Җиз бүкән

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Җиз бүкән latin yazuında])
Җиз бүкән
Уенчылар саны
күп
Уйнау урыны
урам
Физик активлык
уртача

Җиз бүкән татар халык уены.

Уйнау тәртибе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бу уен күбрәк малайлар арасында җәй көне тышта уйнала. Балалар бер түгәрәк булып, җирдә «җиз бүкән» булып, чүгеп утыралар. Һәрберсенең артында бер малай басып саклап тора. Арада бер малай бүкәнсез калдырылган була. Ул арттан килә дә «сакчы» белән сүз башлый:

— Җиз бүкән, җиз бүкән сатлык микән?
— Җиз бүкән сатлык икән.
— Күпме хак алыр икән?
— Хак ярым хак, пот ярым борчак икән.
— Әйдә йөгерешеп карыйк, кем килеп алыр икән? — диләр дә түгәрәк тышыннан бер-берсенә каршы йөгереп әйләнәләр. Кем иң элек әйләнеп килеп җитсә, җиз бүкән шуныкы була.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]