Җир тычканнары

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Җир тычканнары latin yazuında])
(Җир тычканы битеннән юнәлтелде)

Җир тычканнары́ (Soricidae) - бөҗәк ашаучылар отрядыннан имезүчеләр семьялыгы. 21 ыругны, 300 гә якын төрне үз эченә ала. Һәркайда (поляр өлкәләрдән, Австралия һәм Көньяк Америкадан тыш) таралганнар. ТР территориясендә 3 ыругка (көрәнтешләр, актешләр, шолганнар) караучы 6 төре билгеле.

Җир тычканнары кулканатлы ярканатлар белән беррәттән булган имезүчеләрдән иң кечкенәләре: гәүдә озынлыгы 4-18 см, койрыгы 1-12 см. Тышкы кыяфәте белән тычканнарга охшаш, әмма, алардан аермалы буларак, йөзе очланып сузылган. Күзләре кечкенә, кара сәйлән бөртегедәй. Күпчелегенең колак яфрагы бөтенләй диярлек йон белән капланган. Йон капламы кыска, тыгыз, ялтыравыклы. Җир өстендә, җир астында һәм яртылаш суда яшиләр. Тәүлек әйләнәсе активлар, кышын йокыга талмыйлар. Елына берничә тапкыр үрчиләр. Бер ояда 3 тән 12 гә кадәр бала була. Саны бөҗәкләр һ.б. умырткасызларның күплегенә, шулай ук метеорологик шартларга (аз карлы салкын кышлардан һәм корылыктан соң кискен кими) бәйле. Урман һәм авыл хуҗалыгы өчен файдалы, зарарлы бөҗәкләрне күпләп юк итәләр. 12-15 ай яшиләр.

Гади шолган ТРның Кызыл китабына кертелгән.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]