Җиһанур Фазуллин
Җиһанур Фазуллин | |
---|---|
Туган | 1 май 1955 (67 яшь) Баймак районы, Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы, РСФСР, СССР |
Әлма-матер | Башкорт дәүләт университеты |
Һөнәре | математик |
Эш бирүче | Башкорт дәүләт университеты |
Гыйльми дәрәҗә: | физика-математика фәннәре докторы[d] |
Җиһанур Фазуллин (1 май 1955 ел) — галим-математик, югары мәктәп эшлеклесе. Физика‑математика фәннәре докторы (2006), профессор (2007). Россия Федерациясенең мактаулы югары профессиональ белем бирү хезмәткәре (2014). Башкортстан Республикасының Фән һәм техника өлкәсендәге дәүләт премиясе лауреаты (2011).
Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Җиһанур Йосып улы Фазуллин 1955 елның 1 маенда Башкорт АССРның Колчура авылында туган.
1978 елда Башкорт дәүләт университетын тәмамлый. 1984 елдан шушы югары уку йортында эшли. 2010 елдан математика һәм мәгълүмат технологияләре факультеты деканы.
Фәнни эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Гыйльми тикшеренүләре сызыклы операторларның спектраль теориясенә һәм аның математик физикадагы кушымталарына багышланган. 30 дан артык фәнни хезмәт авторы.
Гыйльми хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Асимптотика собственных чисел и формула следа возмущения оператора Лапласа на сфере S2S2. В. А. Садовничий, З. Ю. Фазуллин. Матем. заметки, 77:3 (2005), 434–448
- Неядерные возмущения дискретных операторов и формулы следов Х. Х. Муртазин, З. Ю. Фазуллин Матем. сб., 196:12 (2005), 123–156
- Регуляризованный след двумерного гармонического осциллятора З. Ю. Фазуллин, Х. Х. Муртазин Матем. сб., 192:5 (2001), 87–124
Мактаулы исемнәре, бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Башкортстан Республикасының Фән һәм техника өлкәсендәге дәүләт премиясе лауреаты (2011).
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Башкорт энциклопедиясе — Фазуллин Җиһанур Йосып улы 2020 елның 27 октябрь көнендә архивланган. 2020 йылдың 27 октябрь көнөндә архивланган.(Тикшерелгән 28 апрель 2020)