Җиһад

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Istanbul, Hagia Sophia, Allah.jpg
Бу мәкалә Ислам турында
Исламның 5 баганасы
ШәһадәтНамазЗәкятУразаХаҗ
Кодси шәһәрләр
МәккәМәдинәКодүс
Шәхесләр
МөхәммәдӘбү БәкерГали
ГосманГомәр
Бәйрәмнәр
Һиҗри Яңа елИслам тәкъвиме
Ураза бәйрәме
КорбанГашура
Биналар
МәчетМанара
МихрабКәгъбә
Дин әһелләре
ИмамМөәзинМуллаМөфти
Коръән һәм башка дини чыганаклар
КоръәнХәдисСөннәт
ФикһФәтваШәригать
Мәзһәбләр
Сөнни мәзһәбләр:
Хәнәфи, Хәнбәли, Мәлики, Шәфигый
Башка юнәлешләр
Шигыйчелек: Унике имамлык,
Исмаилитлар, Зәйдиләр
МөгътазилиләрХариҗилык
Юнәлешләр
Суфилык
ВаххабчылыкСәләфилек
Җәдитчелек
Әхмәдия

Җиһад (гарәп. الجهاد[dʒɪ’hɑ:d] «көрәш», «изге сугыш», «көч кую»)[1]ислам тәгълиматында дин өчен изге сугыш (көрәш), киңрәк мәгънәдә — Аллаһ юлында тырышлык кую.
Мөселман җәмгыяте үсеш алган саен, сүзнең мәгънәсе дә үзгәреш кичергән.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Җиһад байрагы

Мөхәммәд пәйгамбәр җитәкчелегендә Мәдинә мөселманнарының Мәккә мәҗүсиләренә һәм Мәдинәдәге яһүдиләргә каршы көрәш алып бару тактикасы үзгәреп тору сәбәпле, мөселманнарның мөһим дини бурычы дип күрсәтелгән җиһад турындагы өйрәтүләр Коръәннең Мәдинә чорына караган сурәләрендә каршылыклы бәян ителгән: мөселман булмаган халыклар белән ачыктан-ачык хәрби бәрелешкә кермәскә, ә исламга үгетләү һәм акыл белән өндәргә; ислам дошманнары белән саклану сугышлары гына алып барырга; кяферләргә мөселман календарендәге изге айларда һөҗүм ясамаска, башка айларда гына һөҗүм итәргә; кяферләр белән һәрвакыт һәм һәркайда көрәш алып барырга, диелгән[2].

Соңрак чорда мөселман хокукында «җиһад» сүзенең мәгънәсе төгәлрәк билгеләнә.
«Бөек җиһад» дип мөселманның рухи яктан үз-үзен камилләштерүе аталса, «кече җиһад» (газават) дип исламны яклап һәм аны тарату максатыннан кяферләр белән сугыш алып бару атала.

Мөселман хокукчылары «Җиһад» төшенчәсен тагын да ваграк төшенчәләргә таркаталар:

  • «Йөрәк җиһады» — начар мавыгуларга, нәфескә каршы (үз-үзең белән) көрәшү;
  • «Тел җиһады» — җәмгыятьне шәригать тыйганнардан (хәрәмнән) тыелырга һәм шәригать кушканнарны үтәргә өндәү;
  • «Кул җиһады» — мөселман дәүләтендә җинаятьчеләрне һәм диннән тайпылучыларны (мөртәтләрне), ислам әхлагын бозучыларны (зиначыларны һ.б.) җәзалау;
  • «Кылыч җиһады» — кяферләр белән кораллы көрәш алып бару һәм сугышта һәлак булганнарга (шәһидләргә) оҗмахта мәңгелек ләззәт вәгъдә итү.
  • Суфичылыкта җиһадка мистик рухта аңлатма бирелә.
  • Хәнәфиләр мәзһәбе кяфирләр белән булган теләсә нинди сугышны җиһад дип атый.

Исламның беренче чорында ук инде җиһадта кораллы көрәш алып бару мәҗбүрилеге шик астына алына. Мәсәлән, Суфьян әс-Саури (en) (715-777/778) кораллы көрәшне дошман үзе һөҗүм иткән очракта гына кулланырга тәкъдим иткән. Яңа заманда әлеге карашны әхмәдиләр һәм бабиләр (en) кабул итә.

Җиһадта катнашуны шәригать барлык мөселманнар өчен мәҗбүри дип саный, ләкин балигълык яшенә кермәгән үсмерләрне, хатын-кызларны, авыруларны, гарипләрне, хәлсезләрне, акылдан язганнарны, колларны, ат һәм корал сатып алырлык хәле булмаган ярлыларны, карт-корыларны, бурычы булганнарны (әгәр бурычка биреп торучысы - кредиторының рөхсәте булмаса), иң хөрмәтле мөселман акыл ияләрен хәрби походларда катнашудан азат итә.

Кораллы җиһад мөселман җәмгыятенең эчке һәм тышкы дошманнарына, ислам диненнән тайпылучыларга (мөртәтләргә), җизия түләмәүче мөселман булмаган халыкларга (зиммиларга), халыкны кыерсытучыларга һәм юлбасарлага каршы юнәлтелә.

Дин өчен булган изге көрәштә сугыш кырында мөселманнарга каршы сугышкан дошман ир-атларны үтереп бетерергә рөхсәт ителгән, яки әсирлеккә алынган очракта, аларны үлем җәзасына тартырга, акча түләү бәрабәренә азат итәргә, коллыкка сатарга да рөхсәт ителгән. Балаларны, хатын-кызларны, шулай ук шәһәрдән читтәге кәшишханәдә яшәүчеләрне үтерү тыелган. Әсирләрне җәзалау тыелган. Дошман мөлкәтен юкка чыгару-чыгармау буенча мөселман галимнәрендә уртак фикергә килү булмаган. Хатын-кызлар һәм балалар «изге сугыш китергән табыш» дип исәпләнгән.

Гарәп хәлифәлеге      Мөхәммәтнең яулап алулары, 622–632      Рәшидиләр хәлифәлеге яулап алган җирләр, 632–661      Өммиядләр хәлифәлеге яулап алган җирләр, 661–750

Җиһад идеясе 632-751 елларда Гарәп хәлифәлеген киңәйтү чарасы булып хезмәт иткән. Сугышларның килеп чыгуының икътисади һәм сәяси сәбәпләре фәкыйһлар эшләгән җиһад теориясе белән аклана. Әлеге теория буенча, бөтен дөнья ике өлешкә: «Ислам дөньясы»на (дар-әл-Ислам) һәм «сугыш дөньясы»на (дар-әл-Гарб) бүленә. Баштарак «Мөселман дөньясы» хәлифәлек территориясе белән чикләнсә, соңгарак ул күп илләрне эченә ала. «Сугыш дөньясы»на мөселман булмаган халыклар яшәгән илләр дә, халкы мөселман булып та, хакимият башында кяфирләр торган илләр дә керә.

Бәдәви кабиләләренең ислам кабул ителгәнче булган чорда (Җаһилият) ясаган һөҗүмнәре үрнәгендә үсеп чыккан җиһад тәҗрибәсе урта гасырларда мөселман дәүләтләренең яңа җирләр басып алуларын аклый, «изгеләштерә». Яңа заманда хачлы чирүләренә каршы көрәштә (кара: Сәләхетдин Әюби), өр-яңа заманда мөселман Көнчыгышында алып барылган колониаль яулап алулар вакытында җиһад дошманнан саклану чарасы буларак кабул ителә. Күп мәртәбәләр колониаль басып алучыларга каршы көрәшкә чакыру шигаре булып хезмәт итә.

XX- XXI гасырларда җиһад идеясен радикаль (кара: Әхмәт Кадыйров) һәм террорчы мөселман оешмалары (мәсәлән,: РФдә 2003 елда тыелган «Мөселман кардәшләр» (әл-Ихуан әл-Мөслимун)[3]) киң куллана[4].

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Большая российская энциклопедия. В 30 томах. Том 8 (Гр-Ди). М.: НИ БРЭ, 2010. ISBN 978-5-85270-338-5

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Ислам. Белешмә-сүзлек (төзүче Заһид Шәфигый). Казан: ТКН, 1993. ISBN 5-298-00949-2
  2. Ал-Джихад фи-л-Ислам. Каир, 1967.(рус.)
  3. Фатхи Якан. Ислам: идеи, движения, премены. М., 1992.(рус.)
  4. Али Мухаммад Накави. Ислам и национализм. Казань, 1992.(рус.)
  5. Peters R. Islam and colonialism: the doctrine of Jihad in modern histori. The Hague, 1979.(ингл.)
  6. Schwartz W. Gihad unter Muslimen. Китапта: Studien zum Minderheitenproblem in Islam. Bonn, 1980. Bd 6.(алм.)

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]