Җиде могҗиза ягы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Җиде могҗиза ягы latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Кеше тормышындагы иң мөһим нәрсәләрдән, минем фикеремчә,туган якны, ата-ананы, балачак хатирәләрен, мәктәп тормышын аерып әйтергә була. Болар турындагы истәлекләр кешенең гомерлек юлдашы була.

   Кеше туа, яши. Күпләр туган җиренә, туган ягына гомере буе тугрылыклы булып кала.Туган як – урманнар, кырлар, болыннар, сулар  гына түгел. Ул -  халыкның тарихы,батыр уллары, күркәм традицияләре, талантлы иҗат кешеләре.
   Татарстанның иң матур урынында  мәгърур Чулман яры буенда урнашкан туган төбәгем – Алексеевск. Матурлыгына таң калырлык, гүзәллеген сөйләп туя алмаслык аның. 300 елдан артык тарихы булган безнең төбәкне җиде могҗиза ягы дип тә атыйлар.
   Могҗизаларның берсе – Кама елгасы аша салынган күпер. Аның су өстеннән үткән озынлыгы 15 км га җитә. Ул берьюлы 3 елганы кичеп чыга, алар : Кама, Курлянка, Архаровка елгалары. Кичке матурлыкка күпернең балкып янган утлары ямь өсти.
   Икенче могҗиза – төрле милләтләрнең, дин тарафдарларының тату яшәве. Районыбыз халкы милләтара һәм конфессияара татулыкта яши, халыклар дуслыгы – безнең иң зур байлыгыбыз. 10 мәчет һәм Воскресение храмы эшләп тора. Милли бәйрәмебез Сабантуйны, Бөтенроссия күләмендә үткәрелә торган  “ Колокольный звон” фестивален бергәләп бәйрәм итәбез.
   Олы Тигәнәле авылы – Алексеевск районының өченче могҗизасы.Ул тирән тарихлы авыл.Олы Тигәнәле авылы янында 8 гасырда яшәгән маҗарларның каберлеге табылды. Венгрлар элеккеге СССР  территориясендә нибары 3 урында яшәгәннәр. Шуларның берсе – бездә.
   Хезмәтләре бөтендөньяга билгеле булган атаклы химиклар Бутлеров, Арбузовларны  районыбызның  дүртенче могҗизасы дими ни дисең? Бутлеров – органик химиягә нигез салучы. Без аны умартачылык эшенә нигез салучы, бакчачы һәм оста чәчәк үстерүче буларак та беләбез. Арбузов исә  - үзеннән соң  да 3 баласын – күренекле химиклар калдырган атаклы шәхес.
   Алексеевск төбәгенең  тагын иң мөһим могҗизаларыннан берсе – Борынгы  Биләр шәһәрлеге  һәм “Изгеләр чишмәсе”. Алмас хан идарә иткән  заманда – 922 елның 22 маенда нәкъ менә Биләрдә ислам динен рәсми рәвештә кабул итү тантанасы уза. Инде традициягә кергән “Чишмәле  җәннәт”  бәйрәме шул көнгә багышлап үткәрелә.“Изгеләр чишмәсе”ннән ел буена халык өзелеп тормый.Төрле милләт кешеләренең тату яшәү символы да булып тора ул.
    Туган ягымның җиденче могҗизасы, һичшиксез, безнең кешеләребез. Кемнәр генә чыкмаган безнең төбәктән? Батыр җәлилче Абдулла Баттал,батыр очучы,туры сүзле язучы  Салих Баттал, Советлар Союзы геройлары, Дан орденының тулы кавалерлары. Безнең районнан 8 академик чыккан. Шуларның берсе – Фаяз Хуҗин бүгенге көндә Биләрдә археологик тикшеренүләр алып бара.
    Шундый могҗизалардан торган туган төбәгебезнең безгә, яшь  буынга , тәэсир көче зур дип уйлыйм мин. Кая гына барсам да, “ Мин шул төбәктән”  дип горурланып әйтәм. Мәктәп укучылары да районның  данын таратуга үзләренең өлешләрен кертәләр. Мәктәбебездә республика олимпиадасында татар әдәбияты буенча җиңүче , призлы урын алган укучылар бар. Спорт буенча да, җыр – биюләр буенча да укучылар могҗизалар тудыруга сәләтле. Аларның саны елдан - ел арта бара. Моны районда үткәрелә торган традицион “Талантлы яшьләр” фестивалендә  ачык күрергә мөмкин. (Гыйләҗева Әминә, 9 сыйныф)