Җенси тәрбия (сериал, 2019)
«Җенси белем», яки «Сексуаль тәрбия» (ингл. Sex Education) —Британия комедия-драма телевизион сериалы, сериал Англиянең уйлап чыгарылган Мурдейл шәһәрендәге урта мәктәптә укучыларның проблемалары турында сөйли.
Сериалның 8 эпизодтан торган беренче сезоны Netflix компаниясе тарафыннан 2019 елның 11 гыйнварында тәкъдим ителә. Беренче сезон Rotten Tomatoes сайтында тамашачылардан бик уңай бәя ала. Серия сексуаль үзенчәлек, гиперсексуальлек, мәҗбүри тыелу, мастурбация, оялчанлык, яшүсмер сексуальлеге, яшүсмер йөклелеге, куркыныч сексуаль тәртип кебек темаларны үз эченә ала.[3][4]
2019 елның 2 февралендә Netflix рәсми рәвештә сериалны икенче сезонга суза[5] һәм премьера 2020 елның 17 гыйнварында була [6].
2020 елның 10 февралендә сериалның өченче сезонга сузылуы игълан ителә.[7]
Шул ук елның июнь аенда Netflix 3 сезон 17 сентябрьдә чыгарылачагын хәбәр итә.[8]
2021 елның 26 сентябрендә сериалның дүртенче сезонга сузылуы игълан ителә.
Сюжеты
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Сериалның вакыйгалары Англиянең Мурдейл шәһәрчегендәге урта мәктәптә бара. Сюжетның нигезендә әнисе, сексология һәм мөнәсәбәтләр психологиясе буенча танылган белгеч Джин Милбёрн белән яшәгән Отис Мильбёрн исемле яшүсмер егет һәм аның классташлары белән бәйле хәлләр ята.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ https://i-d.vice.com/en_us/article/xwn5jz/13-coming-of-age-shows-teens-to-watch
- ↑ https://blog.tunefind.com/2019/01/netflix-hit-sex-education-breaks-tunefind-records/
- ↑ Джиллиан Андерсон идет в секс-терапевты — вышел первый сезон сериала «Половое воспитание». moskvichmag.ru. 2019-02-27 тикшерелгән.
- ↑ Почему все вокруг говорят про сериал «Половое воспитание». РБК.Стиль. 2019-02-27 тикшерелгән.
- ↑ Сериал Половое Воспитание от Netflix продлили на второй сезон. Роккульт. 2019-02-27 тикшерелгән.
- ↑ ‘Sex Education’: Netflix Sets Premiere Date For Season 2 Of High School Drama. 27 ноябрь 2019 тикшерелде.
- ↑ ‘Sex Education’ Renewed for Season 3 at Netflix. 10 февраль 2020 тикшерелде.
- ↑ Третий сезон «Полового воспитания» выйдет 17 сентября. 2021-08-31 тикшерелгән.