Җаһит Зарифоглу

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Җаһит Зарифоглу latin yazuında])
Җаһит Зарифоглу
төр. Cahit Zarifoğlu

Тугач бирелгән исеме: Габдрахман Җаһит Зарифоглу
Псевдонимнар: Габдрахман Җем
Туу датасы: 1 июль 1940(1940-07-01)
Туу урыны: Төркия, Әнкара
Үлем датасы: 7 июнь 1987(1987-06-07) (46 яшь)
Үлем урыны: Төркия, Истанбул
Милләт: төрек
Ватандашлык: Төркия Төркия
Эшчәнлек төре: укытучы, радио хәбәрчесе, язучы
Иҗат итү еллары: 1965 – 1987
Юнәлеш: шигърият, тәрҗемә, проза
Жанр: шигырь, роман, драма, эссе, хикәя(т)
Иҗат итү теле: төрек теле
Дебют: «Укучылар белән» («Mavera» журналы, 1965)
Премияләр: Төркия язучылар берлеге балалар әдәбияты бүләге (1984)
Имза: Култамга

Җаһит Зарифоглу, Габдрахман Җаһит Зарифоглу (төр. Cahit Zarifoğlu, Abdurrahman Cahit Zarifoğlu, 1940 елның 1 июле, Төркия, Әнкара1987 елның 7 июне, Төркия, Истанбул) — төрек шагыйре, балалар язучысы. Заманча төрек әдәбиятының күренекле вәкиле. Төркия язучылар берлеге балалар әдәбияты бүләге лауреаты (1984).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1940 елның 1 июлендә Төркиянең Әнкара шәһәрендә дәүләт хезмәткәре гаиләсендә туган. Борынгы бабалары (өч бертуган, берсе — Зариф) 300 ел элек Кавказдан Төркиягә күчеп килгән булган. Әтисе Ниязи бәй Әнкара университетының юридик факультетын тәмамлап, казый һәм адвокат булып эшли. Әнисе Шәрифә ханым Әүлиязадә. Гаилә әтисенең хезмәтенә бәйле күченеп йөргән. Җаһит 10 яшеннән Каһраманмараш шәһәрендә үскән, урта мәктәп тәмамлаган. Истанбул университетының алман теле һәм әдәбияты факультетын тәмамлый. Студент чагында төрле гәҗит мөхәрририятләрендә сәркатип булып эшләргә туры килә. 1973 елда Сарыкамышта башлангыч мәктәп укытучысы, алман теле укытучысы булып эшли. 1974 елда төрек гаскәре составында Кипрның төньягына керүдә катнаша. 1976-1983 елларда Төркия радио-телевидениесендә (TRT) тәрҗемәче сәркатип (төр. mütercim sekreter) вазифасында. 1983-1987 елларда İstanbul Radyosu (тат. Истанбул радиосы)нда эшли. Радио өчен уеннар яза.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәби иҗат белән яшьтән үк шөгыльләнә. Әсәрләре 1965 елдан Diriliş (тат. Терелү, Яңадан туу) журналында чыга башлый. Шигырьләре төрек әдәбиятында үзенчәлекле урын били. Хикәя, көнлек, роман, эссе жанрларында язу белән бергә, 1980 еллар башында балалар өчен дә әсәрләр иҗат итә. Коры үгет-нәсихәтсез тәрбияли, акыл сатмыйча гына белем бирә. Балалар турында язган әсәрләренең күпчелек каһарманнары — хайваннар, алар һәммәсе дә кеше кебек уйлый, сөйләшә. Әлеге язу стиле белән Зарифоглу төрек балалар әдәбиятында яңа сукмак сала.

1976 елда иптәшләре (Эрдем Баязит, Рәсим Өзденөрен, Акиф Инан, Назиф Гүрдоган) белән «Mavera» (Мавера) исемле журнал нәшер итә башлый[1]. «Заман» гәҗитенда һәм «Мавера» журналында «Укучылар белән» исемле язмалары басылгач, исеме билгеле була. 1980 еллардагы Әфганстандагы сугышка каршы шигырьләр яза. Күп әсәрләрендә мөселманнарны җиһадка өндәү урын ала.

Каһраманмараш лицеенда укыган еллары һәи иптәшләре турында Төркиядә «Yedi Güzel Adam» (Җиде гүзәл адәм) фильмы төшерелгән[2].

Әсәрләрен татарчага ТР язучылар берлеге әгъзасы, филология фәннәре кандидаты Фатыйх Котлы (Fatih Kutlu) тәрҗемә иткән.

Әсәрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шигырь китаплары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • İşaret Çocukları (тат. Ишарә балалары) 1967)
  • Yedi Güzel Adam (тат. Җиде гүзәл адәм) (1973)
  • Menziller (тат. Мәнзилләр) (1977)
  • Korku ve Yakarış (тат. Курку һәм ялвару) (1986)
  • Gülücük (тат. Елмаю) (1989)
  • Ağaç Okul (тат. Агач мәктәп) (1990)

Көнлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Yaşamak (тат. Яшәү) (1980)

Роман, хикәяләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • İns (тат. Кеше) (1974)
  • Serçekuş (тат. Чыпчык) (1983)
  • Ağaçkakanlar (тат. Тукраннар) (1983)
  • Katıraslan (тат. Качыр-арыслан) (1983)
  • Yürek Dede ile Padişah (тат. Йөрәк бабай һәм падишаһ) (1984)
  • Savaş Ritmleri (тат. Сугыш ритмнары) (1985)
  • Motorlu Kuş (тат. Моторлы кош) (1987)

Драма[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Sütçü İmam (тат. Cөтче Имам) (1987)

Эссе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Bir Değirmendir Bu Dünya (тат. Бер тегермән бу дөнья) (1987)
  • Zengin Hayaller Peşinde (тат. Зур хыяллар эчендә) (2006)

Башкалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Okuyucularla (тат. Укучылар белән) (2009)
  • Mektuplar (тат. Хатлар) (2010)

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1984 Төркия язучылар берлеге балалар әдәбияты премиясе (төр. Türkiye Yazarlar Birliği Çocuk Edebiyatı Ödülü).

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сәет Касыйм Арваси кызы Берат ханымга өйләнгән, әлеге никахтан өч кызы, бер улы бар.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Җаһит Зарифоглу. Йөрәк бабай һәм падишаһ (Х. Миңнегулов кереш сүзе белән). К.: «Ихлас», 2010. ISBN 978-5-904735-41-8
  2. Җаһит Зарифоглу. Йөрәк бабай һәм падишаһ. «Казан утлары», 2007 ел, октябрь.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]