Эчтәлеккә күчү

Җаникә (Кырым принцессасы)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Җаникә (Кырым принцессасы) latin yazuında])
Җаникә
Туган телендәге исеме кырымтат. جانـيـكه
Туган XIV гасыр
Чуфут-Кале кальгасы[d]
Үлгән 1437
Чуфут-Кале кальгасы[d]
Күмү урыны Җаникә ханым төрбәсе[d]
Җефет İdegäy
Балалар Нураддин[d]
Ата-ана

Янекәй, Янекә (рус. Джанике; кырымтат. Canike, جانـيـكه [1] ; XIV гасыр ахыры — 1437; 841 һиҗри (1437—1438) — чыңгызлылар династиясеннән Кырым принцессасы, Алтын Урда ханы Туктамышның кызы, Нугай Урдасына нигез төзәүче Изеүкәй мjрзаның тормыш иптәше, Кырык Ор (хәзер Чуфут-кале дип йөртелә; Кырык-җир, Кырык-ир, Кырык-ыру да дип аңлатыла) кәлгасе патшабикәсе.

Фаразлаулар буенча, Җаникә Кырымда XIV гасыр азагында туган, 1416 елда үзенең озатучылары белән Мәккәгә хаҗ кыла, бу бөтен мөселман дөнъясына зур тәэсир ясый, ислам илләрендә билгелек ала.

Кырым ханлыгын Алтын Урдадан аеруда Җаникә ханым мөһим роль уйнай. Кырык Ор хакимәсе буларак, Кырымда тулы хакимлеккә дәгъва иткән Туктамыш варислары Кече-Мөхәммәт һәм Сәет Әхмәт белән көрәштә булачак беренче Кырым ханы Хаҗи Гәрәйгә ярдәм күрсәтә.

1437 елда Кырым ярымутравында вафат була, анда махсус төзелгән «Бөек патшабикә» титулы белән мавзолей-төрбәдә җирләнә. Бөек бичә титулы белән бик күп төрле легендалар һәм хикәятләр белән бәйле, аларның дөреслеге тулысынча ачыкланмаган.

Кырҡ-Ор

Җаникә Кырымда, Кырык-Ор кәлгәсендә туган, дип фаразлана. Аның атасы Алтын Урда ханы Туктамыш, әнисе — Туграбикә. Туграбикә кырым татарлары ханы Хаҗибәкнең оныгың) булган. Җаникәнең бала чагы турында берни билгеле түгел. Ул 1397 елда Идүкәй менән Туктамыш арасындагы дуслык мөнәсәбәтләре өзелгәнгә кадәр якынча 14-15 ел элек туган. Җаникә турындагы беренче рәсми мәгълүмат — төрки бие Балтычакның улы Идүкәй белән никахы турында телгә алына. Җаникәне атасы үзенең уң кулы Идүкәй морзага кияүгә бирә. Аларның Морадым (Нур-ад-дин) һәм Мансур-ад-дин дигән уллары булган дип санала. Идүкәй Туктамышка каршы баш күтәреп, Аксак Тимер ягына күчкәч, киявенә булган үчен хан хатынына төшерә, Тугйбикәне үтерә.[2]

Туктамыш Аксак Тимердән (Тамерланнан) җиңелә, Идекәйнең Җаникәгә өйләнүе, аның абруен ныгыта һәм 1395 елдан халык арасында йогынтысы сизелерлек арта.

Алтын Урда ханының кызы чыңгызиләр белән никахы үзе чыңгызи булмаган Идекәйнең варисларына Урда тәхетенә дәгъва итәргә мөмкинлек бирә.

Җаникәнең Идүкәйгә кияүгә чыгуы ике як өчен дә файдалы була. Атасы Туктамыш туганлык бәйләнеше аша үзенең әмиренә өстәмә кагылу чыганаклары ала. Туктамыш икенче кызын да (имзасыз) Кырык-Ор әмиренә — Баланга кияүгә бирә.

1397 елда Идүкәй, Тухтамыш өчен көтелмәгәндә, Сәмәрканд хакиме Аксак Тимер ягына күчә. Ул вакытта Туктамыш Алтын Урда хакиме белән сугыш хәлендә була.

XIV гасыр ахырына Туктамыш Азияда үзенең сәяси йогынтысын тулысынча югалта, ә киләсе гасыр башында Идүкәй белән чираттагы бәрелештән соң билгесез шартларда вафат була. Шул чорда Идүкәй Урданың вәкаләтле хакиме була. 1406 елда Идүкәй Хәразмны, ә 1407 елда Болгарны басып ала. Аннан хан титулына дәгвә иткән Җәләлетдинне куып чыгара. 1411—1412 елларда Җәләлетдин Идүкәй белән апасы яшәгән Хәразмны камай, әммә бу уңышсыз тәмамлана.

Җаникә бичә Алтын Урдада сәяси йогынты ясарга ымтыла, бу максатта 1416 елда ул Мәккәгә хаҗ кыла. Бу күренеш бөтен мөселман дөнъясына билгеле була, Хаҗга бару Җаникәнең абруен һәм йогынтысын ныгыта, аның билгелелеген арттыра. Мәккәгә ул дөнъяларның бик буталчык чорында юллана.

Җаникә Кырык-Ор белән идарә иткән чорда Хаҗи Гәрәйгә Туктамыш варислары Кече Мөхәммәт һәм Сәет Әхмәт белән көрәштә ярдәм күрсәтә, алар да, Хаҗи Гәрәй белән беррәттән, Кырымда тулы хакимияткә дәгъва итә алган. Һәм, мөгаен, аны Кырым тәхетендә үзенең варисы итеп күргәндер. XVI—XVIII гасыр чыганакларында Кырым ханлыгының аерылу позициясе Туктамышка барып җитешә, ә Җаникә бу процеста төп фигура була, тулысынча өстенлек итә.

1437 елда Җаникә ханым вафат була, Бу Хаҗи Гәрәйнең Кырымдагы хәлен нык какшата. Ул ярдәмсез кала һәм мәҗбүри рәвештә Литвага күчеп китә.

  1. Валиханов, 1984
  2. Едигей / Трепавлов В. // Большая российская энциклопедия [Электронный ресурс]. — 2017.