Җир планетасы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Җир планетасы latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Җир-Кояш системасында Кояштан ераклыгы буенча өченче урында тора торган планета.Барлык планеталар арасында диаметры һәм авырлыгы буенча бишенче урында,иң тыгыз һәм җир төркемендә иң эре планета.Бу төркемгә Меркурий,Венера һәм Марс керә.

Кайвакыт Дөнья дип тә атыйлар үзен,Зәңгәр планета,кайвакыт Терра(латинча Terra). Кояш системасында һәм Галәмдә, гомумән, кешегә билгеле тереклек ияләре булган бердәнбер җисем.

Фәнни мәгълүматларга караганда, 4,54 млрд.ел элек кояш томанлыгыннан Җир һәм бераздананың бердәнбер табигый юлдашы – Ай барлыкка килгән.4.25 млрд.ел элек Җирдә тереклек барлыкка килгән дип фаразлана.Ул вакыттан бирле Җирнең тереклек сүрүе (биосфера)атмосфераны һәм башка абиотик факторларны бик нык үзгәртте.

Аэроб организмнарның саны артуы,озон катламының формалашуы,Җирнең магнит кыры белән бергә кояш радиациясен көчсезләндерә. Биосфера шул рәвешчә Җирдә тереклекнең яшәү шартларын саклый.

Җир барлыкка килгәннән бирле, радионуклидлар акрынлап таркалу сәбәпле, җир кабыгында булган радиация акрынлап кимеде.Җир кабыгыбер елга берничә сантиметр тизлек белән хәрәкәтләнә.

      Җир кабыгы сегментларга яки тектоник плитәләргә бүленгән.Геология фәне Җирнең составын,төзелеш һәм үсеш закончалыкларын өйрәнә.

Дөнья океаны планета өслегенең якынча 70,8% тәшкил итә,калган өлешен континентлар һәм утраулар алып тора.Материкларда елгалар ,күлләр,җир асты сулары һәм бозлыклар урнашкан.Дөнья океаны белән бергә алар гидросфераны барлыкка китерә.

Тереклек ияләренә бик кирәк булган сыек су Кояш системасында Җирдән башка бер планетада да һәм планетоидларында да юк.

Җир полюслары бозлык панцире белән капланган ,моңа Арктиканың диңгез бозлары һәм антарктик боз калканы керә.Җирнең эчке тышчасы бик актив һәм калын,бик үзле катлам-мантиядән тора.Ул сыек тышкы төшне каплый,үз чиратында, төш Җирнең магнит кыры чыганагы булып тора. Эчке тыгыз төш тимер һәм никельдән тора дип фаразлана.

Җирнең физик үзлеге һәм орбита буенча хәрәкәте соңгы 3.5 млрд.ел дәвамында монда тереклекнең саклануына китерде.Төрле экспертларның билгеләвенчә,Җирдәтере организмнарга алдагы 0.5-2.3 млрд.ел дәвамында яшәү өчен шартлар әле сакланачак.Гравитацион көчләр ярдәмендә Җир төрле объектлар белән үзара,шул исәптән Ай һәм Кояш белән дә тәэсир итешә.Җир Кояш тирәсендә тулы әйләнешне якынча 365,26 кояш тәүлеге дәвамында ясый.Бу-сидерик ел. Орбиталь яссылыкның перпендикулярына карата Җирнең күчәре чагыштырмача 23,44 градуска авышкан. Бу планета өслегендә сезонлы үзгәрешләргә китерә:бер тропик елның озынлыгы 365,24 кояш тәүлеге.Хәзерге вакытта тәүлек якынча 24 сәгать тәшкил итә.Җир тирәли Ай якынча 4,53 млрд.ел элек әйләнә башлаган. Океан суларының күтәрелүенең һәм чигенүенең сәбәбе - Айның Җиргә гравитацион тәэсире дип исәпләнә.Ай Җир күчәренең авышлыгын стабильләштерә һәм акрынлап Җирнең хәрәкәтен акрынайта.Кайбер теорияләр буенча, астероидларның төшүе әйләнә-тирәгә һәм Җир өслегенә шактый үзгәрешләр,мәсьәлән,тере организмнарның күпләп үлүенә китергән.8,7 млн.төр тереклек ияләренә,шул исәптән кешегә дә,яшәү урыны-йорты булып тора. Кешелеклек дөньсыҖирнең территориясен 195 бәйсез дәүләткә яки үзара аралашучы252 илгә бүлгән.Галәмнең барлыкка килүе турында кешелек мәдәнияты теорияләре күптөрле .Шул исәптән, яссы Җир концепциясе, дөньяның геоцентрик системасы. Геи гипотезасынигезендә Җир бербөтен суперорганизмны тәшкил итә.