Җилән (башкорт милли киеме)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Җилән (башкорт милли киеме) latin yazuında])
Җилән
Башкорт. Далада яшәүчеләр. Казан татар хатын-кызлары.
Braun & Schneider. ~1861-1880
Сулдагы ир җилән кигән
Башкорт милли киеме, 2016 ел.
Башкорт милли киеме, 2016 ел.

Җилән (баш. елән) — ирләр дә, хатын-кызлар да кигән җиңле, мамык салмыйча тегелгән эчлекле, киң таралган озын кием. Бишмәт, казаки, камзул, күлмәк өстеннән каптырмыйча, я каптырма белән эләктереп кигәннәр. Гадәттә кешелеккә, бәйрәмнәргә кия торган кием, калымга да салганнар. Мари, татар, чуаш халыкларында да булган.

Тегелеше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ирләр өчен билсез итеп, туры төшереп, карасу, кер күтәрмәле төсләрдәге мамык, ефәк, бәрхет, атлас тукымалардан теккәннәр. Чабу кырыйларына, итәк һәм җиң очларына ука тасмалар тотып эшләгәннәр, кызыл, комач төсле тукымадан бизәк салганнар.

Хатын-кыз җиләне билле, итәге аска таба киңәйтеп тегелгән. Ачык төстәге бәрхәттән, ефәктән, кара сатиннан теккәннәр. Күкрәк турысына ука-чук, тәңкә-мәрҗән такканнар. Җиңенә, итәгенә, чабу кырыйларына кызыл, яшел, зәңгәр тукымалардан бизәк салганнар, ука, тәңкә теккәннәр.

Җилән төрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Асыл җилән
  • Батыша җилән
  • Бәрхет җилән
  • Ефәк җилән
  • Әдрәс җилән

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Шитова С. Н., тәрж. Д.К. Үзбәков. Җилән // Башкорт энциклопедиясе. — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Павинская С. А., Бикбулатов Н. В., Кузеев Р. Г. Декоративно-прикладное искусство башкир. Уфа, 1964.
  • Башкорт теленең аңлатмалы сүзлеге. Мәскәү: «Русский язык», 1993. 1-нче том — 319 нчы бит.
  • Башкиры: Этническая история и традиционная культура. Уфа: Научное издательство «Башкирская энциклопедия», 2002.
  • Женская одежда северных башкир // Археология и этнография Башкирии. К. I. Уфа, 1962.
  • Казбулатов Г. Х. Историческая память и символика костюма // Ватандаш. — № 3, 2005.
  • Костюм татар и башкир Урала 2013 елның 16 декабрь көнендә архивланган.//Народное искусство Урала. Традиционный костюм, ред.-сост. А. А. Бобрихин. Екатеринбург, 2006.
  • Руденко С. И. Башкиры: Историко-этнографические очерки. — Уфа: Китап, 2006.
  • Шитова С. Н. Башкирская народная одежда. — Уфа: Китап, 1995.