Җиңү көне (Бөек Ватан сугышы)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Җиңү көне (Бөек Ватан сугышы) latin yazuında])
Җиңү көне
Рәсми исем Җиңү көне
Сыйфат
Дата 9 май

Җиңү көнеCəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦеның нацист Алманиясе өстеннән 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышындагы җиңүе бәйрәме. 9 май көнне үткәрелә. Абхазиядә, Азәрбайҗанда, Әрмәнстанда, Беларусьта, Гөрҗистанда, Казакъстанда, Таулы Карабах Җөмһүриятендә, Кыргызстанда, Молдавиядә, Днестр буе Молдован Җөмһүриятендә, Россияда, Сербиядә, Таҗикстанда, Төркмәнстанда, Үзбәкстанда, Украина һәм Көньяк Осетиядә ял көне.

Бәйрәм тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1945 елда кертелә, ләкин 1948 елдан соң эш көне булып санала. Ләкин бәйрәм үзенең мәгънәсен җуймый, аның хөрмәтенә открыткалар чыгарыла, сугышта катнашучылар котланыла.

1965 елда Җиңү көне ял көне итеп итеп игълан ителә. Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе яшәгән вакытта 1965, 1975, 1985, һәм 1990 елларда Мәскәүнең Кызыл мәйданында юбилей хәрби парадлары үткәрелә.

Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе таркалганнан соң Кызыл мәйдандагы парад 1995 елга кадәр үткәрелми. Шул елда гына Мәскәүдә ике парад үткәрелә: берсе Кызыл мәйданда, икенчесе Поклон тавында.

Шул вакыттан соң Кызыл мәйданда хәрби парадлар ел саен оештырыла. Ләкин 2008 елга кадәр анда хәрби техника катнашмый.

Җиңү көне уңаеннан бөтен батыр-шәһәрләрдә һәм Россия белән БДБның зур шәһәрләрендә тантаналар үткәрелә.

Бәйрәм хроникасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1965 – Җиңү көнен бәйрәм итүне ял көне буларак кире кайтару
  • 1995 – Җиңүнең 50-еллыгы. Поклон тавында мемориаль комплекс һәм Манеж мәйданында Маршал Георгий Жуковка һәйкәл ачу. Ветераннар Кызыл мәйданда җәяүле, Поклон тавында хәрби техника парады.
  • 2000 – Җиңүнең 55-еллыгы. Ветераннарның соңгы җәяүле парады үткәрелә
  • 2005 – Җиңүнең 60-еллыгы. Парад ике өлештән:тарихи һәм хәзерге өлештән тора.
  • 2008 – парад вакытында хәзерге Россия тарихында беренче тапкыр Кызыл мәйданда авыр хәрби техника катнаша.
  • 2010 – Җиңүнең 65-еллыгы.
  • 2011 – Хәрби парадта хәрби техника аз катнаша, ләкин җәяүлеләр саны рекордлы: 20 меңнән артык.