Җиртөрткеләр

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Җиртөрткеләр latin yazuında])

Җиртөрткеләр - йөз астагы позициядән башкарылган калистеник күнегүдер. Уч белән аяк бармакларына таянып, туры гәүдәне кул көче белән төшерү һәм күтәрүдән тора. Пектораль мускул, трицепс һәм алгы дельтоидларны ныгытучы бу күнегү уку йортларында физкультура дәресләрендә киң кулланыла. Гаскәрдә ул кайвакыт гаеплеләрне җәзалау функциясен дә үти. Җиртөртке башкару йөкләнеше тәннең якынча 72% авырлыгына тиң. Тулы йөкләнешне күтәрә алмаучылар аяк бармаклары җиренә тезләренә таяна алалар, шулай итеп йөкләнеш тән авырлыгының 58%на кадәр кими.

Тулы җиртөртке анимациясе (куллар киңрәк куелганда, иңнәр мускулларына караганда түш мускуллары күбрәк эшли башлый)
Җиртөрткенең яннан күренеше
Җиртөртке техникасы
Планке позициясе - аякларга таянмыйча, башкаруы бик читен булган җиртөртке төре
АКШ гаскәре солдаты бер кулга гына таянарак башкарылган җиртөрткене күрсәтә.

Калып:Uncategorized