Җива

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Җива latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
"Җива"ларның классификациясе

Һинд динендә һәм Җәйничилектә җива (санскр. जीव, санскр. (IAST) jīva, альтернатив әйтелеш җива; һинди जीव, санскр. (IAST) jīv, альтернатив әйтелеш җив) ул тере мәхлукат, яки тормыш көче булган теләсә нинди берлек.[1]

Җәйничелек һәм Һинд дине язмаларында җиваның соңгы максаты төрлечә тасвирлана (конкрет фәлсәфи мәктәпкә карап):
матди булудан «азат булу» (мокша);
Ходайга саф мәхәббәткә ирешү (бхакти);
матди дөньяның бәхетеннән һәм кайгыларыннан арыну (җиванмукта).
«Бхагавад-гита»да язылганча, җива үзгәрмәүчән, һәрдаим һәм җимермәүчән итеп тасвирлана. Ул тумый һәм үлми. Ул беркайчан да барлыкка килмәгән һәм барлыкка килми һәм барлыкка килмәячәк. Ул тумаган, һәрдаим, гел булучы һәм иң баштан булучы. Ул тән вафат булгач, вафат булмый. "Бхагавад-гита"да әйтелгәнчә, җива матди дөньяныкы түгел, ә "рухи" табигатькә ия. Реинкарнация процессы дәвамында, тәннең физик үлеменнән соң, җива, үзенең кармасы һәм шәхси теләкләренә карап яңа матди тән ала.

« Кеше иске киемнәрен салып, яңаларын кигән кебек үк, җива иске һәм файдасызларын калдырып яңа матди тәннәргә керә.[4] »

Сүз үзе Санскрит "җивас"тан килеп чыккан, тамыры "җив-" "суларга" дигәнне аңлата. Ул Һинд-Европа тамыры латин сүзе vivus - "тере" белән бер тамырлы.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Matthew Hall (2011). Plants as Persons: A Philosophical Botany. State University of New York Press. p. 76. ISBN 978-1-4384-3430-8. https://books.google.com/books?id=SqzkqnETEVYC.