Җир
Җир ![]() | ||||
![]() | ||||
![]() | ||||
Орбиталь үзенчәлекләре | ||||
---|---|---|---|---|
Перигелий |
147 098 290 км | |||
Афелий |
152 098 232 км | |||
Зур ярымкүчәр (a) |
149 598 261 км | |||
Орбитаның эксцентриситеты (e) |
0,01671123 | |||
Әйләнешнең сидерик чоры |
365,256366004 көн | |||
Орбиталь тизлек (v) |
29,783 км/c | |||
Уртача аномалия (Mo) |
357,51716° | |||
Авышу (i) |
7,155° кояш экваторына карата, | |||
Периастр озынлыгы |
348,73936° | |||
Периүзәк аргументы (ω) |
114,20783° | |||
Нәрсәнең иярчене | ||||
Иярченнәре | ||||
Физик үзенчәлекләре | ||||
Поляр тыгызлану |
0,0033528 | |||
Экваториаль радиус |
6378,1 км | |||
Поляр радиус |
6356,8 км | |||
Уртача радиус |
6371,0 км | |||
Зур түгәрәк әйләнәсе |
40 075,017 км экватор буенча[2] | |||
Өслекнең мәйданы (S) |
510 072 000 км²[4] | |||
Күләм (V) |
10,8321×1011 км³ | |||
Масса (m) |
5,9726×1024 кг (3×10-6 M☉) | |||
Уртача тыгызлык (ρ) |
5,5153 г/см³ | |||
Экваторда ирекле төшү тизләнеше (g) |
9,780327 м/с² (0,99732 g) | |||
Беренче галәми тизлек (v1) |
7,91 км/с | |||
Икенче галәми тизлек (v2) |
11,186 км/с | |||
Экваториаль әйләнү тизлеге |
1674,4 км/сәг (465,1 м/с) | |||
Әйләнү периоды (T) |
0,99726968 тәүлек | |||
Күчәр авышы |
23°26’21",4119 | |||
Альбедо |
0,306 Бонд | |||
Температура | ||||
| ||||
Цельсий |
| |||
Кельвин |
| |||
Атмосфера | ||||
20,95 % — әче тудыргыч (O2) 0,93 % — аргон (Ar) 0,039 % — углерод диоксиды (СO2)[9] Якынча 1 % су пары климатка карап | ||||
Җир (лат. Terra) — Кояш системасына кергән планета. Кояштан соң өченче планета. Диаметры, массасы һәм тыгызлыгы буенча Җирсыман планеталар арасында иң зуры.
Ешрак Җир яки Җир шары исемнәре белән телгә алына. Бүген кешеләргә мәгълүм булган Кояш системасының һәм Бөтен Галәмнең тереклек яши торган бердәнбер планетасы (күк җисеме).
Фәнни мәгълүматлар буенча, Җир Кояш томанлыгыннан якынча 4,54 млрд ел элек барлыкка килгән. Үзенең бердәнбер табигый иярчене — Ай барлыкка килә. Җирдә тереклек якынча 3,5 млрд ел элек барлыкка килгән. Планетаны 70,8 %-ка Дөнья океаны алып тора. Башка өлешен кыйтгалар һәм утраулар тәшкил итә. Тереклек өчен кирәкле сыекча су Кояш системасының башка планеталарында юк. Җирнең эчке өлкәләре шактый активлы һәм калын, чагыштырмача каты каттан — мантиядән, аның астындагы тышкы сыек төштән һәм эчке каты тимер төшеннән гыйбарәт.
Җир башка галәми җисемнәр белән, Кояш һәм Ай шул исәптән, үзара тәэсир итә (тарту көчләре белән тарттыра). Җир Кояш тирәсендә әйләнә һәм 365,26 көн эчендә әйләнеп чыга. Бу вакыт аралыгы — сидерик ел, ул 365,26 кояш тәүлегенә тигез. Җирнең әйләнү күчәре аның орбита яссылыкка карата 23,4°-ка авыша. Моннан сәбәпле планета өслегендә бер тропик ел (365,26 кояш тәүлеге) эчендә фасыл үзгәрешләре булалар.
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ US Space Command (March 1, 2001). Reentry Assessment — US Space Command Fact Sheet. SpaceRef Interactive. әлеге чыганактан 2013-01-19 архивланды. 2011-05-07 тикшерелде.
- ↑ World Geodetic System (WGS-84). Available online from National Geospatial-Intelligence Agency.
- ↑ How WGS 84 defines Earth (October 26, 2010). әлеге чыганактан 2012-10-15 архивланды. 2011-04-29 тикшерелде.
- ↑ Pidwirny, Michael (2006-02-02). «Surface area of our planet covered by oceans and continents. (Table 8o-1)». Проверено 2007-11-26.
- ↑ В Антарктиде зафиксирована рекордно низкая температура — Рамблер-Новости
- ↑ Global average temperature may hit record level in 2010, BBC Online (2009-12-10). 22 апрель 2010 тикшерелде.
- ↑ World: Highest Temperature. WMO Weather and Climate Extremes Archive. Arizona State University. әлеге чыганактан 2012-08-04 архивланды. 2010-08-07 тикшерелде.
- ↑ Долина Смерти признана самым жарким местом в мире
- ↑ Trends in Atmospheric Carbon Dioxide. Earth System Research Laboratory. әлеге чыганактан 2013-01-19 архивланды.