Җигән (Агыйдел кушылдыгы)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Җигән (Агыйдел кушылдыгы) latin yazuında])

Җигән, Җигәнелга - елга, Агыйдел елгасының уң кушылдыгы. Ишембай районы Колгына авылыннан көньяк-көнбатышка таба 6 км еракта Алатау сыртының көнбатыш битләвендә башлана. Ишембай һәм Гафури районнары территориясе буйлап көньяк-көнчыгыштан төньяк-көнбатышка таба ага һәм Агыйдел елгасы (тамагыннан 693 км ераклыкта) коя. Озынлыгы 98 км, бассейн мәйданы 1550 км². Башлыча кар суы белән туена. Гафури районы Ялгызкаен авылы тирәсендә уртача еллык су чыгымы 13,9 м³/с тәшкил итә. Бассейн рельефы тәпәш таулы, территориясе карстлы. Елга бассейнының югары өлеше Багаръяз, Биктәр һәм Баш Алатау сыртлары чикләрендә урнашкан. Ландшафты соры урман тупрагындагы киң япраклы урманнан тора. Бассейнның якынча 25% ы сөрелгән. Кушылдыклары: уң — Сикәзе, Рәүзәк, Карлыман һ.б.; сул — Береш, Шиде, Шыга, Кыявык һ.б.