Җир иясе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Җир иясе latin yazuında])
Җир иясе

Җир иясе — татар мифологиясендә яхшы, уңай мифик җан иясе.

Халык ышанулары буенча ул кырларга хуҗалык иткән. Күбесенчә ул кеше кыяфәтендә күренгән.

Ачулы Җир иясе кешеләргә ачлык китерә алган дип саналган һәм ел саен язгы чәчүдән соң аның хөрмәтенә халык дога кылган.

Казан татарлары аны Басу анасы дип йөрткәннәр. Чуашларда аңа якын персонаж- Ираш амэшэ, чирмешләрдә- Уржава, Рожава, Норов ава, арларда- Джеганай, карачайларда- ДЖер ийеси , төрекләрдә- Тарла-бекчиси, латышларда- земес мате.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]