Җаһан Поллыева
| Җаһан Поллыева | |
|---|---|
| Россия Федерациясенең Федераль Мәҗлесе Дәүләт Думасы аппараты җитәкчесе | |
| Вазыйфада 2012–2016 | |
| Аңа кадәр | Алексей Сигуткин[d] |
| Дәвамчысы | Татьяна Воронова[d] |
| Россия Федерациясе Президенты ярдәмчесе | |
| Вазыйфада 2004–2012 | |
| Шәхси мәгълүмат | |
| Туган | 15 апрель 1960 (66 яшь) СССР, Төрекмәнстан ССР, Ашхабад |
| Сәяси фирка | Бердәм Россия |
| Белем | Мәскәү дәүләт университеты |
Җаһан Поллыева, Җаһан Рәҗәп кызы Поллыева (төрекм. Jahan Rejep-kyzy Pollyýewa, рус. Джаха́н Редже́повна Поллы́ева; 1960 елның 15 апреле, СССР, Төрекмәнстан ССР, Ашхабад) ― Россия дәүләт эшлеклесе, юрист, спичрайтер, җырлар язучы шагыйрь. Россия Федерациясенең атказанган сәнгать эшлеклесе (2021). Ленин комсомолы премиясе лауреаты (1991)[1]. Юридик фәннәр кандидаты (1986). Россия Язучылар берлеге әгъзасы.
Озак вакыт Россия президентлары Борис Ельцин, Владимир Путин һәм Дмитрий Медведевның төп спичрайтеры булып торган.
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1960 елның 15 апрелендә Төрекмәнстан ССР башкаласы Ашхабад шәһәрендә М. Горький исемендәге Төрекмән дәүләт университеты укытучылары гаиләсендә туган. Әтисе чит ил әдәбияты тарихы, әнисе инглиз теле укытучысы булып эшләгән. Бабасы политэкономия укыткан, әбисе Төрекмәнстан ССР Югары суды хөкемдары булган. Сеңлесе Абадан Поллыева ― Россия һәм Белоруссия Союз дәүләтенең[d] даими комитетының департамент башлыгы[2].
1977 елда Ашхабад шәһәренең 12нче урта мәктәбен тәмамлаган. Шул ук елда М. Горький (1991 елдан Мәхтүмколый) исемендәге Төрекмән дәүләт университетының[d] юридик факультетына укырга кергән. Комсомол хезмәткәре булган ирен эшкә Мәскәүгә күчерү сәбәпле, укырга МДУның юридик факультетына күчерелгән. 1982 елда бик яхшыга Мәскәү дәүләт университетының юридик факультетын, 1986 елда Россия Фәннәр академиясенең Дәүләт һәм хокук институты аспирантурасын тәмамлаган (җитәкчесе профессор В. П. Казимирчук[3]). «Шәхеснең хокукый тәртибе һәм дини нормалар» темасына юридик фәннәр кандидатлыгына диссертация яклаган.
Хезмәт юлы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1986―1990: ВЛКСМ ҮК һәм СССР хезмәт буенча дәүләт комитетының Яшьләр институты каршындагы тикшеренү үзәгендә кече фәнни хезмәткәр, өлкән фәнни хезмәткәр, сәяси хокук бүлеге мөдире.
1990―1991: халык депутатларының Мәскәү шәһәр советы баш аналитигы, киңәшчесе.
1991―1992: сәяси мәсьәләләр буенча дәүләт хезмәте киңәшчесенең административ советы әгъзасы, социаль-сәяси анализ һәм фаразлау бүлеге башлыгы.
1992―1993: Россия Федерациясе Президенты Администрациясе киңәшчесе.
1993―1995: премьер-министр урынбасары киңәшчесе.
1995―1997: «Интерфакс»[d] мәгълүмат агентлыгының башкарма сәркатибе, вице-президенты.
1997: премьер-министрның беренче урынбасары, ягулык һәм энергетика министры киңәшчесе.
1997: Президент Администрациясе җитәкчесе ярдәмчесе.
1997―1998: Россия Федерациясе Президентының өлкән ярдәмчесе.
1998: премьер-министр секретариаты җитәкчесе.
1998―2012: Президент Администрациясе җитәкчесе урынбасары[4].
март 2004―2012: Россия Федерациясе Президенты ярдәмчесе.
2012 елның гыйнварыннан: Россия Федерациясе Дәүләт Думасы Аппараты җитәкчесе[5].
Дәүләт гражданлык хезмәтендә тиешле еллар эшләү буенча пенсиягә чыкканнан соң, Санкт-Петербургта «Берләшкән судно төзелеше корпорациясе» (рус. ОСК) акционерлык җәмгыяте вице-президенты вазифасын биләгән[6]. Корпорациянең дәүләт хакимияте органнары белән үзара хезмәттәшлеге һәм җәмәгатьчелек белән элемтә мәсьәләләре белән җитәкчелек иткән.
Иҗаты
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Җырлар иҗат итүче шагыйрь. Игорь Матвиенко[d], Игорь Крутой[d] һәм башка Россия композиторлары белән хезмәттәшлек итә. Россия шоу-бизнес йолдызлары Алла Пугачёва[d] («Я смогу»), Кристина Орбакайте[d] («Опять метель»), Николай Басков («Избранница»), Александр Буйнов («От любви умирают»), Марк Тишман («Апрель») һ.б. башкаруындагы популяр җырларның текстлары авторы.
Казанда рус телендә нәшер ителүче «Казань» журналының 2021 елгы апрель санында (34-37нче битләр) Җаһан Поллыеваның җырга әйләнгән шигырьләре һәм аның белән интервью басылган [7].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 2021 ― Россия Федерациясенең атказанган сәнгать эшлеклесе[8]
- 2015 ― Александр Невский ордены (РФ) [9]
- 2011 ― Мхитар Гош медале (Әрмәнстан)[10]
- 2010 ― III дәрәҗә Ватан алдындагы хезмәтләр өчен ордены[11]
- 2008 ― Россия Федерациясе Президентының Почет грамотасы
- 2006 – «Дустлик» ордены (Үзбәкстан)[12]
- 2001 ― Почёт ордены (РФ)[13]
- 1991 ― Ленин комсомолы премиясе
Шәхси тормышы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Беренче ире ― ВЛКСМның элеккеге функционеры һәм отставкадагы тикшерүче. Улы ― Азат Каррыев, РАО «ЕЭС» ММЧ белән хезмәттәшлек департаментында эшли.
Икенче ире ― Михаил Юрьевич Казачков, «РВС-Холдинг» ҖЧҖ генераль директоры, «Вертолет индустриясе ассоциациясе» идарәсе рәисе, вертолет спорты буенча спорт мастеры, 2006 елгы дөнья чемпионаты призеры.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Биография Д. Р. Поллыевой. 2015 елның 18 апрель көнендә архивланган // persones.ru
- ↑ Абадан Поллыева: «Задачи союзного строительства будут выполняться и в будущем». 2015 елның 24 сентябрь көнендә архивланган // postkomsg.com
- ↑ Владимир Петрович Казимирчук
- ↑ Биография Поллыевой Д. Р. 2015 елның 30 июль көнендә архивланган // customsunion.ru
- ↑ Джахан Поллыева возглавит аппарат Госдумы. 2015 елның 24 сентябрь көнендә архивланган «Российская газета» // rg.ru (27 декабря 2011 года)
- ↑ Поллыева покинула госслужбу. http://www.eg.ru/daily/russia/57977/ 2016 елның 1 декабрь көнендә архивланган
- ↑ Алина Ермолаева. Спичрайтер и поэт. «Казань», 5.04.2021
- ↑ Указ Президента Российской Федерации от 20 декабря 2021 года № 714 «О награждении государственными наградами Российской Федерации». 2021 елның 23 декабрь көнендә архивланган // publication.pravo.gov.ru
- ↑ Указ Президента Российской Федерации от 23 марта 2015 года № 151 «О награждении государственными наградами Российской Федерации». 2015 елның 2 апрель көнендә архивланган // publication.pravo.gov.ru
- ↑ Находящийся с государственным визитом в РФ Серж Саргсян посетил посольство Республики Армения в России. әлеге чыганактан 2019-06-03 архивланган. 2025-12-04 тикшерелгән.
- ↑ Указ Президента Российской Федерации от 15 апреля 2010 года № 462 «О награждении орденом „За заслуги перед Отечеством“ III степени Поллыевой Д. Р.» 2015 елның 28 сентябрь көнендә архивланган // szrf.ru
- ↑ Президент Узбекистана наградил орденами помощника президента России и ректора МГУ. әлеге чыганактан 2021-11-20 архивланган. 2025-12-04 тикшерелгән.
- ↑ Указ Президента Российской Федерации от 16 апреля 2001 года № 431 «О награждении орденом Почёта Поллыевой Д. Р.»(үле сылтама) // graph.document.kremlin.ru
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Биография на сайте kremlin.ru(рус.)
- 15 апрель көнне туганнар
- 1960 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Ашхабадта туганнар
- Pages using infobox officeholder with unknown parameters
- Мәскәү дәүләт университетын тәмамлаучылар
- Юридик фәннәр кандидатлары
- Россиянең Александр Невский ордены кавалерлары
- Русиянең атказанган сәнгать эшлеклеләре
- Рус телле язучылар
- Россия шагыйрьләре
- Россия язучылар берлеге әгъзалары
- Почет ордены кавалерлары
- 3 дәрәҗә "Ватан алдында казанышлары өчен" ордены кавалерлары
- «Дустлик» ордены кавалерлары
- РФ атказанган юристлары
- Россия Федерациясе Президентының Почет грамотасы белән бүләкләнүчеләр
- Ленин комсомолы премиясе лауреатлары
- Россия Президенты администрациясе хезмәткәрләре
- Спичрайтерлар