и татарского народа - Казань:Магариф, 2000
  • История татар. /том 5/ Институт истории им. Марджани АН РТ. - Казань.2009.
  • История Татарии в документах и материалах. - М. - 1937

Әдәбиәт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Татарский энциклопедический словарь. — Казань, 1999.
  • От служилых татар к татарскому дворянству / И. Р. Габдуллин. — М., 2006. — 320 с.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]