Җитен мае

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Җитен мае latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Җитен мае

Җитен мае (лат. oleum lini) — җитен орлыгыннан чыгарыла торган үсемлек мае.

Тасвир[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Җитен мае ашамлык буларак

Җитен мае тиз кибә торган майларга карый. Шушы үзенчәлеге туендырылмаган майлы әчелекләрнең югары барлыгы белән аңлатыла: линолен әчелеге (Омега-3) 44-61%, линолик әчелек (Омега-6) 15-30%, олеин әчелеге (Омега-9) 13-29%. Туендырылган әчелекләр 9-11% тәшкил итә.

Җитен маенда күп токоферол (Е витамины), фолик әчелек (В9 витамины), эстроген сыман фитогормоннарга ия.

Кинематик үзлелеге 15,5·10−6 м²/сек (20 °C), йод саны 175-204.

Кулланылыш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Җитен мае мөһим техник әһәмияткә ия, аннан лаклар, олифа, сыек сиптергечләр, буяулар, линолеум җитештерелә.

Файдасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Җитен мае файдалы Омега-3 һәм Омега-6 барлыгы өчен ашамлык һәм дару буларак кулланыла. Кеше организмы үзе шушы матдәләрне ясый алмый һәм җитен мае шифалы майлы әчелекләрнең чыганагы булып тора.

Җитен маенда Омега-3 барлыгы балык маендагына караганда 2 тапкыр күбрәк. Җитен маеның бу үзлекләре холестеринны, кан үзлелеген киметә, кан тамырлары сыгылмалылыгын арттыра, бавыр эшчәнлеген яхшырта, иммунитетны ныгыта.

Ләкин кайбер тикшеренүләр буенча җитен маенда күп фитоэстрогеннар булуы зыян китерә ала.

Җитен мае тиз бозыла, шуңа күрә аны ябык шешәдә, караңгы урында сакларга кирәк. Җитен маенда кыздырырга ярамый, чөнки анда эпоксидлар, кетоннар, альдегидлар барлыкка килә һәм зыян китерә ала.

Ачык шешәдә торган җитен мае ике атнадан файдалы үзлекләрен югалта.

Төзелеш[1]:

Төзелеш Омега әчелекләре 100 граммда тәркип
Миристик әчелек (туендырылган)
0.041 г
Пеннтадекан әчелеге (туендырылган)
0.014 г
Пальмитик әчелек (туендырылган)
6.047 г
Һептадекан әчелеге (туендырылган)
0.046 г
Стеарин әчелеге (туендырылган)
3.428 г
Арахидон әчелеге (туендырылган)
0.146 г
Беһен әчелеге (saturé)
0.068 г
Лигноцерин әчелеге (туендырылган)
0.078
Эрукастин әчелеге (моно-туендырылмаган)
ω-9
0.13 г
Олеин әчелеге (моно-туендырылмаган)
ω-9
18.115 г
Пальмотолеик әчелек (моно-туендырылмаган)
ω-7
0.046 г
Цетолеик әчелек (моно-туендырылмаган)
ω-11
0.068 г
Линолик әчелек (поли-туендырылмаган)
ω-6
15.553 г
Альфа линолик әчелек (поли-туендырылмаган)
ω-3
56.018 г
Транс майлар
0.019 г
Туендырылган әчелекләр барлыгы
9.4 г
Моно-туендырылмаган әчелекләр барлыгы
20.2 г
Поли-туендырылмаган әчелекләр барлыгы
66 г
Е витамины
17.5 мг
К витамины
-

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Француз Википедиясе