Җиңү Тантанасы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Җиңү Тантанасы latin yazuında])
(Җиңү парады битеннән юнәлтелде)
1945 елның 24 июнендә Җиңү Тантанасы
Файл:First ukrainian front.jpg
1-нче Украина фронты Җиңү Тантанасында

Җиңү Тантанасы яки Җиңү Парады (tat. lat. Ciñü Tantanası(үле сылтама), рус. Парад Победы) - 1945 елның 24 июнендә Мәскәүнең Кызыл мәйданында үткәрелгән парад, фашист Алмания өстеннән Бөек Ватан сугышында Җиңүгә багышланган тантана.

Жуков Җиңү Тантанасын кабул итә. Россия почта маркасы

Җиңү Тантанасын Совет Берлеге маршалы Георгий Жуков кабул иткән.

Совет Берлеге маршалы Константин Рокоссовский Җиңү Тантанасы белән җитәкчелек иткән. Сталин Ленин төрбәсе трибунасында торып тантананы күзәткән.

Жуков һәм Рокоссовский Кызыл Мәйданда ак һәм кара атка атланып барганнар.

Аннары Кызыл мәйданда Карелия, Ленинград, 1-нче Балтыйк буе, 3-нче, 2-нче, 1-нче Беларус (Польша гаскәре вәкилләре белән), 1-нче, 2-нче, 3-нче , 4-нче Украина, Хәрби-Диңгез Флотының җыелма полклары узып барганнар. Парадта 1400 кешеле җыелма хәрби оркестры катнашкан.

Җыелма полкларыннан соң гаскәриләр колоннасы 200 төшерелгән тар-мар ителгән фашист байраклары белән узып барганнар. Барабаннар тавышында бары фашист байраклары Ленин төрбәсе төбендә унаштырылган басмага ыргытылган. Ыргытучы Совет гаскәриләре махсус бияләй белән кулларында булганнар, соңрак Төрбәсе төбе су белән юып алынган булган, ә бияләйләре һәм басма яндырылган.

Беренче ыргытылган фашист байрагы — Гитлер шәхси саклавының СС батальонының байрагы ташланган.

Сталин шәхси боерыгы буенча аның кителе өстендә эт-сапер Җульбарс Кызыл Мәйдан аша күтәреп илтелгән, шушы эт-каһарман Бөек Ватан сугышында 7 мең мина һәм 150 снәрәт табкан һәм сугыш тәмамланганчы яраланган булган.

Ыргытылган фашист байраклары хәзер Үзәк Хәрби Көчләре музеендә саклана.

Тантана Глинка музыкасы белән тәмамланган.

Җиңү Тантанасына 1945 елда төшерелгән документаль фильмы багышланган.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Приказ Верховного главнокомандующего ВС СССР № 370, 22 июня 1945 года.
  • Штеменко С. (ген.-полк.). Парад Победы // ВИЖ, 1968, № 2.
  • Сто военных парадов / Под ред. ген.-полк. К. С. Грушевого.. — М.: Воениздат, 1974. — 264, [96] с. — 50 000 экз. (в пер., суперобл.)
  • Парад Победы. Жизни и судьбы. — Тверь: ЗАО «Хлеб», 2005.
  • Варенников В. Парад Победы. — Москва: Вагриус.
  • Л. Топорков. Посланцы Войска Польского. Единственные зарубежные участники Парада Победы. Кто они? // Известия : газета. — 1985. — № 4 (21161) от 25 марта. — С. 5.