Бакыр кәлтәләр

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бакыр кәлтәләр latin yazuında])
(Җизбаш битеннән юнәлтелде)

Бакы́р кәлтәлә́р (Anguis) - җизбаш кәлтәләр гаиләлегеннән кәлтәләр ыругы. Бер генә төре бар - бакыр кәлтә (җизбаш) (A. fragilis). Европада һәм Көнбатыш Азиядә киң таралган. ТР территориясендә киң яфраклы һәм катнаш урманнарда, урман читендә, кисентеләрдә яши.

Орчыксыман гәүдәле, 26 см га кадәр озынлыкта. Аркасы металлга хас ялтыравыклы коңгырт-көрән төстә, ата кәлтәләрнең аркасында күк һәм карасу төстәге таплары бар. Бакыр кәлтәләр еланнан хәрәкәтчел күз кабаклары булуы белән, ә башка кәлтәләрдән аяксыз булулары белән аерылалар. Елан кебек боргаланып, акрын шуыша. Күп кенә башка кәлтәләр кебек, эзәрлекләүдән куркып, койрыгын өзеп калдыра. Яңгыр суалчаннары, лайлачлар, күбәләк кортлары белән туена. Тереләй тудыручылар. Июль ахырында - август башында 90-105 мм озынлыктагы 7-12 яшь кәлтә туа. Август аеннан кышлый торган урыннарына шуыша башлыйлар. Берничә дистәләп бергә, имезүчеләрнең өннәрендә, черегән агач төпләрендә кышлыйлар. Бакыр кәлтәләрне кайвакыт ялгыш агулы елан белән бутыйлар.

ТРның Кызыл китабына кертелгән.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]